Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423827, Республика Татарстан, город Набережные Челны, бульвар Автомобилестроителей, дом 5 (52/36) |
| Телефон: | +7(855)-259-36-88 |
| E-Mail: | S52.Nc@tatar.ru;sch52_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №52" г. Набережные Челны РТ |
| Руководитель: | Нуриахметов Дамир Денисламович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 687 учеников |
| У нас учат: | 39 преподавателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
“Ел укучысы- 2015” 17.02.2015

17 нче февраль мәктәбебезнең мәҗлесләр залында “Ел укучысы- 2015” шәһәр бәйгесенең мәктәп сайлап алу туры узды. Бәйге 3-11 нче сыйныф укучыларын үз эченә алды. 3-5 нче сыйныфлар арасында 6 укучы, 6-8 нче сыйныфлар арасында- 7 укучы, 9-11 нче сыйныфлар арасында- 2 укучы катнашты. Нәтиҗәдә:
1 урын- Сафина И. , Гилязова А. , Сәлимгараева А. ;
2 урын- Шагеева Д. , Мингазова А. , Хамматова А. , Харисова Л. ;
3 урын- Мозафарова А. , Идиатуллина А. лар яулады. Шәһәр турында катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Әтиләр советы 17.02.2015

Хәрби- патриотик айлык кысаларында , 17 нче февраль көнне сәгать 18.00 дә мәктәбебезнең мәҗлесләр залында “Көчле Ватанның- көчле әтиләре” темасы астында әтиләр советы узды. Әтиләр утырышына шәһәребезнең әтиләр советы әгъзасы Соленов И.В. белән, психологик ярдәм үзәге директоры Фархутдинова Л.Н. лар чакырылды. Совет утырышында әтиләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, киң эчтәлекле видеокинолар карадылар. Кунаклардан соң, утырышны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирҗанова М.Р. дәвам итте. Ул үз чыгышында әтиләр советының эшчәнлегенә анализ ясады: әти- әниләр университеты, әти- әниләр патруле, “үз мәктәбеңә ярдәм ит” акцияләре, “буран” операцияләре, әтиләр парады, “Әти, әни, мин- спорт сөюче гаилә” бәйгеләрендә катнашулар турында әйтеп китте. Совет утырышы әтиләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлау максатыннан әзерләнгән концерт номерлары белән төгәлләнде.
-
Встреча с афганцами 12.02.2015

12 февраля в нашей школе состоялась встреча с участниками боевых действий в Афганистане. Ветераны поделились своими воспоминаниями, рассказами о боевых наградах, ответили на вопросы ребят. Учителя подготовили литературно-поэтическую композицию, посвящённую афганской войне,а ученики концертные номера. Рассказы бывших воинов сопровождались показом фотографий на большом экране. Встреча прошла очень интересно, ребята надолго запомнят боевые подвиги земляков. Подобные встречи очень нужны, прежде всего, с точки зрения патриотического воспитания и передачи жизненного опыта от одного поколения к другому.
-
Күңелле очрашу. 30.01.2015

2015 ел Рәсәй күләмендә “Әдәбият елы” дип игълан ителде. Шул ел кысаларында 30 нчы гыйнвар көнне “Казан утлары” мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Илфак Ибраһимов ( псевдонимы Мөхәммәт Мирза) белән очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә укучылар шагыйрьнең биографиясе ,иҗаты белән таныштылар. Укучылар Илфак абыйларының талантлы шәхес икәнен беләләр иде,әмма аның үз әсәрләрен яттан,сәнгатьле итеп сөйләүләрен тыңлап шаккаттылар. Илфак Ибраһимов укучыларны үзенең балачагын сагынып искә төшерүе белән бүгенге тормышның кадерен белергә чакырды. Укучыларыбыз шагыйрь абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шулай ук очрашуда “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире, өметле язучыбыз Айгөл Әхмәтгалиева да катнашты. Айгөл апаларының кызык итеп укучылар белән сөйләшүе үз әсәрләренә җәлеп итте. Кунаклар укучыларга журналның яңа саннарын,мәктәпкә исә үзләре иҗат иткән китапларын бүләк иттеләр. Соңыннан мәктәп директоры Кайбышев Сайфи Рифхат улы язучыларга иҗат уңышлары теләп,кабат очрашуга көтеп калуларын җиткерде.
Кичәне мәктәпнең директор урынбасары Дания Васил кызы оештырды һәм алып барды. Гомумән,очрашудан һәркем канәгатьлек алып таралды.
-
“Минем хокукым” 13.12.2014

