Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Юбилеең белән, гимназиям! 28.10.2022

28 нче октябрь көнне безнең гимназиябез үзенең күркәм 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм программасы гимназиянең актлар залында башланды, анда коллективны котларга шәһәр мэры Рамил Муллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Сибгатуллин, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, чыгарылыш сыйныф укучылары, педагогик хезмәт ветераннары килде. Бәйрәм бик күркәм, матур үтте.
-
Гимназиядә гуманитар ярдәм җыю оештырылды 27.10.2022

22 нче, 24 нче октябрь көнне безнең гимназиядә гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Барлык әти-әниләргә, балаларга, шушы акциядә актив катнашканнары өчен бик зур рәхмәт. Дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз булсын иде. Киткән ир-егетләр исән-сау үз гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар.
-
«Без уз гамәлләребез өчен җаваплы» 26.10.2022

25 нче октябрь көнне, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лариса Миншаеховна 10 нчы А сыйныфы укучылары белән «Без уз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән темага хокукый белем ачык дәресен шәhәребез депутаты Сибгатуллин Ренат Раихатович белән берлектэ уздырды. Дәрес hәм очрашу эчтлекле булды.
-
"Рухи мирасыбыз сакчысы" 25.10.2022

Бүгенге көнебез безнең чараларга бик бай. Чираттагы чара Г. Тукай үзәк китапханәсендә Р. Вәлиевка 75 яшь тулу уңаеннан "Рухи мирасыбыз сакчысы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. Очрашуда Татарстан Республикасыннан мәртәбәле кунаклары, шәһәребезнең күренекле кешеләре, безнең гимназиябез укытучылары Аверьянова Э. Х., Зарипова А. Г., Хайброва Г. Р. да катнаштылар. Очрашудан бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
"Гаилә" паркын яфраклардан чистартырга чыктылар. 24.10.2022

22 нче октябрь, алтын көзнең бер көнендә, 10 а сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Шигапова Б. Х белән берлектә "Гаилә" паркын яфраклардан чистартырга чыктылар. Балалар саф һавада бик тырышып эшләделәр. Паркны чиста тотуга үзләренең өлешен керттеләр. Молодцы.
-
"Еллар аша сөйләшү" 23.10.2022

Көннең йомгаклау өлеше булып Халык иҗат йортында "Еллар аша сөйләшү" дип исемләнгән чарада безнең гимназиябез укытучылары:Шаймухаметова Ф. М.,
Шигапова Б. Х., Муратова Л. М. катнаштылар. Кичә бик кызыклы булды. -
Разил Вәлиев премиясе - яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 22.10.2022

Бүген, 22 нче октябрь көнне, Разил Вәлиев премиясе - яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Адымнар» комплексында узды.
Гимназия укучылары Мингазов Салават, 5 нче Г (укытучысы Мөхәммәдшина Р. И.) һәм 4 нче А Бикбова Диләрә, (укытучысы Хакимова Л. Х. ) «Тәүге адымнар» номинациясендә, Шшрифуллин Данир,5 нче В (укытучысы Мөхәмәтҗанова Ч М. ),4 нче А Уразайкина Диана,(укытучысы Хакимова Л. Х. ) «Иҗатка омтылыш» номинацияләренә ия булдылар.
Татарча ижади язуга сәләтле балаларны вакытында күреп, вакытында үстереп һәм әлеге бәйгедә катнаштырулары өчен укучыларның әти-әниләренә һәм укытучыларына бик зур рәхмәт. Укучыларга киләчәктә дә унышлар телибез. -
«Социаль партнерлык территориясе» 21.10.2022

Гимназия директоры Гаязова А. Н.һәм гимназиянең профсоюз комитеты рәисе Нагуманова Л. Ф. бүген Пушкин исемендәге Казан мәдәният үзәгендә узган «Социаль партнерлык территориясе» Бөтенроссия мәгариф берлегенең Татарстан республика оешмасы проектын тәмамлау тантанасында булдылар.
-
Психология атналыгы 20.10.2022

Психология атналыгы кысаларында, безнең гимназиянең психолого-педагогик сыйныф укучылары, кече яшьтәге укучыларга беренче педагогик күзәтүләр үткәрделәр. Өлкән сыйныф укучылары беренче сыйныф укучылары белән аралаштылар һәм гимназиянең педагог - психологы Нагуманова Л.Ф. адаптация чорындагы эшчәнлеген күзәттеләр.
-
Татар дәүләт драма театрында 19.10.2022

Бүген 8 нче В сыйныф укучылары, (сыйныф җитәкчесе Хаҗиева З. Г) әти-әниләре белән бергә Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында "Бәби" спектаклен карап кайттылар. Балалар бик күп унай эмоцияләр алып кайттылар.











