Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Табигать фәннәре атналыгы 31.03.2014

Мәктәбебездә атналыклар дәвам итә. Бу атнада химия, биология һәм физика атналыгы старт алды.
-
Педсовет 25.03.2014

Педсовет утырышында 2013-2014 уку елының өченче чирегенә нәтиҗә ясалды.
-
Самолет моделе 22.03.2014

Мәктәбебездә җиһазларны моделләштерү белән кызыксынучы укучыларыбыз бар. Аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучы - Әхмәтҗанов Р.Г.
Шушы көннәрдә укучыларыбыз, остазлары белән берлектә, самолет моделен ясадылар.
-
Нәүрүз 21.03.2014

Нәүрүз - яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21нче март - яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын - чынлап яз башланган көн.
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән байлык килде,
Яз белән шатлык килде.
Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын,
Яз саен кабатланып торсын.
-
Халыкара урман көне! 21.03.2014

Бүген, 21 март –Халыкара урман көне! Шул уңайдан мәктәбебездә Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Исмәгыйлов Рифкать Ринат улы һәм Гәләветдинов Миннулла Хәбри улы кунакта булдылар. Алар урманнарның әһәмияте, файдасы турында укучыларга җиткерделәр. Урманнар республикабыз җирләренең 1/5 өлешен алып тора. Алар – туган ягыбызның бизәге, дым саклаучы, яхшы ял итү урыны. Монда шифалы салкынча саф һава, яфраклар кыштырдавы, кошлар чырчуы тынычландырып, күңелне күтәреп җибәрә.
Урман ачачлар, куаклар, төрле үсемлекләргә, кошларга һәм хайваннарга бай.Татарстаныбызда ылыслы, яфраклы һәм катнаш урманнар бар.Ылыслы урманда чыршы һәм нарат агачлары, мүк, абага, нарат җиләге,кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек – үләннәре үсә. Яфраклы урманда каен, юкә, өрәнге, имән, миләш агачлары, читләвек, кура җиләге, гөлҗимеш, балан куаклары,энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.
Кеше урманнан башка яши алмый, ә урман һавасын сулау- үзе бер шифа. Халык: “Үсемлекләр безне ашата - эчертә, киендерә, дәвалый,”- дип әйтә.Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә.
-
Урман зур байлык 21.03.2014

21 март - Халыкара урман көне уңаеннан 4 сыйныф укучылары белән, “Урман зур байлык” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатенең максаты: урман һәм кешенең үзара бәйлелеге турында белемнәрен арттыру, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.
Укучылар белән табигатьнең матурлыгын, урманнардагы саф һаваны ничек сакларга, Җир – Анабызны рәнҗетмәскә кирәклеге турында фикер алыштык, туклану чылбыры төзедек. Урман турында төзелгән презентация карадык.
Тәрбия сәгатен викторина рәвешендә дәвам ителде. Укучыларга урман, агачлар, кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр турында табышмаклар әйтелде, укучылар ярыша – ярыша, бик теләп җавап бирделәр. Урман ул кислород чыганагы гына түгел, ә матурлык, гүзәллек чыганагы да. Шуңа инде шагыйрьләр, язучылар яшел урман турында матур – матур шигырьләр, әсәрләр иҗат иткәннәр. Шуларның берничәсен искә төшерделәр. Берничә хикәя, шигырьләрдән өзекләр укыдылар.
-
Язгы эшләр башланды 20.03.2014

Кояш җиргә көннән - көн турырак карый башлады, ә бу - тереклек җанлана дигән сүз. Менә бүген, 20 нче март көнне мәктәптә 10 нчы сыйныф кызлары помидор кәлшәләре утырту белән шөгелләнделәр. Уңыш күп булыр дип ышанып калабыз.
-
Конкурс "Кенгерә" 20.03.2014

Бүген Бөтенроссия күләмендә укучылар "Кенгерә - 2014" конкурсында үзләренең көчләрен сынадылар.
-
Тиздән БДИ 19.03.2014

Чыгарылыш сыйныф укучыларына күп тә калмый чын БДИ тапшырып, кулларына аттестат алыр вакытлар җитә. Әлеге вакытта алар, укытучылары белән әзерлекне дәвам итәләр. Көчләрен сынап карар өчен, укучыларга тагын бер мөмкинлек бирелә - 21 нче март көнне математикадан район үзәгендә БДИ үткәрелә. Укучылар, уңышлар сезгә!
-
Синең һөнәрең... 19.03.2014

Бүген, 10 нчы сыйныфта "Синең һөнәрең ..." дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе Бәдретдинов Г.А. бик эчтәлекле итеп алып барды. Укучыларга һөнәр сайлау өчен юнәлеш бирелде.









