Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | Svc.Nk@tatar.ru; vchelni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 61 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Алмаш" театр клубына йөрүче укучыларыбыз (җитәкчесе Зиннәтуллина Р. З.)"Теремкәй" курчак театры белән "Алтынчәч" балалар бакчасына бардылар. 20.01.2023

Бүген Югары Чаллы авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Алмаш" театр клубына йөрүче укучыларыбыз (җитәкчесе Зиннәтуллина Р. З.)"Теремкәй" курчак театры белән "Алтынчәч" балалар бакчасына бардылар. Чыгышлары беткәч алар нәниләр өчен кызыклы, хәрәкәтле уеннар оештырды.
-
Яңа ел бәйрәме гөрләп узды 26.12.2022

Бүген 1-11 сыйныф укучылары өчен мәктәпнең актлар залында Чыршы бәйрәме уздырылды. Балаларга онытылмаслык чараны "Сөенеч" курчак театры артистлары оештырды. Кыш бабай һәм Кар кызы белән укучылар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уйнадылар. "Сөенеч" курчак театры коллективына сүз тыңлап, вакыт табып безгә килгәннәре өчен мәктәп администрациясе һәм коллективы үзенең рәхмәтен белдерә!
-
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең XXI Спартакиадасы зачетына өстәл теннисы буенча ярышы узды 24.12.2022

Бүген Кама Аланының 2 нче номерлы мәктәбендә Түбән Кама муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең XXI Спартакиадасы зачетына өстәл теннисы буенча ярышы узды.
Безнең мәктәп данын яклап башлангыч сыйныф укытучысы Габдрахманова Мөсәллимә Габделхәй кызы һәм физкультура укытучысы Миннегалиев Фазыл Минразый улы барды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча мәктәп командасы IV урынны алды, ә шәхси беренчелектә Миннегалиев Ф.М. II урынны яулады! Афәрин! Котлыйбыз! -
Укучыларда патриотик һәм хезмәт тәрбиясе бирү өстендә эш тукталмый 23.12.2022

В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала.
Мәктәп балаларны хезмәткә тартканда аларда иптәшлек һәм ярдәмләшү хисе тәрбияләнсен, характерлары, ихтыяр көчләре, мускуллары ныгысын, бергәләшеп файдалы эш эшләүләре белән горурлану хисе тусын дип тә кайгырта.
Шушыларны истә тотып һәм патриотик хисләрне укучыларда арттыру максатыннан бүген технология укытучысы Миннегалиев Ф.М. 5-6 сыйныф укучылары ярдәмендә авыл һәйкәлен яңа яуган кардан чистарттылар.
-
Всероссийский форум «Новые вызовы – подготовка кадров для цифровой экономики» 13.12.2022

Сегодня в рамках Года цифровизации в Республике Татарстан в Казани проходит Всероссийский форум «Новые вызовы – подготовка кадров для цифровой экономики», в работе которого участвуют директора школ - Центров образования «Точка роста» 2019-2022 годов.
Форум организован Министерством цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи РТ и Министерством образования и науки РТ.
В рамках Форума работают 3 секции:
1. IT-трансформация системы образования под запросы цифровой экономике РФ.
2. Цифровая трансформация через воспитание.
3. "Точки роста"- как агрегатор ранней профориентации.В Форуме участвует директор нашей школы Ахтямов Ф.Г.
-
Әлмәт шәһәрендә 2019-2022 елларда уку йортларында «Үсеш ноктасы» булдырылган мәктәп директорларының форумы 06.12.2022

2022 елның 6 декабрендә Әлмәт шәһәрендә 2019-2022 елларда уку йортларында «Үсеш ноктасы» булдырылган мәктәп директорларының форумында Ахтямов Ф.Г. катнашты.
6 декабря 2022 года в Альметьевске проводился форум директоров общеобразовательных организаций, на базе которых созданы центры образования «Точка роста» в 2019-2022 годах.
-
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф ветераннар советы бездә кунакта 02.12.2022

