Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423827, Республика Татарстан, город Набережные Челны, бульвар Автомобилестроителей, дом 5 (52/36) |
| Телефон: | +7(855)-259-36-88 |
| E-Mail: | S52.Nc@tatar.ru;sch52_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №52" г. Набережные Челны РТ |
| Руководитель: | Нуриахметов Дамир Денисламович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 687 учеников |
| У нас учат: | 39 преподавателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Семинар-совещание «Управление качеством образования в обеспечении реализации ФГОС (из опыта работы)» 26.10.2015

Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә үз тамырларын белмәгән балада гражданлык хисләре туа алмый.
Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти
дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән, укытучылардан, белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны таләп итә.
Мәктәбебездә дәресләрнең бик күбесендә иҗади үсеш технологиясе кулланыла. Шуңа да дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр.
Безнең төп максатыбызның берсе – укучыны аралашырга өйрәтү.. Шулай булгач, төркемнәрдә эш укучыларны сөйләргә, аралашуга өйрәтүдә бер уңышлы юнәлеш булып тора. Шәһәр мохитендә тәрбияләнгән укучыга телне үстерүгә иң уңышлы юлларның берсе.
Яңа стандартта укыту күнекмәләрен шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив өлешләргә бүлү каралган. Бу фәнни терминнарны дәресләрдә күрергә мөмкин.
Бүген мәктәбебездә директорлар һәм мәгариф идарәсе вәкилләре өчен семинар уздырыла. Семинарда мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Р.М.Хәлимовның катнашуы үзе бер шатлык.
Укытучыларыбыз федераль дәүләт белем бирү стандартын укучыларга сыйфатлы белем аша җиткерүләрен дәресләрдә күрсәттеләр. Семинар мөгаллимнәребез өчен үсәргә,үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирде.
-
Әдәби-музыкаль кичә 22.10.2015

22 нче октябрь көнне шагыйрь, галим, педагог Әнвәр Шәрипов белән китапханәче Илфания Камил кызы Нуретдинова кызыклы очрашу уздырды. Кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын сәхнәләштереп күрсәтте. Шагыйрьнең хезмәттәше шагыйрә Рәзинә Мөхияр, Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрә Наилә Хөрмәтова чыгыш ясадылар.
Мәктәп директоры Сәйфи Рифхат улы Кайбышев Әнвәр Шәриповка үзенең изге теләкләрен җиткерде.
-
Пост №1 у Вечного огня 12.10.2015

С 28.09 по 04.10.2015г учащиеся школы несли вахту памяти на посту №1 у Вечного огня. Высокой чести были удостоены учащиеся 9а и 9 б классов. Учащиеся добросовестно и ответственно подошли к этому делу. На уровне города была получена хорошая оценка. В актовом зале школы представителем Поста №1 полковником Мокан Георгием Николаевичем постовцам были вручены благодарственные письма, подписанные руководителем Поста №1.
Молодцы! Так держать!
-
Халыкара Өлкәннәр көне декадасы 09.10.2015

Шәһәребездә халыкара Өлкәннәр көне декадасы үтте. Билгеле, мәктәбебез дә бу декадан читтә калмады: бәйрәмгә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде, 52 нче микрорайонда яшәүче тыл һәм сугыш ветераннары өчен концерт һәм чәй табыны әзерләнде.
Өлкәннәребезгә саулык – сәләмәтлек, озын гомер телибез.
-
Күңелле концерт 07.10.2015

Бүген мәктәпнең актлар залында Г.Тукай исемендәге филармония зур концерт күрсәтте. Республикабызның атказанган артистлары Г.Ибушев, Р.Вәлиева, О.Шәйдуллина, А.Мостафиналар чыгыш ясадылар.Тере тавыш, музыкаль кораллар – бәйрәмнең төп үзенчәлеге.
Күңелле һәм тәрбияви әлеге чара өчен артистларыбызга бик зур рәхмәт!
-
Уңыш бәйрәме – 2015 07.10.2015

Мәктәбебездә “Уңыш бәйрәме ” үткәрү зур традиция. Әти - әниләр ярдәме белән көзнең тагын да мул, уңдырышлы икәнлеген күреп сокланабыз. Күргәзмә гә нинди генә композициләр куелмаган!? Искиткеч.
Күргәзмә 9 октябрьгә кадәр уздырыла. Килеп күрергә ашыгыгыз.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар! 02.10.2015

Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә...Бүген мәктәбебездә шушы олы бәйрәмгә багышланган чаралар иртән үк башланды. Укучылар үзләре иҗат иткән открыткаларны барлык укытучыларга бүләк иттеләр. Ә 13.00 сәг. бәйрәм концерты үткәрелә. Аларга шушы авыр, әмма мактаулы эшләрендә сәламәтлек, тынычлык, сабырлык, гаилә бәхете телибез! Эшегездә иҗат һәм һөнәри уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын... Һәрвакыт шулай олы йөрәкле, кешелекле булып калыгыз. БӘЙРӘМ БЕЛӘН!
-
Без – Ватанны саклаучылар! 29.09.2015

28 нче сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр мәктәбебезнең 9а һәм 9б сыйныфы укучылары №1 Постта кизү торачаклар. Ә 29 сентябрьдә алар “Яшь Посттчы”лар сафларына кабул ителәләр.
-
“Татарстан кроссы” 25.09.2015

26 нчы сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Татарстан кроссы” үткәрелә. Ул бөтендөнья чарасы “Милләтләр кроссы -2015” дип аталган йөгерү көненә багышланган.
“Татарстан кроссы” ике өлештән тора: спортсменнар йөгереше; массакүләм йөгереш.
Безнең мәктәп укучылары да катнаша. Аларга уңышлар телибез.
-
Будьте осторожны на водных объектах! 15.09.2015

С целью проведения профилактических работ инспектор Набережночелнинского инспекторского отделения Крючков В.В. прочитал лекцию по теме: « Обеспечение безопасности на водных объектах в осенне – зимний период».












