Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 4231, Республика Татарстан, Новошешминский район, Тубылгы Тау, ул. Молодежная, д. 100 |
| Телефон: | +7(843)-483-82-93 |
| E-Mail: | sch9402006@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тубылгытауская ООШ" |
| Руководитель: | Хусаинова Нафиса Рафиковна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 37 учеников, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тубылгытауская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Өлкәннәр ункөнлеге!
05.10.2019
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан мәктәп укучылары укытучылар белән үзләренә беркетелгән өлкәннәргә ярдәмләшергә барды. Аларның хәлләрен сорап эшләрендә ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук, педагог ветераннарны да профессиональ бәйрәмнәре белән котлап кайттылар.
-
Мәктәптә "Укытучылар көне!"
04.10.2019
УКЫТУЧЫ! Бәйрәм көнең бүген!
Чын куңелдән изге теләгем!
Авыр хезмәтеңә баш иярлек,
Ничек түзә икән йөрәгең?
Сабырлыгың кая яшеренгән?
Ул мәктәптә синең "күргәнең"...
Сокландыра бар эшеңне ташлап,
Алны-ялны белми йөргәнең...
Иртән күтәренеп эшкә барган
Беркемне дә әле белмим мин!
Күз алдыма килә, йокламыйча
Ничек үткәнен дә төнеңнең!
Кеше баласын да якын итеп,
Алар өчен утлар йотасың... -
Тынычлык күгәрчене 21.09.2019

"Тынычлык күгәрчене" исемле акция үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашып вафат булган ветераннарның исемнәрен язып шарга элделәр һәм шарлар күккә очырылды. Әлеге гамәл сугыш булмасын,кан коелмасын, ятимнәр һәм толлар булмаса иде дигән нияттә эшләнелде.
-
Кросс наций-2019! 21.09.2019

-
Экологик диктант 18.09.2019

Мәктәптә бөтен Рәсәй буенча уздырыла торган "Экологик диктант" язылды. Монда укучылар экология өлкәсендә булган белемнәрен сынап карады. Нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
-
Ата-аналар җыелышы. 11.09.2019

11 нче сентябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. Монда укучылар, уку-укыту мәсьәләләре күтәрелеп чыкты.
-
Беренче сентябрь-Белем көне! 02.09.2019

Белем көне уңаеннан тантаналы линейкага укучылар, ата-аналар һәм укытучылар җыелды. Бәйрәм уңаеннан килгән кунаклар укучыларга котлау сүзләре, бүләкләрен җиткерде. Беренче сыйныфка быел ике ир бала килде, ә тугызынчыда 2 егет укыячак. Яңа уку елы котлы булсын!
-
Лагерьда Рәсәй көне! 12.06.2019

Бу көнне балалар зурлап билгеләп үттеләр. Төрле викторина-уеннар, рәсем ясау конкурслары үткәрү туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим адым булып торды. Балалар үзләрен Туган җиребезнең лаеклы гражданнары булуларын тагын бер кат исбат иттеләр.
-
Лагерь тормышы дәвам итә. 02.06.2019

Көн төрле уеннар, викториналарга бик бай булды. Шулай ук инструктажлар үткәрелде. ЮИД хәрәкәте дә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты, соңыннан әлеге темага карата балалар белән уен уйнадылар.
-
Мәктәп яны "Кыңгырау" балалар ял итү лагере ачылды! 01.06.2019

Лагерьның беренче көне танышу, дуслашу белән үтте. Балаларны яклау көненә багышланган чараларда да катнашылды.







