Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | Svc.Nk@tatar.ru; vchelni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 61 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Туган телләр айлыгы кысаларында мәктәптә "Татар халык җырлары" исемле концерт куелды. 10.02.2023

Бүген Туган телләр айлыгы кысаларында мәктәптә "Татар халык җырлары" исемле концерт куелды. Аның максаты - укучыларга татар халык җырларының матурлыгын, байлыгын, моңлылыгын күрсәтү, таныштыру һәм аларны өйрәнеп башкару.
Татар халык җырлары–халык иҗатының иң таралган, бай өлеше. Җыр-җаныбызны сафландыручы, өметләрне ныгытучы, рухи көчебезне баета торган илаһи бер көч. Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен,”менә мин җыр иҗат иттем әле “дип уйламагандыр да әле. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек, табигый итеп, үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер.
Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган кадерле мирас.
Гасырлар белән безне тоташтырган милли моң хәзинәбезне үзебез белем һәм тәрбия биргән балалар башкаруында ишетү зур бәхет. -
"Өйдән хат" акциясе/ Акция "Письмо из дома" 08.02.2023

ДОО "Дуслык" һәм мәктәпнең Фәйзуллин Шәйхулла исемендәге яшьармиячеләр отряды бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче, 6 сыйныф укучысы Гарифуллин Илсурның абыйсы -Аскаров Илнур Илдар улына хат яздылар. Солдат Иркутск шәһәрендә хезмәт итә. Укучыларыбыз язган хат аңа Ватан сакчылары көненә бәйрәм хаты буларак барып ирешер дип уйлыйбыз.
-
Хоккей - кыюлар уены! 08.02.2023

"Куркак хоккей уйнамый", дип җырлыймы әле атаклы Эдуард Хиль? Нәкъ шулай! Оста спортчылар гөрләтеп хоккей сезонын алып барган вакытта, Югары Чаллы урта мәктәбе укучылары да алардан калышмый. Бүген алар мәктәп яны шугалагында Югары Чаллы интернат-мәктәп укучылары белән иптәшләрчә хоккей матчы уздырдылар. Ерак юлны якын итеп килгән интернат-мәктәп хоккей командасы уен башында бер дә бирешергә уйламады. Әмма һәр көнне диярлек кәшәкә сугарга йөрүче хоккей сөюче укучыларыбыз бик тиз уенның җебен үз кулларына алдылар. Бер-бер артлы көндәш капкасына алканы кертә башлагач, турнирның җиңүчесе нәкъ безнең укучылар булачагы шик-шөбһә тудырмый иде инде. Уен 12:0 исәбе белән урта мәктәп укучылары файдасына төгәлләнде. Ике командага да Кызыл Чапчак авылы җирлеге башлыгы Ильдарханов Б. В. матур уен күрсәтүләре белән котлап чәй табынына тортлар бүләк итте. Кыскасы, афәрин, укучылар, булдырдыгыз!
P.S. Уен беткәч барлык уенчыларны мәктәп ашханәсендә мич коймагы, кайнар чәй һәм тәм-томнар көтә иде.
-
Туган телләр айлыгы кысаларында укучылар игътибарына Ф.Яруллинның 85 еллык юбилеена багышланган газета чыгарылды 07.02.2023

-
"Югары Чаллы урта мәктәбе" нең Фәйзуллин Ш.Ф. гвардия өлкән лейтенанты исемендәге отряд яшьармиячеләре җыр һәм строй смотр конкурсына әзерләнәләр. 07.02.2023

Юнармейцы МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ отряда имени гвардии старшего лейтенанта Файзуллина Ш. Ф. готовятся к смотру конкурса песни и строя.
-
Гвардия өлкән лейтенанты Фәйзуллин Ш.Ф. исемендәге отряд юнармиячеләре биатлон ярышына әзерләнәләр. 06.02.2023

Юнармейцы отряда имени гвардии старшего лейтенанта Файзуллина Ш. Ф. готовятся к соревнованиям по биатлону.
-
1 сыйныфта Емельянова Н.М. финанс грамоталылыгы буенча дәрес үткәрде 06.02.2023

-
Туган телләр айлыгы уңаеннан татар теленнән проект эше 04.02.2023

"Фразеологизмнар нәрсә турында сөйли?" Нәкъ менә шуны ачыклар өчен 5 нче сыйныф укучылары татар теле дәресендә Шәймәрдәнова М.Г. ярдәмендә проект эше башкардылар.
-
Менә алар - безнең 2023-2024 нче уку елында булачак беренче сыйныф укучыларыбыз. 04.02.2023

Бүген алар өчен Шәйдуллина Гүзәлия Нәкыйф кызы беренче әзерлек шөгылен үткәрде. Балалар һәм әти-әниләр өчен мәктәп буенча танышу экскурсиясе дә оештырылды.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе-2023 04.02.2023

Бүген мәктәбебез үзенең кадерле кунакларын - төрле елларда мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә студент исемен йөртүче укучыларын кабул итте.
Салават күпере төсләре төрле булган кебек, студентлар да бик төрле һәм үзенчәлекле. Араларында бик җитдиен дә, артык шаянын да, кирәк вакытта шук, яисә җаваплыларын да очратырга мөмкин.
Нинди генә булсагыз да, студентларыбыз, тормышта үз урыныгызны, үз шөгылегезне һәм бәхетегезне табыгыз дигән теләктә калабыз.










