Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Татар дәүләт драма театрында 04.02.2023

Бүген 4 нче А сыйныф укучылары, (сыйныф җитәкчесе Хакимова Л. Д. ), әти-әниләре белән бергә Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында "Мираликундия" спектаклен карап кайттылар. Балаларны оештырып алып барганы өчен Лидия Хәсәншәеховнвга бик зур рәхмәт. Молодцы.
-
Очрашу кичәсе гөрләп узды 03.02.2023

3 нче февраль көнне безнең гимназиядә Очрашу кичәсе гөрләп узды.
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Гимназиягә килдек без тагын... -
02.02.2023

Хөрмәтле Суфия Ибрагимовна! Сезне чын куңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез гимназия тарихында тирән эз калдырган мөгаллим. Укучыларда тарих фәненә мәхәббәт, патриотик юншлештә тәрбия бирүдә сезнең хезмәтегез бәялеп бетергесез. Сезнең инициативагыз белән гимназиягә этнографик музей оеша. Ул бүген дә уку- тәрбия эшендә мәгълүмат чыганагы.
Барсы өчен дә гимназия исеменнән Сезгә зур рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч картлык теләп калабыз! -
"Сәламәт яшәү рәвеше" 01.02.2023

Бүген безнең гимназия укучылары, укытучылары Халык иҗаты йорты каршында үткәрелгән, "Сәламәт яшәү рәвеше" фестивалендә булдылар.
Укучылар хәрәкәтле урам уеннарында катнаштылар. Сәламәтлекләрен дә тикшерделәр. Балаларга чара бик ошады. -
Ачык Кубок чаңгы ярышлары узды 31.01.2023

2023 елның 31 гыйнварында "Алмаш" базасында, "80 нче аерым чаңгы батальонына" багышланган Ачык Кубок чаңгы ярышлары узды. Ярышларда безнең гимназиядән 7 в сыйныф укучылыры: Ногуманов Д., Миннигалиев Р., Садриева Л., Кикнадзе Л. катнаштылар. Узышларда бер һәм өч километр араны узарга кирәк иде. Молодцы!
-
"Без-XXI нче гасырның киләчәге" 30.01.2023

2 нче Б сыйныф укучысы Шайдуллин Самат (сыйныф җитәкчесе Хусаинова А. М.) 22 нче гимназиядә үткәрелгән "Без-XXI нче гасырның киләчәге" дип исемләнгән VII Региональ конференциясендә катнашты һәм 3 урынга ия булды. Молодец, Самат. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
“Шагыйрь һәм музыка” 29.01.2023

27 гыйнвар көнне шәһәребезнең музыка көллиятендә “Шагыйрь һәм музыка” дип исемләнгән Халыкара музыкаль әдәби фестиваль узды. Әлеге фестивальдә безнең гимназия укучылары Гиззатуллина Азалия һәм Сәләхиев Ралиф катнашты. Молодцы.
-
Физик тәрбия буенча республика олимпиадасы 28.01.2023

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә Физик тәрбия буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең гимназия укучылары:Әхмәдиев А., Булатов А., Габдуллин С., Гасимова Д., Камалиева А., Мифтахова Д. (җитәкчеләре: Булатов И. Ф., Махъянова Г. Г.) югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Молодцы. Котлыйбыз. Алга таба җиңүләр телибез!
-
"Казан ачык талантлар университеты 2.0" 27.01.2023

2023 елның 20 нче гыйнварыннан 27 нче гыйнварга кадәр КФУ һәм "Казан ачык талантлар университеты 2.0" берлегендә оештырылган профильле педагогик смена уза. Безнең гимназиябезнең 11 нче А сыйныф укучылары Габдуллина Айгөл һәм Вахитова Эльвира әлеге сменада катнашалар. Кызларга уңышлар телибез.
-
“Татар кызы” ,“ Татар малае” 26.01.2023

Бүген 1-4 сыйныф укучылары арасында шәһәркүләм “Татар кызы”, “ Татар малае” бәйгесенең сайлау туры узды. Гимназиядән “Татар малае» нда 4 Г сыйныфы укучысы Хөсәенов Рамазан (сыйныф житәкчесе Насибуллина Р. А. ), “Татар кызы” 4 Д сыйныфыннан Төхвәтуллина Альмира (сыйныф житәкчесе Гарифуллина, Л. В. ) катнаштылар. Балаларның чыгышлары бик матур,эчтәлекле, искитмәле сокланырлык иде. Укучыларны бәйгегә әзерләүдә зур хезмәтләрен куючы Раушания Әдһәмовна, Лилия Василовна һәм укучыларның әти-әниләренә, баларның үзләренә зур хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларга уңышлар телибез.











