Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423827, Республика Татарстан, город Набережные Челны, бульвар Автомобилестроителей, дом 5 (52/36) |
| Телефон: | +7(855)-259-36-88 |
| E-Mail: | S52.Nc@tatar.ru;sch52_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №52" г. Набережные Челны РТ |
| Руководитель: | Нуриахметов Дамир Денисламович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 687 учеников |
| У нас учат: | 39 преподавателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Вниманию родителей детей от 3-х лет
23.02.2014
Если ваш малыш научился сидеть, стоять и уже ходит, если ему исполнилось 3 года, значит, наступила пора привести его в Детскую группу раннего развития «Барсик».
Для Вас и Ваших детей мы предлагаем следующие занятия:
- «Цветные ладошки»
- Английского языка «»Hello, friend!»
- Танцевальный кружок «Чунга-чанга»
- «Развивай-ка»
-
“Татар малае-2014” 22.02.2014

19 нчы февраль көнне мәктәбебездә “Татар малае-2014” шәһәр бәйгесенең Автозавод район туры узды. Милли мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә сәләтле ир балаларны ачыклау, аларга шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итү, татар халкының йолаларына, гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту аша милли үзаң тәрбияләүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгедә түбәндәге мәктәп һәм гимназияләр катнашты: 19, 23, 29, 32, 33, 34, 37, 40, 43, 48, 49, 51, 52, 55, 61, 77, 79. Бәйгедә барлыгы 20 егет көч сынашты. Алар җыр, бию, нәфис сүз, сәнгатьнең башка төрләре буенча иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, үзләре белән таныштырдылар. Нәтиҗәдә, 1 урынны- 29 гимназия, 2 урынны- 52 мәктәп, 3 урынны- 43 мәктәп яулады. Алда әле аларны шәһәр туры көтә. Барыгызга да уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 20.02.2014

Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадалары төгәлләнде. Шәхәр күләмендә призлы урыннар яулаган Закирова Алия (1 урын), Галиева Лилия (2 урын), Таһирова Диләрә (2 урын) республика олимпиадасында да сынатмадылар. Закирова Алия һәм Галиева Лилия. Призер булдылар. Таһирова Диләрә 70 балл җыеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Призерларны һәм аларны олимпиадага әзәрләгән укытучылары Венера Гыйльметдиновнаны чын күңелдән тәбрик итәбәз.
-
Батырлык дәресләре 13.02.2014

Бу атнада 15 февральдә Советлар Союзы Герое,Ленин премиясе лауреаты каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 1-6 сыйныфларда “Гомрем минем моңлы бер җыр иде”дип аталган батырлык дәресләре узды.Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы,күрсәткән батырлыгы белән танышты. Патриотик рухта язылган шигырьләрен тыңладылар.Муса Җәлил китапларыннан оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштылар.Соңыннан 52нче мәктәп китапханә активистларының“Күңел” радиосы тапшыруы өчен яздырылган “Татарстан уллары ил батырлары”дип аталган радиопастановкасын да укучылар бирелеп дулкынлану белән тыңладылар. Дәресләр 52 нче мәктәп китапханәсендә Нурутдинова Илфания Камиловна тарафыннан уздырылды.
-
Чыгарылыш укучылары белән очрашу кичәсе 08.02.2014

1 нче февраль көнне мәҗлесләр залында мәктәбебезне тәмамлаган укучылар белән очрашу кичәсе узды. Бәйрәм сәгать 16.00 дән 19.00 гә кадәр дәвам итте. Бәйрәмгә барлыгы 105 чыгарылыш сыйныф укучысы килде. Алар өчен сыйныфларда очрашулар, мәктәп советы укучылары җитәкчелегендә теркәү һәм концерт программасы оештырылды, “Текә борычлар” КВН командасының чыгышы күрсәтелде. Алар бу көнне кабаттан мәктәп бусагасына аяк бастылар. Укытучылары белән күрешеп сөйләштеләр, үзләрен кабаттан укучылар итеп хис итү кебек тойгылар илә сөенделәр.
-
Безнең уңышлар 05.02.2014

