Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Россия көне.
12.06.2014
Бүген, 12 июнь – Россия көне. Балалар белән иртәнге зарядканы, иртәнге ашны ашаганнан соң актлар залына менеп Россиягә багышланган презентация карадык. Россия, Ватан, Герб, Флаг турында укучыларга сөйләнеп үтелде. Барыбыз да басып Россия гербын җырладык. Бәйрәм барышында балалар Илья Муромец, Александар Мотросов, Александр Невский, Юрий Гагарин булып сәхнәбез түренә үттеләр. Алар үзләренең батырлыклары, Ватанны сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннан соң һәр отряд та үзләренең бүлмәләренә төшеп Россиягә багышланган рәсемнәр ясадылар. Шул рәсенәрдән күргәзмә оештырдык. Төшке ашны ашаганнан соң яңгыр яву сәбәпле спорт залында уеннар уйнадык.
-
Лагерь ачылу көне 06.06.2014

Бу көнгә укучылар белән алдан әзерләнгән идек.Иртә белән килүгә зарядка ясадык, иртәнге линейка уздырдык, иртәнге ашны ашадык та көнлек план белән таныштык. Бүген безнең лагерьда зур тантана-лагерь ачылу көне. Балалар җырлар, биюләр әзерләделәр. Алдагы көнне воҗатыйлар белән лагерь картасын төзедек. Карта төрле кисәкләргә бүленгән, шул кисәкләрдән лагерьның тулы картасын тутырырга кирәк иде.Төрле юллар аша табуны оештырдык. Татананың икенче өлеше мәктәп каршында бәйрәм концерты булды. Төшке аштан соң актлар залында кино карадык. Көнебез күңелле үтте.Балалар матур рухта өйләренә таралыштылар.
-
Гиннес рекодлары көне 06.06.2014

Бүген, иртән килгәч һәр көндәгечә иртәнге линейка вакытында көнлек план белән таныштык. Могҗизаны барлык балалар да эшләргә ярата. Бигрәк тә нәни дуслар.Алар озынлыкка сикерүне дә зур могҗизага саныйлар. Бу көнне безнең лагерьдагы балалар төрле ачышлар ясадылар. Кеше эшли алмый торган спорт күнегүләре, породия ясау, озын чәч, кыска чәч, бер аякта тору, скакалкада сикерү,озак итеп көлү,тизәйткечләр әйтү кебек кызыклы хәлләр күрсәттеләр. Катнашкан балаларга конфетлар бирелде. Төшке ашка кадәр спорт мәйданчыгында спорт уеннары булды. Ә төшке аштан соң отрядлар иртәгә буласы көн турында сөйләштеләр, актлар залында “Лунтик” дигән мультфильм карадык.
-
“Тамчы-Шоу”
04.06.2014
“Тамчы-Шоу”күңел ачу программасы.
Лагерыбызның командалары.
Аерылмас дуслар иде.
Бүген шушы дуслар монда
Көч сынашырга килде.
Идел кичми ил булмастыр,
Көрәш күрми ир булмас.
Дуслар мәйданга чакыргач,
Көч сынашмыйча булмас.
-
Сәламәт булыйк! 03.06.2014

Сәламәт булыйк! (спорт көне)
Бүген лагерыбызда спорт көне булды. Физкультура укытучысы Рәис Гыйматдинович балалар белән күңелле эстафеталар, кызыклы уеннар оештырды.
-
Лагерьда оешу көне. 02.06.2014

Мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагере "Каенкай" үз эшен башлап җибәрде
-
Сөйкемле Шүрәле 02.06.2014

Бөтендөнья күләмендә уздырылган “Сөйкемле Шүрәле” нең өченче турына да килеп җиттек. Өченче турга район мәктәпләре арасыннан 22, ә шәһәр мәктәпләре арасынннан 12 мәктәп катнашты. Жюри тарафыннан барлыгы 130 эш каралган. Шулар арасыннан безнең мәктәптән 6б сыйныфы укучысы Шакирова Ләйлә- җитәкчесе Әхмәтҗанова Фирдания Әгъләмша кызы дипломант исемен алып кайтты. Аларны җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Майкертон 3D принтер для школьников 30.05.2014

28 мая 2014 г. на территории робототехнопарка navigator\campus, прошел мастер-класс «Майкертон 3D принтер для школьников».
Кутлу-Букашскую СОШ представляли: Гилазиев Рамиль Шамилевич – учитель информатики и ИКТ, руководитель, учащиеся Низамов Айназ (8К), Садыков Муса (8К), Гиниятов Рузиль (8К). Для участия в этом мастер-классе нашей команде пришлось пройти многочисленный отбор среди команд РТ и защитить проект. В результате мы оказались в десятке лучших и нам посчастливилось участвовать в мастер-классе. Целью мастер-класса была сборка 3Dпринтера. Наша команда отличилась слаженной и четкой работой, быстро выполняла все поставленные задачи. В результате ребятам удалось собрать 3D принтер, который они получили в подарок для использования в образовательном процессе. По словам участников мастер-класса, они получили массу впечатлений и огромный опыт.
-
Чишмәләребез саекмасын иде. 30.05.2014

Хәлфә бабай чишмәсен төзекләндерү максатыннан “ Татарстан -Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте “Сохраним богатсво малой Родины” дип исемләнгән рәсем, плакат, фотография конкурсы игълан иткән иде. Бу бәйгегә мәктәбебез укучылары күп кенә эшләр тәкъдим итте. Шушы бәйгене оештыручы Тарханова Алсу Абдрахман кызы укучыларның ясаган рәсемнәрен күргәч шаккатты. Барысы да бик матур итеп рәсемнәр плакатлар, фотографияләр коллажлар, ясаганнар иде. Барлык катнашкан укучыларга да, урыннар алучы укучыларга да бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Бу бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Чишмәләребез саекмасын иде дигән теләктә калабыз.
-
Ак юл һәм изге теләкләр! 27.05.2014

Соңгы кыңгырау сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак!
Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Мәктәбебездәге “Соңгы кыңгырау” тамашасы менә шундый юллар белән башланып китте. Бәйрәмебезгә түбәндәге кунаклар килгән иде: Балык бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гафаров Марат Ринат улы,
Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы Фәтхетдинов Илдар Вакыйф улы, Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы полиция бүлеге җитәксесе, юстиция полковнигы Фәхретдинов Рәлиф Фәсхетдин улы, әти-әниләр һәм ветераннар.Укучыларның чыгышлары вальс, җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан чыгарылыш сыйныф укучылар ак күгәрченнәр очырды. Күгәрченнәр мәктәп бинасы өстендә бөтерелеп тордылар да, югарыга таба очтылар. Укучыларыбызның барасы юллары ак күгәрченнәр кебек ак булсын, имтиханнарын уңышлы гына тапшырсыннар, киләчәкләре матур һәм өметле булсын дигән теләктә калабыз. Ак юл һәм изге теләкләр сезгә, кадерле балалар!