12 нче декабрь көнне мәктәбебезнең һәр сыйныфында, ОППН отряды белән берлектә, хокук сәгатьләре узды. Тарих укытучысы, Юнысов М.М. җитәкчелегендә 6 нчы сыйныфтан алып 11 нче сыйныфлар өчен, мәҗлесләр залында, “Минем хокукым” дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Тәрбия сәгатенә инспектор ОДН ОП № 1 Зайнуллина Р.М чакырылды. Тәрбия сәгате барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Мәгълүматларга бай булган әлеге дәрестән укучылар кәнагәть калдылар
-
“Үрнәк культуралы мәктәп” 05.12.2014

Мәктәбебездә “Үрнәк культуралы мәктәп” бәйгесенең 2 турына да әзерлек башланды. Автозавод исполкомы нигезләмәсенә таянып, мәктәпкүләм әти- әниләрдән сорау- җавап анкеталары үткәрелде. Барлык әти- әниләр дә актив катнашып, алар тарафыннан мәктәбебезгә бәя бирелде. Катнашуыгыз өчен рәхмәт.
-
“Билгесез солдатларны искә алу” 03.12.2014

3 декабрь мәктәбебездә “Билгесез солдатларны искә алу” көне уздырылды. Бу көнне һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре, ветераннар белән очрашулар үткәрелде. Бәйрәмгә мәктәбебезнең тыл ветераны Муллагалиев Миннешакур Муллагалиевич чакырылды. Очрашу барышында укучыларыбыз килгән кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әлеге очрашу укучыларыбыз күңелендә тирән эз калдырды.
-
“Татар малае-2015” 28.11.2014

26 нчы, 27 нче ноябрь көннәрендә мәктәбебездә “Татар малае-2015” шәһәр бәйгесенең мәктәп сайлап алу туры узды. Милли мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә сәләтле ир балаларны ачыклау, аларга шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итү, татар халкының йолаларына, гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту аша милли үзаң тәрбияләүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгедә 1-4 нче сыйныфлардан 14 укучы, 5-8 нче сыйныф категориясеннән 8 укучы көч сынашты. Алар җыр, бию, нәфис сүз, сәнгатьнең башка төрләре буенча иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, үзләре белән таныштырдылар.
Нәтиҗәдә:
1 урынны- Ахунов Муса- 4а сыйныфы һәм Нурмөхәмәтов Азамат- 5а сыйныфы укучылары яулады;
2 урынны- Шәрәфетдинов Раил- 2б сыйныфы, Вафин Ильдан- 3а сыйныфы, Фәхртдинов Айдар- 5б сыйныфы;
3 урынны- Бакиров Зөфәр- 3а сыйныфы, Закиров Вильдан- 7б сыйныфы укучылары яулады.
Шәһәр турында катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!
-
“Алтын куллы әнием” 25.11.2014

25 нче ноябрь көнне мәктәбебездә аналар көненә багышланган “Алтын куллы әнием” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Концертта 3-7 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәмгә 1-11 нче сыйныф әниләре дә чакырылды. Бәйрәм бик күңелле узды, барлык әниләргә һәм укучыларга ошады.
-
“Без Табигатьне сакла уяклы” 22.11.2014

18 нче ноябрьдән алып 21 нче ноябрьгә кадәр мәктәбебездә “Без Табигатьне сакла уяклы” акцииясе нигезендә макуллатура җыелды. “Иң күп макулатура тапшыручы” исеменә бар да лаек булырга теләде. Әти- әниләр, укучылар катнашында барлыгы 2 тонна 700 кг макулатура тупланылды. Иң актив катнашкан сыйныфлар түбәндәгеләр:
1 урын- 4а, 5б, 8б сыйныфлары,
2 урын- 4б, 5а, 10а сыйныфлары,
3 урын- 2б, 7б сыйныфлары.
Барлык әти- әниләргә һәм дә укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!












