Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
24.01.2023

Хөрмәтле Әдибә Бакировна!
Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән тәбрик итәбез!
Ceз 30 еллык тарихы булган гимназиягә нигез салучыларның берсе. Тирән белемле, тырыш, таләпчән җитәкче урынбасары булдыгыз. Тәжрибәгез өчен зур рәхмәт!
Сәламәтлегегез нык, алдагы көннәрегез ышанычлы булсын! Якыннарыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын!
Без телибез сезгә озын гомер, Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын. -
"Тылсымлы педагогик әкият" марафонында 20.01.2023

Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 10 нчы А, психолого-педагогик сыйныф укучылары, "Тылсымлы педагогик әкият" марафонында актив катнаштылар. Вәлиәхмәтова Камилла (җитәкчесе Шиһапова Б. Х) 2 урын яулады. Барлык катнашучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Молодцы!
-
«Адымнар-Түбән Кама» белем бирү комплексында 18.01.2023

18 нче гыйнвар көнне 10 нчы Б сыйныф (сыйныф җитәкчесе Клюге Л. И.) һәм 11 нче Б сыйныф (сыйныф җитәкчесе Булатов И. И.) укучылары, Нефть, химия һәм нанотехнология институты тарафыннан үткәрелгән ачык ишекләр көнендә катнаштылар. Чара «Адымнар-Түбән Кама» белем бирү комплексында булды. Чара барышында балаларга КНИТУда һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр, олимпиадалар һәм конкурслар, шулай ук университетта үткәрелә торган проект һәм дәрестән тыш эшчәнлек турында да мәгълүмат алдылар.
-
Для будущих первоклассников 17.01.2023

Хөрмәтле әти-әниләр!
2023 нче елның 4 нче февраленнән 11 мартка кадәр булачак 1 нче сыйныф укучылары өчен әзерлек дәресләре башлана. Дәресләр шимбә көнне сәг. 09.00 дән 11.00 кадәр үткәрелә.
Уважаемые родители!
Занятия для будущих первоклассников состоятся с 4 февраля по 11 марта 2023 года с 9:00 до 11:00 ч. (1 раз в неделю по субботам)
При себе иметь: вторую обувь, тетрадь в клетку, ручку, простой карандаш, цветные карандаши.
-
Фондамат эшчәнлеге белән таныштылар. 16.01.2023

Бүген безнең гимназиядә 4 В һәм 10 нчы В сыйныф укучылары, мәктәп администрациясе "Сибур" вәкилләре белән берлектә Фондамат эшчәнлеге белән таныштылар.
-
"Секреты дружного класса" конкурсы 14.01.2023

Кичә, 14 нче гыйнвар көнне, 36 нчы мәктәптә "Секреты дружного класса" конкурсының сайлап алу этабы узды. Безнең гимназиябезнең даның:Иң тату, иң бердәм, иң тапкыр - 5 нче Г сыйныф укучылары, Иванова Л. Ф. - сыйныф җитәкчесе һәм әти-әниләр яклады. Молодцы. Афәрин. Түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез.
-
Пластик шешәләрне тапшыру өчен фандоматлар 13.01.2023

13 нче гыйнвар көнне, Түбән Камада, пластик шешәләрне тапшыру өчен фандоматлар урнаштырылган, 8 мәктәптә, шул исәптән безнең гимназиядә дә,бонус программасы старт алды. Эшкәртүгә тапшырылган пластик өчен укучылар баллар ала һәм аларны бүләкләргә алыштыра алачак.
Бүләкләр арасында "Нефтехимик" клубының өй матчларына билетлар алу мөмкинлеге дә булачак.
Тапшырылган 1 шешә-5 балл, ә матчка билет алу өчен 150 балл җыярга кирәк, ягъни 0,25-2 литрлы 30 пластик шешә тапшырырга кирәк.
Шулай ук башка бүләкләр дә каралган.
Табигатьне бергә саклыйк -
Татар конгрессы вәкилләре кунакта булдылар. 08.01.2023

Безнең гимназиядә Татар конгрессы вәкилләре кунакта булдылар. 3 нче А (сыйныф җитәкчесе Хайруллина Р. А) һәм 3 нче В (сыйныф җитәкчесе Сабитова А. Х.) сыйныф укучылары кунакларга "Туган тел" җырын башкардылар. Очрашу бик күңелле узды.
-
Татар дәүләт драма театрында 02.01.2023

1 нче Г сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Аверьянова Э. Х.) һәм 1 нче Д сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Мухамедшина Р. И.) Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында "Мираликундия. Серле гиппопотам" Яңа ел тамашасында булып кайттылар. Балаларга тамаша бик ошады. Бик зур рәхмәт.
-
"Новогодняя лепка" мастер-классында 30.12.2022

29 нчы декабрь көнне 4 нче д сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Гарифуллина Л.В) "Новогодняя лепка" мастер-классында булып кайттылар. Балалар үз куллары белән балчыктан төрле сыннар әвәләделәр. Балаларга бик ошады. Шундый эчтәлекле мастер- классны оештыручыларга бик зур рәхмәт.











