Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Татарстанда Яшьләрнең III Халыкара белем бирү «Сәләт» форумы узды 19.07.2014

2014 елның 15-20 июль көннәрендә Татарстанның Алексеевск районы Биләр шәһәрчегендә Яшьләрнең III Халыкара белем бирү «Сәләт» форумы узды.
Форум интеллектуаль, иҗади һәм рухи потенциалны күрсәтү мөмкинчелеген бирде. Форум толерантлык, мәдәниятләр арасындагы мөнәсәбәт, хакимият һәм яшьләр диалогы, буыннар диалогы өчен ачык мәйдан.
Икенче ел рәттән Форум палаткалы лагерь территориясендә 5000 кешене җыйды. Форум неформаль белем алу, ресурслы аралашу, халыкара диалог мәйданы булды. Чарада 12дән 17 яшькә кадәр интеллектуаль олимпиадаларда, иҗат бәйгеләрендә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук республика һәм бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары катнашты.
Катнашучыларга кызыклы программа әзерләнгән: мастер-класслар, тренинглар, кинолаборатория, «Уңыш тарихы» проекты кысаларында танылган фән, мәдәният, спорт, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар үткәрелде.
Традицион рәвештә Форумның хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Аның булышлыгы белән 2012 елда Форум халыкара белем бирү форумы статусына ия булды.
Форум программасында белем бирүче сессияләр белән беррәттән интеллектуаль, спорт һәм иҗади чаралар да үткәрелде: интеллектуаль-спорт марафоны, хөрмәтле кунак Максим Поташев («Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының магистры) катнашындагы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча чемпионат, «Сәләт»нең 20 еллыгына багышланган иҗади концерт, Арбузов музеена һәм тарихи археологик музейга экскурсияләр оештырылды.
Бу елны Форумның үзенчәлекләре «Сәләт» оешмасының 20 еллыгын билгеләү белән бәйле. Форум кысаларында кызыклы проектлар әзерләнелде. «Җисем» кинофестивале кысаларында катнашучылар 7 көн дәвамында автор фильмнары төшерелде. Шулай ук, Форумда ООН халыкара яшьләр моделе узды, анда дөньяның 30 иленнән 100дән артык кеше катнашты.
Бу форумда районнан 36 актив укучы катнашты. Шулар арасыннан җиде укучы безнең Биектау урта мәктәбе укучылары. Алар бу форумда катнашканнан соң безгә, анда күргән хис кичерешләрен әйтеп һәм мактап бетерә алмадылар. Укучыларның барысына форум бик охшаган. Алга таба да мондый форумнарда актив катнашачакларын җиткерделәр. Без Биектау урта мәктәбе исеменнән форумны оештыручыларга, безнең укучыларыбызны алып барып һәм алып кайткан җитәкчеләргә, хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез
-
Кырлай музеенда кунакта 26.06.2014

Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай җире,
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
Бүген безне чираттагы сәяхәт көтә иде. Габдулла Тукайны искә алу максаты белән Яңа Кырлай авылына юл тоттык. Без яңадан Габдулла Тукай турында булган белемнәребезне ныгыттык, кинофильм карадык, истәлек өчен фотоларга төштек, күл буйлап көймәләрдә сәяхәт кылдык һәм кечкенә Апушның тормышына өлеш керткән Сәгъди абыйның йортында да булырга өлгердек.
-
11 нче сыйныфка аттестат тапшыру 23.06.2014

20 нче июнь көнне 11 нче сыйныф укучыларына тулы мәктәпне тәмамалау турында аттестат тапшырылды. Шулай ук Садикова Гүзәл Нурулла кызы, Хайриева Зөһрә Таһир кызы җәмгыять белеме һәм татар теле фәннәрен, ә Гимадиева Гүзәл Равил кызы җәмгыять белемен бик яхшы үзләштергәннәре өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
9 нчы сыйныфка аттестат тапшыру 20.06.2014

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Ахметзянов Даниф Равил улына, Хайриева Айсылу Таһир кызына, Хуснутдинова Алсинә Рафис кызына төп белем бирү программасын уңышлы тәмамлаганнары һәм төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырганнары өчен кызыл аттестат, ә калган укучыларга зәңгәр аттестат тапшырылды.
-
Җәйге лагерьның ундүртенче көне 15.06.2014

