Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9. |
| Телефон: | +7(855)-563-46-15 |
| E-Mail: | sstoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тойгильдинская ООШ» |
| Руководитель: | Фархутдинов Айнур Рустамович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
8 нче мартка багышланган кичә 04.03.2021

4 нче март көнне 5 нче сыйныф укучылары 8 нче март бәйрәменә багышланган кичә үткәрделәр. Бәйрәм кызыклы уеннар һәм бүләкләүләр белән үрелеп барды. Чәй өстәле белән тәмамланды.
-
"Саф һавада" 02.03.2021

Укучыларның сәламәтлеген ныгыту мәктәп коллективының иң зур бурычы. Сәламәт яшәү рәвешенә кушылып, башлангыч класс укучылары тау шуарга бардылар. Кышкы һавада чана шуып, спорт уеннары уйнадылар.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 02.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында сыйныф җитәкчеләре Дәүләтова Г.М. һәм Насыйрова Р.Р. башлангыч сыйныфларда "Без наркотикларга каршы!" темасы буенча класс сәгатьләре үткәрделәр. Авыл китапханәчесе Бәхтегәрәева Нурия һәм авылыбызның шәфкать туташы Баязитова Дамира апалары укучылар алдында наркотикларның зыяны һәм начар гадәтлне булдырмау чаралары турында чыгыш ясадылар.
-
Тормыш иминлеге нигезе буенча ачык дәрес 02.03.2021

2 нче март көнне мәктәбебездә тормыш иминлеге нигезләре буенча укытучыбыз Латыйпов Артур Расил улы, укучыларга тормыш иминлеге нигезләренең культурасын пропагандалау һәм тормышның төрле шартларында узеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру нияте белән укучыларга ачык дәрес курсәтте.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 01.03.2021

Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә татар халкының милли киемнәре, орнаментлары белән танышу, татар халкының зәвыклы киенүенә соклану хисе тудыру һәм татар баласы булулары белән горурлык хисен тәрбияләү максаты белән эшчәнлек үткәрелде.
-
Габделхакова Ф.Ә. истәлегенә багышланган чаңгы ярышы 27.02.2021

Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 27 февраль көнне мәктәбебездә башлангыч,төп һәм урта мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Әлеге ярышларда укучыларыбыз Шәяхмәтова Мәликә - 1 нче урын, Нуриев Әмир - 2 нче урын яуладылар. Ә мәктәп командасы башлангыч мәктәп командалары һәм төп мәктәп командалары арасында 2 нче урынга лаек булды.
-
"Йолдызлык - 2021 Финал" 26.02.2021

26 нчы февраль көнне укучыларыбыз хореография номинациясендә район мәдәният йортында узләренең кумәк биюләре белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы 26.02.2021

Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, бүген "Мизгел" яшьләр үзәге базасында Мөслим районының яшь педагоглары һәм Минзәлә педагогика көллияте студентлары арасында районара КВН фестивале узды. Мәктәбебезнең физкультура укытучысы Латыйпов Артур "Всё-таки, укытучылар" командасы составында чыгыш ясады. Команда 1-нче урынга лаек булды.
-
Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы 26.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 24 февраль көнне укытучыларыбыз Зифа Басырова исемендәге мәдәният йортында “Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы” темасы астында узган класс җитәкчеләре конференциясендә катнаштылар.
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы 26.02.2021

26-нчы февраль көнне хәрби-патриотик айлык кысасында мәктәбебездә "Ватан.Патриотлык.Минем бурыч" темаларына класс сәгатьләре узды.















