Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Әкият белән бергә коррупциягә каршы" 09.06.2022

8 июнь чараларга бик бай булды.1,2 отряд балалары белән Апуш исемендәге китапханә хезмәткәрләре "Әкият белән бергә коррупциягә каршы" дигән тәрбияви чара үткәрделәр. 3 отряд тәрбиячеләре "Рәсәй-минем Ватаным" темасына мастер-класс оештырдылар. Балалар үз куллары белән ясалган әшләнмәләрдән бик канәгать калдылар. Шундый файдалы чаралар уздырган тәрбиячеләргә зур рәхмәт!
-
Кинотеатрда 08.06.2022

Менә лагерь тормышының икенче атнасы башланып китте. Алдан планлаштырганча, без кинотеатрга юл тоттык. Мавыктыргыч фильм карап чыккач, юлда туктап уйнап та алдык.
-
Сабантуй бәйрәме 07.06.2022

7 июнь сабантуй бәйрәме белән истә калды. Яр Чаллы артистлары белән берлектә үткәрелгән бу чара ярышларга бик бай булды: чүлмәк вату дисеңме, көянтәле чиләкләр белән ярышу, аркан тартышу, бил алышу...Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, тәмле күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
-
Экскурсия үзәк мәчеттә 06.06.2022

Лагерьның беренче атнасын үзәк мәчеткә экскурсия белән төгәлләдек. Ишек алдында ук безне ачык йөз белән каршы алдылар. Бай эчтәлекле әңгәмә үткәрделәр, әдәпле булырга өйрәттеләр.
-
"Күңелле стартлар" 04.06.2022

3 июнь дә чараларга бик бай булды. Шуларның берсе - "Күңелле стартлар". Мәктәп яны мәйданчыгында малайлар һәм кызлар җитезлектә көч сынаштылар. Бәйге дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
"Мастер-класс" 03.06.2022

2 июнь көнне без "Гаилә" паркына юл тоттык. Анда рәхәтләнеп ял иттек һәм сәнгать мәктәбе белән берлектә мастер-класс оештырдык. Үз кулларыбыз белән ясалган очыргычлардан бер кочак ләззәт алып лагерьга кайттык.
-
"Бәхетле балачак бәйрәме" 02.06.2022

1 июнь көнне мәктәп яны лагеры үзенең ишекләрен ачты. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Бәхетле балачак бәйрәме" дип аталган чара үткәрелде. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән үрелеп барды, барыбызда да җылы тәэсирләр генә калдырды.
-
Әтиләр Ассоциациясенең XII муниципаль спартакиадасы 01.06.2022

1 нче июнь көнне Әтиләр Ассоциациясенең XII муниципаль спартакиадасы үтте һәм безнең гимназия әтиләре 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Молодцы. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 27.05.2022

26 май көнне "Нефтехимик" паркында Химиклар көненә багышланган бәйрәмдә безнең гимназиянең сәләтле балаларын һәм педагогларын хөрмәтләделәр. Безнең гимназистларны һәм кадерле укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
-
"Соңгы кыңгырау" 25.05.2022

25 нче май көнне 62 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады,. Безнең гимназиядә кунакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Муллин Р. Х булды.Ул балаларга имтиханнарда уңышлар теләде.











