Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Алга таба җиңүләр телибез! 23.02.2023

Казан шәһәрендә технология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Шафиков Кәрим (җитәкчесе Мурзаханов М.А.) югары нәтиҗәләргә иреште һәм призер булды. Молодец. Котлыйбыз. Алга таба җиңүләр телибез!
-
Технология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы 22.02.2023

Казан шәһәрендә технология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Валиев Данис һәм 7 нче сыйныф укучысы Нигматуллин Ильяр (җитәкчеләре Мурзаханов М.А.)югары нәтиҗәләргә ирештеләр һәм призер булдылар. Молодцы. Котлыйбыз. Алга таба җиңүләр телибез!
-
Дәүләт стандартларының нигезендә 21.02.2023

Дәүләт стандартларының нигезендә СДП ятканын истә тотып , башлангыч сыйныф укытучылары шул белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту өстендә эшләр өчен түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Төркемнәрдә эшләп, теорияне искә төшерделәр. Видеодәрескә тирәнтен анализ ясалды. Барыбыз өчен дә файдалы hәм мавыктыргыч булды. БИК зур рәхмәт! Супер!
-
Укучылар "Зәңгәр шәл" спектакеленнән өзекне яратып карадылар. 20.02.2023

Туган телләр айлыгы кысаларында 8нче Б (сыйныф җитәкчесе Харисова М.Р.) һәм 8нче В сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хаҗиева З.Г.) Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятенә бардылар. Укучылар Камал театры артистларының Г.Тукаебыз әсәрен сәнгатьле укуларын,"Зәңгәр шәл" спектакеленнән өзекне яратып карадылар. Камал театры оркестры чыгышын алкышлар белән озаттылар. Очрашу укучылар өчен кызык та, онытылмаслык та, файдалы да булды.
-
“Туган телем” дигән дәрес 19.02.2023

Туган телләр айлыгы кысаларында шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре 3 Б сыйныфы укучылары,сыйныф житәкчеләре Шарапова М.А. белән берлектә “Туган телем” дигән дәрес уздырдылар.Балалар төрле-төрле сорауларга җавап бирделәр,танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен тыңладылар.
-
Котлыйбыз! 18.02.2023

Үткән атнада Казан шәһәрендә Рус әдәбияты буенча,туган тел(рус булмаган) укыту мәктәпләрендә укучылар өчен, буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең гимназия укучысы Гилязова Гөлназ (җитәкчесе Набиева С.И.) югары нәтиҗәләргә иреште.. Молодец. Котлыйбыз. Алга таба җиңүләр телибез!
-
"Яхшы эшләр формуласы" 17.02.2023

Гимназиядә СИБУР компаниясенең "Яхшы эшләр формуласы" социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә "Хәерле открытка" проекты кысаларында бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс узды. "Түбән Кама Нефтехим" акционерлык җәмгыяте волонтеры Гиматдинова Гүзәл 7 "В" сыйныфы укучылары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм открыткалары әзерләде. Балалар җылы теләкләр яздылар, Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Открыткалар хәрби хезмәткәрләргә тапшырылачак һәм шәһәрнең өлкән яшьтәге кешеләренә бүләк ителәчәк. Открыткалар әзерләү буенча мастер-класслар шимбә көннәрендә шәһәрнең төрле мәктәпләрендә, шулай ук бәйрәмнәргә гаилә укуы китапханәләрендә узачак: Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү көне, Балаларны яклау көне, өлкән яшьтәге кеше көне. Меропиияләрдә теләгән һәркем катнаша ала.
-
Язучының шигырьләрен уку флешмобында 16.02.2023

15 нче февраль вакыйгаларга бик бай .Безнең гимназия укучылары Муса Жәлил һәйкәле янында язучының шигырьләрен уку флешмобында катнашты.
-
15 февраль – татар халкының герой шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел 15.02.2023

Герой-шагыйрь Муса Җәлил- татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.15 февраль – татар халкының герой шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел. Бүген гимназиядә язучының тормыш юлы һәм ижатына багышланган чаралар узды. Укучылар язучыга багышланган истәлек докуметаль фильм карадылар.
-
"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" 14.02.2023

Гимназия укучылары "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дип исемләнгән Бөтенрәсәй Форумында катнаштылар. Нәтиҗәдә Салахиев Ралиф, Шарифуллин Данир 1 урынга, Гатиятуллин Зөфәр лауреат исеменә лаек булдылар. Җитәкчеләре- Зарипова Ә.Г. Тухватуллина Альмира 1 урын,житәкчесе Гарифуллина Л.В. Минегалиев С. 2 урын,житәкчесе Хәйруллина Р.А.
Магсумов Кәрим,1А, лауреат,житәкчесе Махмутова А.Б. Укытучыларны һәм укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!