Менә инде лагерьның 13 нче көне дә артта калды. Бу көн хәтирәләргә гаять бай булып, балаларда бары уңай тәэсирләр генә калдырды. Иртәнге аштан соң отрядлар “Иҗат итү”көнен билгеләп үтүдә көч сынаштылар. Балаларга багышланган җырларның караокесына кушылып, җырлар башкардылар, ел буена өйрәнгән җырларны дусларына, иптәшләренә җырлап күрсәттеләр. Ә төшке аштан соң “Йолдызлар яңгыры” дип аталган конкурс үткәрелде. Бу конкурста балалар бик теләп катнаштылар, бигрәк тә актив укучыларыбыз Хабибуллина Эльмира, Хабибуллина Зәринә, Закирова Инзилә, Шайдуллина Зифа, Нуриева Инзилә, Имамиева Рәмзиләләргә тиңнәр табылмады. Отрядлар арасында барган бу ярышта ике команда да тигез очколар җыйды. Молодцы укучылар!
-
Җәйге лагерьның унөченче көне 14.06.2014

Көн сан мәктәп балаларның шат авазыннан яңгырап тора. Бүген дә, көн яңгырлы булуга карамастан,барысы да шатланып килделәр. Иртәнге линейкада көннек план белән таныштырылды, аннары гимнастика ясадылар. Бүгенге көн "Шашка һәм шахмат"турнирына багышланды. Укучылар отрядлар арасында шашка уены буенча ярыштылар. Бигрәк тә өлкәнрәк сыйныф укучылары актив булдылар. Шулай да түбән сыйныф укучылары да абый-апаларыннан калышмадылар.
-
Лагерьда сәламәтлек көне 13.06.2014

Балаларга шәхси гигиена күнекмәләрен бирү,сәламәтлек өчен кирәкле булган факторлар белән танышуны дәвам итү, теш,эчәк авырулары һәм аларны булдырмау турында мәгълумат бирү максатыннан бүген,13 июнь көнне, лагерьда сәламәтлек көне үткәрелде. Һәрвакыт сәламәтлек турында кайгыртып тору өчен кайчак ихтыяр көче җитеп бетми.Кайчагында "Менә бүген ял итәм дә,иртәгедән спорт белән шөгылләнә башлыйм"-дип үз-үзебезгә сүз бирәбез.
"Сәламәтлек - зур байлык" дип исемләнгэн уен - викторинада балалар күп сорауларга җавап таптылар. Алар сәламәтлек турында табышмакларга дөрес җаваплар әйтеп кроссворд чиштеләр. Кроссвордта кичәнең исеме язылган иде. Балаларның "Сәламәтлекне саклау өчен нишләргэ кирәк?" дигән сорауга җаваплары тыңланды.Төрле хәлләр килеп чыкканда бер-береңә ярдәм итәргә өйрәнделәр. Балалар сәламэтлек турында мәкальлэр бәйгесендә дэ актив катнаштылар.Төшке аштан соң спорт уеннары уйнадык.
-
Җәйге лагерьның унберенче көне 12.06.2014

Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйбыз! 12 июнь – илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән аерылгысыз.
Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм килә-чәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Россия үзенең регионнары белән көчле. Татарстан – илнең динамик төстә үсүче субъектларының берсе. Без сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше, инвестицияләр җәлеп итү, торак төзелеше күрсәткечләре буенча алдынгы позицияләрне тотрыклы саклап киләбез. Безнең уртак уңышларның нигезе булып икътисадны ныгытуга юнәлтелгән стратегияне дөрес сайлау тора.
Кадерле дуслар! Россиянең һәр гражданины үз иле, халкының киләчәге якты булуын тели. Көчле, имин ил буларак, без үз Ватаныбыз белән горурланабыз. Булганны югалтмау, тагын да югарырак максатларга ирешү өчен безгә кадәр тупланган бай тәҗрибә, рухи кыйммәтләр, туган илгә, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, кечкенәләрне кайгырту кебек сыйфатларны яшь буынга түкми-чәчми таныту зарур. Балыкбистәлеләр теләктәшлек һәм толерантлык, ватанпәрвәрлек һәм гражданлыкның күпгасырлык традицияләренә тугры калып, үз муниципаль районыбыз, республикабыз һәм илебез өчен рухи ныклык һәм горурлык хисләре белән берләшеп, аларның үсеше өчен барысын да эшләр. Безнең хезмәт сөючән күпмилләтле халкыбыз якты, матур киләчәккә лаек. Без бергәләп куелган максатларга ирешербез, сынауларны җиңәрбез.
Без дә укучыларыбыз белән бу бәйрәмне билгеләп үттек. Авыл китапханәсенә барып китаплар күргәзмәсендә катнаштык, викторина, рәсем конкурслары үткәрдек, күңелле стартлар һәм шашка-шахмат ярышлары оештырдык.
Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Йортларыбыз – имин, илләр тыныч булсын.
-
Җәйге лагерьның унынчы көне 11.06.2014

