Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Готов к труду и обороне" 06.09.2014

Бүген мәктәптә районыбызның танылган футбол һәм хоккей тренеры Каюмов Б. А. белән очрашу булды. Очрашуда кунагыбыз укучыларга мастер-класс күрсәтте, балаларның сорауларына җавап бирде. Бу очрашудан укучылар бик канәгать булып калдылар.
-
"Экстремизмга - Юк" айлыгы 03.09.2014

Мәктәбебездә 3 нче сентябрьдән “Экстремизмга – Юк” айлыгы башланды. Әлеге айлык Татарстанда милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта террор күренешләре, экстремизм идеологиясе белән килешмәү фикере тудыру максатында уздырыла. Мәктәп укучылары арасында “Террорчылык һәм экстремизм – җәмгыятькә куркыныч тудыра” дигән иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе, яшьләр белән очрашулар, башка профилактика чаралары үткәрү күздә тотыла. Айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
-
Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100-ел 01.09.2014

Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100- ел булу уңаеннан, бүген мәктәп күләмендә тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
Беренче дөнья сугышы — кешелек тарихында иң эре кораллы низагларның берсе. Аурупада ике сугыш арасы чорында Бөек сугыш буларак, Русия империясендә Герман сугышы, СССРчорында Империалистик сугыш кебек рәсми булмаган исемнәре белән билгеле булды.
-
Белем бәйрәме котлы булсын! 01.09.2014

Бүген мәктәбебездә “Белем бәйрәме” үткәрелде .Бәйрәмгә районыбызның хөрмәтле җитәкчесе Вәлиев Илһам Госман улы, Татарстан Республикасы федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Нуриахметов Рөстәм Хөсәен улы, район мәгариф җитәкәкчесе Садиков Илсур Мансур улы, ООО “Строитель 5” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең җитәкчесе Загидуллин Фәрхулла Әгъзам улы, “Кулон-Агро” оешмасы вәкиле Гыйлманов Юныс Мөбәрәкҗан улы, Биектау авылы җирлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Рифкат Миннәхмәт улы һәм өлкән ветеран укытучыларыбыз чакырылган иде. Алар нәни дусларыбызга һәм мәктәбебезгә үзләре алып килгән бүләкләрен тапшырдылар, укучыларны һәм мәктәп коллективын яңа уку елы башлану уңаеннан кайнар котладылар. Мәктәбебезнең бу уку елында куанычы бар - биредә 12 бала 1нче сыйныфка укырга керде. Без аларга исәнлек-саулык һәм уңышлар телибез.
-
ЯРМАРКА 21.08.2014

Район буенча үткәрелгән Ярминкәдә 1 урын алдык.
-
Ярминкәгә әзерлек 19.08.2014

-
Бакча эшләре 13.08.2014

Мәктәп бакчасында эшләр гөрли.
-
Ремонт 01.08.2014

Мәктәбебездә ремонт эшләре гөрли.
-
Котлыйбыз!!! 28.07.2014

Барыгызны да изге Ураза Гаете бәйрәме белән котлыйбыз.Рамазан бәйрәме мөбәрәк булсын!!! Тоткан уразаларыбыз, теләгән теләкләребез, догаларыбыз кабул булсын!
-
Хәрби-Диңгез Флоты көне ! 27.07.2014

Бүген хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең озак еллар гомерен флотка биргән, флотта эшләгән, хәрби-диңгез Флотын яраткан, аның традицияләрен хөрмәт иткән кешеләрнең төп бәйрәме. Бу – чын ир-атлар, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме. Биектау урта мәктәбе укытучылар коллективы , чиксез диңгез киңлекләрендә яки океан тирәнлегендә хезмәт иткән, Ватаныбызның тынычлыгын саклап хәрби бурычын үтәгән мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Әхмәтҗанов Равил Габдуллаҗан улын Хәрби-Диңгез Флоты көне белән тәбриклибез. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, рухи байлык телибез! Күк йөзе аяз, өегездә бәхет булсын һәм киләчәккә өметегез сүнмәсен иде.









