Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Президент ярышлары" 19.05.2023

17-19 нчы май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Президент ярышлары" Бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы узды.Безнең шәһәребезнең данын безнең гимназия укучылары яклады.3 көн дәвамында барган ярышларда 18 команда көч сынашты.Бөтен команда да бик көчле көндәш иде,ләкин безнең гимназиябез укучылары командасына тиңләр юк иде.Безнең команда лаеклы 1 нче урын яулады.Балалар көз көне "Орленокка" баралар.Балаларны әзерләгән өчен Махъянова Г.Г. һәм Булатов И.Ф.бик зур рәхмәт .Шулай ук гимназиябез администрациясенә,укытучыларга һәм әти-әниләргә бик зур рәхмәт. Молодцы балалар. Горурланабыз.
-
Истәлекле бүләк 18.05.2023

11 нче А,Б,В сыйныф укучылары үзләреннән истәлек итеп, нәни,1 нче сыйныф укучыларына, укуда уңышлар теләп глобус бүләк иттеләр. Рәхмәт Сезгә, имтиханнарда бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.Теләгән уку йортларына керүегезне телибез.
-
“День Победы” дип исемләнгән концерт 15.05.2023

Бүген 10 нчы Б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Клюге Л.И белән бергә “День Победы” дип исемләнгән концертка бардылар. Укучылар сугыш чорында яңгыраган, башкарылган җырларны тыңлап кайттылар.
-
«ХимикУМ» - химик белемнәр лабораториясе» 12.05.2023

2022 - 2023 уку елында «ХимикУМ» 35 нче лицей проекты - «ХимикУМ» - химик белемнәр лабораториясе» ПАО «СИБУР» программасының VIII грант конкурсында җиңүче булды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында һәм химия фәненә, башка табигый һәм төгәл фәннәргә ярдәм итү һәм аларны үстерү, табигый фәннәрне үстерү һәм химия тармагын карьера үсеше һәм үсеше өчен перспективалы буларак популярлаштыру максатыннан, "ХимикУМ" химик интеллектуаль уены уздырыла, ул бүген Түбән Кама районының кызыксынучы укучыларын, шулай ук жюри әгъзаларын - НХТИ, Н.В.Лемаев исемендәге КНН һәм 35 нче лицейны җыйды.
Уен шәһәребезнең төп бәйрәмнәренең берсе - Химиклар көне алдыннан узды.
Шәһәрнең 8-11 нче сыйныф укучылары арасыннан 22 команда катнашты. Уенчылар уен модераторының, Татарстанның атказанган укытучысының, укытучыларның катлаулы һәм кызыклы сорауларына җавап бирделәр.
Безнең гимназия командасы лаеклы 3 нче урын яулады. Молодцы.Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез -
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын! 10.05.2023

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Җиңү һәйкәле янында 09.05.2023

Бүген безнең гимназия егетләре Җиңү һәйкәле янында каравыл тордылар. Молодцы егетләр. Горурланабыз. Җитәкчеләре Курбанов Дамир Наилевич.
-
Хәтер дәресе 06.05.2023

6 май көнне,безнең гимназиябезнең тарих укытучысы Шакирова Э.К.7 нче Б сыйныф укучылары белән бергә Хәтер дәресен Мәңгелек ут янында үткәрделәр.Укучылар якташ геройлар һәм Ватаныбызны яклаган бабалары ,туганнары турында сөйләделәр.
-
Атлетика эстафетасы 04.05.2023

Бүген Түбән Камада "Нижнекамская правда" газетасы призына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган 56 нчы традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Чарада мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәр предприятиеләре вәкилләре катнашты. Безнең гимназия укучылары бик актив катнаштылар һәм лаеклы 1 нче урынны яуладылар. Молодцы укучылар.Котлыйбыз
-
"Мәңгелек тел" 02.05.2023

Безнең гимназиянең 8 нче а сыйныфы укучысы Хәмзин Камил (җитәкчесе Сабирова Л.А.)"Мәңгелек тел" республика лингвистика конкурсында "Эрудит" номинациясендә призер булды.Молодец Котлыйбыз.Яңадан-яңа уңышлар телибез
-
«Цифрлы җәмгыятьтә физик һәм астрономия» 28.04.2023

Безнең гимназия укучылары, физика укытучысы Ногманова Алсу Саримовна җитәкчелегендә, КФУның Алабуга институтында урта гомуми белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен оештырылган һәм үткәрелгән «Цифрлы җәмгыятьтә физик һәм астрономия» региональ фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Хафизов Мөхәммәд җиңүче булды, Гайфуллин Айнур, Сатдаров Кәрим, Хәсәнова Гөлия, Гарифуллина Азалия, Мөхәммәтшина Азалия - призерлар! Гайфуллина Айгөл Фәритовнага һәм Сатдарова Софья Зияевнага катнашуны оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдердерәбез.Укучыларга яңадан-яңа уңышлар телибез. Молодцы.











