Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Яшел беретлар 18.10.2014

Кичә мәктәбебезгә Башкортстан республикасыннан “Яшел беретлар”дип исемләнгән ансамбль егетләре килде. Яшел беретлы егетләрнең һәр сүзе, һәр номеры йөрәккә үтеп керерлек булды. Залның реакциясе көтелмәгәннән күпкә көчле булды.Һәр чыгышны үтә җанлы кабул иттеләр, азактан бик озак алкышладылар. Йөрәктән чыккан йөрәккә барып җитә дигәннәре шушыдыр мөгаен. Бу егетләр илебез буйлар чыгыш ясап йөриләр һәм бу аларның беренче игелекле гамәлләре түгел икән.Шуңа өстәп Әфганстанда, Чечняда Төньяк Кавказда һәм башка кайнар нокталарда һәлак булганнарга истәлек такталары урнаштырып йөриләр.Ә ил буйлап алар ике меңнән артык егетнең исемен мәңгеләштергәннәр. Җитәкчеләре Ришат Фазлыйәхмәтов сөйләгәнәрне йөрәк аша үткәрсәң, күзләргә яшь тула, ныклабрак уйлый башласаң, “бүген дә шундый патриотлар бармы икәнни?”- дип гаҗәпләнеп куясың. Егетләргә барлык укучылар һәм укытучылар исеменнән рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә армый- талмый иҗат итүләрен теләп калабыз.
-
Мин яратам сине, Россия! 18.10.2014

Бу атнада мәктәбебездә Б өек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Мин яратам сине, Россия!” дип исемләнгән җыр бәйгесе булды. Бәйгене Балалар Иҗат Үзәгеннән килгән вәкилләр уздырды. Биредә Котлы Бүкәш, Биектау, Шомбыт, Мәшләк, Шомырбаш, Казаклар Чаллысы мәктәпләре катнашты. Мәктәбебездән 2 нче сыйныф укучысы Шагиева Алия, 7нче сыйныф укучысы Вафина Ләйсән, 8 нче сыйныф укучысы Малов Айзат чыгыш ясадылар. Барлык катнашкан укучыларга уңышлар телибез.
-
Туган телем- иркә гөлем 16.10.2014

15 нче октябрь көнне мәктәбебездә “Туган телем- иркә гөлем” исеме астында республика семинары булып үтте. Семинарда мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М., мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Шәрипова А.С, төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Шакиров Д.Ф,Төмән өлкәсе Тубыл шәһәреннән татар теле укытучылары, Лаеш, Саба районыннан кунаклар, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков И.М, методистлар һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинар Котлы Бүкәш авылы тарихы музее белән танышудан башланып китте. Аннан соң кунаклар методик һәм өстәмә белем бирү түгәрәкләренең күргәзмәләре белән таныштылар. Сыйныфларда районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән укытучылар мастер-класслар күрсәттеләр. Төмән өлкәсеннән килгән укытучыларның җитәкчесе Гадеев Р.Г “Курай моңнарында Себер татарлары аһәңе” темасы астында мастер-класс үткәрде. Килгән кунакларга Котлы Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Балык Бистәсеннән чыккан сәнгать әһелләренә багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә тәкъдим иттеләр.
Пленар утырышта мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков И.М. чыгыш ясады. Ул районда милли мәгарифнең торышына тукталды. Мәктәп һәм фән министрлыгының милли милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М. милли мәгарифтә булган яңалыклар белән таныштырды.
Себердән килгән кунагыбыз Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбиятын укытудагы үзенчәлекләргә тукталды.
Мәгариф бүлегенең методисты Касимова И.Ш районда милли мәгарифнең үсеше һәм алда торган бурычларга тукталды.
Котлы Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәләхиев Н.Ю мәктәптә милли мәгариф буенча үткәрелгән чараларга тукталды. Семинар эшлекле һәм оешкан төстә үтте.
-
Медаль тапшыру 13.10.2014

"Зирәк тиен” конкурсында регионда җиңүче, 2014 нче елда мәктәпне гел "5" билгеләренә тәмамлап "Укуда ирешелгән уңышлары өчен" алтын медален Мөхәммәтҗанова Алиягә тапшыру.
-
Көзге ярминкә-2014 10.10.2014

Бүген мәктәбебез гөрләп торды дип әйтсәк тә ялгыш булмас, чөнки “Уңыш бәйрәме”нә багышланган көзге ярминкә булды. Укучылар нинди генә тәмле ризыклар сатмадылар: бәрәңге , ит пәрәмәче, бавырсак,өчпочмак, торт һ.б. Барлык ризыклар бик тәмле итеп пешерелгән иде. Ярминкәдә укучыларның әти- әниләре дә килгән иде. Гомумән, ярминкә бай һәм сайлау мөмкинлеге зур булды. Сыйныфларга таралучыларның пакетлары тулы һәм иң мөһиме, күңелләре күтәренке иде. Чөнки ярминкә бит ул үзе бер бәйрәм.Без барлык катнашкан укучыларга, аларның әти- әниләренә, оештырып йөрүче укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
День учителя в РТ
06.10.2014
Сегодня в казанском «Баскет-холле» прошел праздник, посвященный Международному дню учителя, который отмечался вчера. В празднике принял участие Президент Татарстана Рустам Минниханов.
Президент Татарстана Рустам Минниханов, выступая с приветственным словом, отметил, что сегодня в системе образования республики работает около 74 тыс. человек. «Это огромный интеллектуальный потенциал республики», – подчеркнул он.
По словам главы республики, конкурентоспособность Татарстана в системе образования растет. «Если мы сумеем выстроить всю систему: детский сад, школа, ресурсные центры, вузы (а мы сегодня это делаем), то Республика Татарстан будет самой конкурентной в стране», – отметил Рустам Минниханов.
В данном мероприятии приняла участие и делегация директоров базовых школ, учителей, воспитателей Рыбно-Слободского муниципального района в количестве 28 человек. В составе делегации был наш директор школы – Салахиев Н.Ю., с чем его поздравляем.
-
Подарок депутата 03.10.2014

Всех работников образования района, в том числе и коллектива нашей школы поздравил и вручил подарки депутат Госсовета РТ Самаренкин Д.А. Наш коллектив благодорит его и желает ему всего наилучшего. Поздравляем всех с Днем учителя!
-
Укытучылар көне 2014 02.10.2014

Ямаш авылы мәдәният йортында укытучылар көненә багышлап район мәгариф бүлеге җитәкчелегендә зур тантана узды. Анда безнең мәктәптән Салахиев Н.Ю., Гилазиев Р.Ш.,Салахиева Р.Н., Мухарлямов Р.Х. составында делегация катнашты. Салахиева Р.Н.- югары категорияле физика укытучысы Россия фән һәм мәгариф министрының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз. Шулай ук Мөхәрләмов Расим һәм Гөлия музыкаль сәламләү белән катнаштылар.
-
Поздравление с Днём пожилых людей 01.10.2014

1 октября администрация школы посетили ветерана школы Мутигуллина Хабрахмана и поздравили его с Днём пожилых людей.
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Сезне- барыгызны да шушы күркәм бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә саулык- сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.Мәктәбебездә өлкәннәр көненә багышланган кичәбез шундый юллар белән башланып китте. Бәйрәмгә барлыгы 18 ветеран килгән иде. Мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт кунаклар күңеленеә хуш килде.Укучылар барлык ветераннарга да чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәмебезнең икенче өлеше ашханәдә дәвам итте. Кунаклар барысына да рәхмәт әйтеп таралыштылар.












