Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
10.02.2022

8 нче февраль көнне безнең гимназия психологы Нагуманова Лилия Фалиховна Казан шәһәренең махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгендә урнашкан "СОлНЦЕ" урта гомуми белем бирү мәктәбендә - «Атаклы сәләтләр күрсәткән балалар өчен, муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесен үстерү концепциясе үзенчәлекләре» темасы буенча үткәрелгән семинарда катнаштылар. Павел Анатольевич Шмаковның чыгышын тыңладылар.
-
"Жемчужина Татарстана" 09.02.2022

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә " Жемчужина Татарстана" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. 8 Г сыйныф укучысы Салахиев Ралиф (җитәкчесе Хафизова Г. Р.) 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Молодец. Котлыйбыз.
-
Котлыйбыз! 08.02.2022

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Шарифуллин Альмир 8г, Абдуллина Алсу 8б, Махьянова Алсу 8г,(җитәкчеләре Курбанов Д. Н.), Булатов Амин 6 б (җитәкчесе Булатов И. Ф.), Шигапов Шамиль 3 г (җитәкчесе Насибуллина Р. А) призёр булдылар. Молодцы. Уңышлар. Яңадан-яңа җиңүләр насыйп булсын.
-
Парламент дәресе 08.02.2022

8 нче февраль көнне безнең гимназиядә Парламент дәресе кысаларында, Татарстан Республикасы алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Сибгатуллин Ренат Раихатович белән очрашу булды. Укучылар игътибар белән Ринат Раихатовичны тыңладылар, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Бик зур рәхмәт.
-
"Профсоюзный репортер 2021" 07.02.2022

"Спорт. Здоровье. Долголетие" дигән тематик еллыкка багышланган, "Профсоюзный репортер 2021" конкурсында, "Персона" номинациясендә безнең гимназиянең профсоюз әгъзасы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шаймарданова Ф. Ш. катнашты Бик зур рәхмәт Фәридә Шамилевна, Сезгә яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Татар әдәбияты буенча олимпиада 06.02.2022

11 А сыйныф укучысы Хасаншина Айсылу (җитәкчесе Гаязова А. Н.) Республикакүләм татар әдәбияты буенча олимпиадада призер булды. Чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Татар теленнән республикакүләм олимпиада 05.02.2022

29- 31нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән республикакүләм олимпиада үткәрелде. 8 нче Г сыйныфы укучысы Шафиков Кәрим һәм 6 нчы Г сыйныфы укучысы Вакилова Диләрә призер булдылар. (Җитәкчеләре Зарипова Ә. Г.) Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Очрашу кичәсе. 04.02.2022

Төрле елларда гимназиябезне тәмамлаган укучыларыбыз яраткан укытучылары белән очрашты.
Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр.
Кем кайда ниндидер сүз язган,
Кемнеңдер кайдадыр эз калган...
Барысын күзлиләр, эзлиләр, Сагыну хисләрен сиздерми
Бары тик елмаеп йөриләр. -
"Хәтер маршы-2022" 03.02.2022

Гимназия укучылары каршында, Яр Чаллы шәһәренең "Кадет" эзләү отряды агитбригадасы вәкилләре "Хәтер маршы-2022" республика акциясе кысаларында чыгыш ясадылар, ул 257 нче укчылар дивизиясенең, чаңгы батальонының 80 нче бүлеге батырлыгына 80 ел тулу уңаеннан уздырылды.
-
"Без - Россия гражданнары" 02.02.2022

7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Рузиләне "Без - Россия гражданнары" VIII республика иҗат конкурсында җиңүләре өчен җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләделәр. Рузиләнең эше "Мин булачак сайлаучы" номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Дипломны Рузиләгә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.Кондратьев тапшырды. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү, Казанда, Сукырлар һәм начар ишетүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә узды. Конкурста катнашу һәм бүләкләүгә бару ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының Түбән Кама районы ТИК рәисе Гильманов Фәрид Шәйгалиевич ярдәме белән мөмкин булды. Рузиләне лаеклы җиңүе белән котлыйбыз.











