Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Педагогик киңәшмә 29.12.2022

29 нчы декабрь көнне безнең гимназиядә педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәдә гимназия директоры Гаязова А. Н. чыгыш ясады. Шулай ук директор урынбасарлары:Кинзябулатова Э. И., Габдуллахатова Л. А., Минязова А. Ф., Новичкова Л. Д. чыгыш ясадылар. Алар 2021-2022 нче уку елына нәтиҗә ясалдылар. 2022-2023 нче уку елының беренче ярты еллыгына нәтиҗә ясалды, Олимпиадада җиңүчеләр атап үтелде.
Педагогик киңәшмә бик эчтәлекле булды. Икенче яртыеллыкка планнар төзелде.
Бәйрәм белән Сезне, Яңа елда-Яңа уңышлар. Имин еллар телибез -
Яңа ел каникулларны башланып китте 28.12.2022

Яңа ел каникулларны башланып китте. 2 нче Д сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хайброва Г. Р) Рамус Моллда. балалар өчен искиткеч "Чук һәм Гек" балалар фильмын карап кайттылар. Фильм маҗаралар һәм сюрпризларга бай.
-
Ел укытучысы - 2023” 23.12.2022

Бүген “Ел укытучысы - 2023” бәйгесенең соңгы этабы үтте. Безнең гимназиядән финалга чыккан, Хайброва Г. Р. башка укытучылар белән бергә, түгәрәк өстәл форматында әңгәмәдә катнашты һәм 3 нче урынга лаек булды. Молодец, Гөлназ Разимовна. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
“Безнең алмаш” проекты 21.12.2022

Халыклар Дуслыгы йортында “Безнең алмаш” проекты кысаларында “Кама таңнары” язучылар берлэшмэсе әгьзалары Р.Вәлиев премиясендә катнашучылары -яшь язучылар белән очрашу уздырдылар.
-
"Чикләрсез психология" олимпиадасында 19.12.2022

10 нчы А психолого-педагогик сыйныф укучылары (педагог-психолог Нагуманова Л.Ф. җитәкчелегендә) психология буенча XI Бөтенроссия дистанцион "Чикләрсез психология" олимпиадасында катнашып, "Яшь психологлар" командасы 3 нче урын яулады, ә "Йолдызлар" командасы 1 нче урын яулады. Молодцы, котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез
-
"Бархатные лепестки" 17.12.2022

"Бархатные лепестки" 7-8 сыйныфлар җыелма командасы (җитәкчесе педагог-психолог Нагуманова Л. Ф) . психология буенча XI Бөтенроссия дистанцион олимпиаданың төркем турында 3 урын яуладылар. Команда составында: Әюпова Әминә 7 в , Мусина Азалия 7 в, Фәтхетдинованы Язилә 8 д. Молодцы кызлар. Яңадан-яңа җиңүләр телибез!
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл. 16.12.2022

3 в сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Сабитова А. Х.) яңа ел алдыннан бергәләшеп "Лагуна" күңел ачу үзәгенә боулинг уйнарга бардылар.Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
-
VI Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы 15.12.2022

КФУда Лев Толстой исемендәге укучыларның VI Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы узды. 11 А сыйныф укучысы Габдуллина Айгөл (фәнни җитәкчесе Шәймөхәммәтова Ф.М.) мактаулы 2 урынны яулады һәм 9 Б сыйныф укучысы Сәлимгәрәев Хәким (фәнни җитәкчесе Габдуллина г. р.) шулай ук мактаулы 2 урынны яулады. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
"Абака" региональ математик уен 14.12.2022

24 нче лицейда "Абака" региональ математик уен булды. Безнең гимназия командалары бик уңышлы чыгыш ясадылар. 4 нче сыйныфлар арасында 1 нче урын, 5 нче сыйныфлар арасында 2 һәм 3 нче урын, 6 нчы сыйныфлар - 3 урын, 7 нче сыйныфлар-3 нче урын. Молодцы балалар. Шулай ук балаларны әзерләгән өчен башлангыч сыйныф укытучысы Насыйбуллина Р. А. һәм барлык математика укытучыларына бик зур рәхмәт. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
"Кыш бабай бул" акциясендә 13.12.2022

1 нче Г сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Аверьянова Э. Х. һәм әти-әниләр белән берлектә бүген НТР телерадиокомпаниясендә кунакта булдылар. "Кыш бабай бул" акциясендә катнаштылар. Авыр хәлдә калган балаларга тәмле күчтәнәчләр илттеләр.