9 нчы гыйнвар көнне шәһәребез күләмендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында әкиятләрне сәхнәләштерү бәйгесе уздырылды. Безнең укучылар да бу акциягә теләп кушылдылар һәм Р.Корбанның “Бәрәнне кем ашаган?” әкиятен сәхнәләштереп катнаштылар. Нәтиҗәдә,4 нче сыйныф укучылары сәхнәләштергән әкият шәһәркүләмендә 1 урынга лаек булды.
-
“Һөнәрләр иле- 2014” 25.01.2014

Кышкы каникулдан чыгып, бер атна укуга мәктәбебездә бәйрәмнәр дәвам итте. Планга кергән иң зур бәйрәмнәрнең берсе, ул- “Һөнәрләр иле-2014” бәйгесе иде. Беренче атналыкта укучылар, сценарийлар төзеделәр, сәхнә костюмнары әзерләделәр. Һәм 23 нче, 24 нче гыйнвар көннәрендә 2-11 нче сыйныф укучыларын үз эченә алган “Һөнәрләр иле- 2014” бәйгесе узды. Бәйгедә иң кечкенә катнашучылар 2а сыйныфы укучылары булды. Алар монтаж формасында “Ветеринар” һөнәрен күрсәттеләр, шушы һөнәргә хас, яңа көйгә салынган җыр белән төгәлләделәр. 3а сыйныфы- шәфкать туташы, 4а, 3б сыйныфлары- төрле һөнәрләр, 4б сыйныфы- чәчтараш һөнәрләрен күрсәттеләр. Һәр класс әзерлекле, презентацияләр белән тулыландырылган, сәхнә костюмнарыннан иделәр.
-
Факил Сафин белән очрашу 23.01.2014

21 январь көнне 52 нче мәктәптә татар әдәбияты күгендә балкып янучы, туган шәһәребездә яшәп иҗат итүче, Татарстан язучылар берлеге һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Тәрҗемә Олимпы” һәм “Кояшлы иҗат өчен” халыкара бүләкләр иясе “Көмеш кыңгырау”газетасының баш мөхәррире Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Укучылар язучының иҗатын тирәнтен өйрәнергә теләп аның повесть, романнарын укыды,шигырьләрен яттан өйрәнде.Өлкән сыйныф укучылары язучының “Гөлҗиһан” һәм “Биек тауның башларында”романыннан өзекне сәхнәләштереп уйнаса,башлангыч сыйныфлар балалар өчен язылган шигырьләрен матур итеп яттан сөйләде.
Язучы белән очрашу кичәсе кунагыбыз һәм укучылар күңелендә истә калырлык бәйрәм кичәсе булды.
Кичәне оештырды китапханәче Нурутдинова Илфания Камил кызы.
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры 20.01.2014

Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия
-
Яңа ел белән! 27.12.2013

Хезмәт сөйгән төрле милләт халкын
Тәбриклибез Яңа ел белән!
Бу елда без бергә атлыйк, дуслар,
Гаделлеккә илткән юл белән,
Барыгызга сәламәтлек телибез,
Бәхет, шатлык, озын гомерләр,
Туры килсен безгә киләчәктә
Тормыш рәхәтләрен күрергә!
Күңелләрдә безнең артсын сафлык,
Тормыш юлларында гел шатлык.
Җ әбер-золым юлын буып алып,
Дөньялыкта калсын гел хаклык.
Күңелләрдә булса юксынулар,
Әрнү—рәнҗү, сагыш газабы,
Барысы да алып кала күрсен
2013 ел азагы!
Еллар яңа, теләк шул ук
Йөзебездә балкып кала:
Илләр — имин, гөлләр исән
Торсын һәрчак бу дөньяда!