2нче декабрь көнне Түбән Кама муниципаль районы мәгариф ветераннар советы Югары Чаллы гомуми урта белем бирү мәктәбендә кунакта булдылар.
Ишек төбеннән үк аларны гвардия өлкән лейтенанты Фәйзуллин Шәйхулла исемен йөртүче юнармия отряды каршы алды.
Хөрмәтле кунаклар өчен мәктәп директоры Фәнис Габделхәй улы яңартылган бина буенча экскурсия оештырды.
Аннан мәгариф ветераннар советы үзләренең чираттагы җыелышларын үткәрер өчен мәктәпнең актлар залына уздылар. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миннегалиев Ф.М. беренче булып сүз алды. Ул уку йортында патриотик тәрбия бирү торышы турында сөйләде. Аннан соң мәктәпнең ветераннар советы председателе Емельянова Н.М. үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгыш ясады.
Районның мәгариф ветераннар советы җитәкчесе Галиәхмәтов Р.Г. мәктәп директоры Ахтямов Ф.Г. га рәхмәт хаты, Емельянова Н.М.га мактау кәгазе тапшырды.
Җыелыштан соң кунаклар ашханәдә чәй табынына рәхим иттеләр. -
Казанда "Мәктәп экопатруле" Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды 01.12.2022

30 нчы ноябрь көнне, башкалабыз Казанда "Мәктәп экопатруле" Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Безнең мәктәп "Иң актив мәктәп" номинациясендә 1 нче урынга ия булды. Шулай ук "Иң актив класс" номинациясендә 9-11 нче сыйныфлар арасында җиңү яуланды.Мәктәбебезнең 3 укучысы - бертуган Сафиуллина Алсу (3 кл.), Энҗе, Алия - "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүгә ирештеләр.
Түбән Кама шәһәре республикада "Иң яхшы муниципаль район"номинациясендә җиңүче дип табылды.
Молодцы! Котлыйбыз! -
Акция "Сдай батарейку-спаси нашу Землю"/ "Батарейка тапшыр - Җиребезне коткар" акциясе 26.11.2022

Тема экологической ситуации очень актуальна, поскольку современный человек производит такое количество отходов, что проблема их утилизации становится с каждым днём всё более масштабной. Многие из нас даже не задумываются, что состояние окружающей среды напрямую связано с нашим поведением в быту. Нередко можно наблюдать картину, когда обычные использованные батарейки беспорядочно разбросаны по дому, а потом выбрасываются вместе с бытовым мусором. Никому и в голову не придёт, что маленькая блестящая батарейка - это источник колоссальной опасности как для человека, так и окружающей среды в целом.
Оказывается, согласно исследованиям ученых, одна батарейка загрязняет содержащимися в ней тяжелыми металлами 20 квадратных метров почвы. В лесной зоне это территория обитания одного ежика. Проблема заключается в том, что люди попросту не знают об этой опасности. И не знают, как правильно поступать уже с использованными батарейками.
Наша школа не смогла остаться равнодушным к спасению живых существ, была проведана экологическая акция «Сдай батарейку – спаси нашу Землю».Экологик вәзгыять темасы бик актуаль, чөнки заманча кеше шулкадәр күп калдыклар чыгара ки, аларны утильләштерү проблемасы көннән-көн арта бара. Безнең күбебез хәтта әйләнә-тирә мохитнең торышы безнең көнкүреш тәртибебез белән турыдан-туры бәйле дип уйламыйбыз. Кулланылган батарейкалар көнкүреш чүп-чары белән бергә ташлана. Кечкенә ялтыравыклы батарея кеше өчен дә, гомумән әйләнә - тирә мохит өчен дә зур куркыныч чыганагы дип беркем дә уйламас. Галимнәр тикшеренүләре буенча, бер батарейка 20 квадрат метр туфракны үзенең авыр металллары белән пычрата. Урман зонасында бу бер керпе өчен яшәү урыны.
Безнең мәктәп тереклекне коткаруга битараф кала алмады. «Батарейканы тапшыр – Җиребезне коткар»дигән экологик акция үткәрү нәтиҗәсендә җыелган 5 кг батарейканы шәһәребезнең балалар экологик үзәгенә илтеп тапшырды. -
"Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе 25.11.2022

2022 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районың Югары Чаллы урта мәктәбендә "Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Акциянең максаты - татар әдәби телен белүгә кызыксынуны арттыру.
Диктант өчен З. Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” исемле әсәреннән өзек бирелгән иде. Акциядә 30 укучы, мәктәп укытучысы һәм авыл халкы катнашты. Диктант акциясе зур кызыксыну һәм яхшы кәеф белән узды.
Акциядә катнашкан һәркем сертификат алачак. Диктант нәтиҗәләре рәсми сайтта урнаштырылачак. http://diktant.tatar/