Ул 26 июнь – Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырыла. Төрле службаларның уртак көче белән үткәрелүче әлеге айлыкка прокуратура җитәкчелек итә. "Наркотикларсыз тормыш" мәгълүмати-профилактика айлыгы республикада инде икенче тапкыр уздырыла. Районыбызда әлеге акцияне үткәрү буенча махсус план эшләнде, социаль хезмәтләргә һәм хокук саклау органнарына конкрет бурычлар билгеләнде. Айлык барышында төрле профилактика чаралары үткәрү күздә тотыла.
Шул уңайдан безнең укучылар да бу акциядә актив катнашырга уйладылар. Лагерьның бүгенге көне нәкъ менә шушы темага багышланды. Укучыларга “Наркомания – кешелек дошманы”, “Тормыш матур, күрә белсәң, тормыш матур, яши белсәң” дигән презентацияләр күрсәтелде. “Яман белән дус булма!”, “Замана афәтеннән сакланыйк” дигән әңгәмәләр оештырылды, рәсемнәр ясатылды.
-
Бүген бездә Сабантуй- Эшләреңнең барын куй! 10.06.2014

Балалар безнең киләчәгебез. Без,өлкәннәр, аларны ятимлектән, ачлыктан, ялангачлыктан, төрле явызлыклардан сакларга , якларга тиешбез. 1июнь –балаларны Халыкара яклау һәм саклау көне.Шул җәһәттән Яңа-Сала авылы сабантуе аланында Биектау, Яңа-Сала, Чаллыбаш балалары белән берлектә,балалар сабантуе үткәрелде.Бәйрәм балаларның яулык җыю күренеше белән башланып китте.Монда балалар күп төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар.Кашыкка йомырка куеп та, капчык киеп тә йөгерделәр, чиләк-көянтә белән су да китерделәр, сикергечтә сикерү ярышларында да бик теләп катнаштылар. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.
Җыр номинациясендә Хәбибуллина Зәринә, Хәбибуллина Эльмира һәм Сибгатуллина Фәридә җиңүчеләр булып танылдылар. Бәйрәмдә иң күп китап укучыны да билгеләп үттек. Бу номинациядә Төхвәтуллина Гөлүсә җиңүче булып танылды.
Сабантуй бәйрәменең төп бизәге булган татарча көрәш бәйгесендә дә иң-иңнәр сыналды. Хөкемдар Шомбыт урта гомуми белем мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Төхвәтуллин Рәмис Хәмит улы үзенең шәкертләрен гадел хөкем итте. Иң көчле балалар арасыннан беренче урынны Гарипов Айдар яулады. 2-3 урыннарны Әхмәтҗанов Айрат белән Шәрәфиев Ислам бүлештеләр, 4 нче урынга Сафин Рәсим лаек булды.
Бәйрәм буласын ишетү белән күп кенә авылдашларыбыз үзләреннән матди ярдәм тәкдим иттеләр. Яңа-Саладан Саттарова Гөлсинә апа,Шайдуллина Алсу апа, Биектаудан Вәлиева Минзия апа, Төхвәтуллин Илмир абыйлары, Чаллыбаш авылыннан Вәлиев Фәнис, мәдәният һәм медицина хезмәткәрләре. Сабантуйга килгән кунаклар берсе дә буш килмәгән иде. Аларның барысына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сабыйларны сөендергәннәре өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен дә зурласын! Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бәйрәмдә теләнгән теләкләр барысы да тормышка ашсын, балаларыбыз сау-сәламәт тыныч тормышта игелекле , тәүфыйклы, тәртипле, көчле, белемле булып үссеннәр! Ә инде бу бәйрәмне алып баруда зур өлеш керткән Яңавыл китапхпнәчесе Салахиева Гөлсинә апага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Гомумән, шушы бәйрәмне оештыруда көч түккән барлык абый- апаларга рәхмәтебез чиксез.









