Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Лидерлар көне 23.06.2014

Кемнәр алар “Лидерлар”?. Лидерлар- беренчеләр, әйдәп баручылар. Һәркемнең дә лидер буласы килә. Әйтик, мәктәптә “2” легә укыган укучы да лидер була ала. Моның өчен балада лидерлык сыйфатлары булырга тиеш. Бу көнне балалар белән актлар залына җыелып “Сез лидермы? дигән анкета сорауларына җаваплар яздык. Ахырда нәтиҗә ясаганнан соң залның күпчелендә лидерлык сыйфатларына хас билгеләр күренде. Аннан соң лидерлар өчен әзерләнгән презентацияләр, флешмоблар карадык. Балаларга бик ошады. Төшке ашка кадәр спорт мәйданчыгында уеннар уйнадык. Ә төшке аштан соң актлар залында мультфильм карадык. Кайсы “әкиятләр көне”нә әзерләнә торды.
-
Җир көне.
21.06.2014
Җир ана ул- безнең галәмдә бердәнбер тереклек иясе яши торган планетабыз.Шулай булгач, ул бүгенге көндә безнең ярдәмгә, саклауга, игътибарга мохтаҗ. Җир анага карата рәхмәтле, мәрхәмәтле булыйк. Һәрбер кеше үзеннән җиребезне матурларга, байлыкларын саклап калуда үзеннән зур өлеш кертергә тиеш.”Җир көне”нә багышланган көнебез менә шундый матур юллар белән башланып китте. Бүген балалар җир турында, аның файдалы казылма байлыклары, җирне саклауга үзләренең өлешләрен кертүләре турында сөйләделәр. Соңыннан, җир көненә багышланган инценировка куелды.
-
Джентельменнар көне.
21.06.2014
Татар халкы элек-электән бәйрәмнәр ясап, күңел ачырга яраткан. Юктан бар ясап, бәйрәм булмаса, аулак өйләр оештырып, бер-берсенең, үзләренең күңелләрен күтәреп, илаһи көч алып, ял итеп яшәгәннәр.
Хәзер дә халкыбыз нәкъ шулай күңел ачып, бәйрәмнәр оештырып яши. Һәркем сокланырлык туган телебездә шигырьләр, җырлар языла, яшь талантлар барлыкка килә. Ничек инде гөрләтеп бәйрәм итмәскә!Бездә бүген егетләр көнен үткәрдек. Нәкъ кызлар көнендәге кебек биремнәр бирелгән иде егетләргә дә. Соңыннан егетләргә төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылды.Бигрәк тә балаларга Хәсәншин Рәзилнең, Гайфуллин Ринатның, Имаметдинов Инсафның, Фәхриев Рәсүлнең чыгышлары ошады. Егетләр бу көнне бигрәк чибәр, сөйкемле иделәр. Бәйрәм барысына да ошады.
-
Шаянтуй. 21.06.2014

Бүген балалар гадәттәгечә иртә белән килгәч, иртәнге зарядканы ясадылар, иртәнге аштан соң ике отряд Балык бистәсенең “Дельфин” спорт комплексына су коенырга киттеләр. Ә калган ике отряд асфальтка рәсемнәр ясадылар. Соңыннан актлар залында “Көлке көне” булды. Көлке көне күп илләрдә билгеләнеп үтүче рәсми булмаган халыкара бәйрәм. Күпчелек илләрдә ул 1 нче апрельдә үтә. Бу бәйрәм XVI гасырдан бирле үткәрелә. Россиядә массакүләм рәвештә көлке көне беренче тапкыр Мәскәү шәһәрендә 1703 нче елда үткән. Бу көнне һәрбер бала да үзе белән булган кызыклы вакыйга яисә көлкеле мәзәк сөйләргә тиеш иде. Барысы да әзерләнеп килгәннәр иде. Кичә бик күңелле узды. Төшке аштан соң спорт мәйданында спорт уеннары уйнадык.
-
Сәламәт булыйк! 19.06.2014

Кеше узенең тэнен кочле, сэламэт итеп тэрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сэламэтлек, чыдамлылык, яшәү очен көч һәм энергия запасы срессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы корәшү өчен төп корал булып тора. Шуның өчен без лагерьда сәламәтлеккә карата күп чаралар уздырабыз.
Бу көнне балалар зарыгып көтте. Кем генә яратмый икән ул спорт ярышларын. Гадәттәгечә иртәнге линейкадан, аштан, зарядкадан соң спорт мәйданына чыктык. Физкультура укытучысы Рәис Гыйматдинович балаларны дүрт төркемә бүлде. Күңелле эстафеталар уздырылды.Спорт мәйданы сабантуйны хәтерләтте.Балаларның тавышлары бөтен авылларны яңгыратты. Төшке аштан соң балалар өчен кино карадык.Балалар спорт көнен лагерь барышында тагын уздыруларын сорадылар.
-
Гүзәлләр бәйгесе
19.06.2014
Бу көнне кызларыбыз аеруча бик гүзәл иде. Сәхнәбез түренә берсеннән-берсе матур күлмәкләр киеп ледиларыбыз чыкты. Иң беренче алар үзләрен таныттылар.Аннан соң табышмаклар, тизәйткечләр, бию бәйгеләре булды. Кызларыбыз белән беррәттән залдагы барлык укучылар да биеделәр. Бәйрәм беткәч төшке аштан соң спорт мәйданында күңелле ярышлар уздырылды. Бу көн кызлар өчен аеруча шатлыклы көн булды.
-
Җырлыйк дуслар, бергәләп! 19.06.2014

Җыр ул-хисләр дулкыны,
Җыр ул истә кала.
Кеше узган гомерен
Җыр белән искә ала.
Шәп кәефне җыр тагы да яхшырта, күңел төшенкелегенә бирелгән чакта җиңеллек бирә.Ә менә үзең җырласаң икеләтә рәхәтрәк булып китә.Без дә көнебезне бүген җырлап уздырырга булдык. Гадәттәгечә иртәнге зарядка,линейка, аштан соң актлар залына мендек. Җыр укытучысы Рәсим Хәмитович һәм укытучылар белән берлектә “җырлыйк әле” тапшыруын башладык.Телевизордан җырларның ике юлын куеп, калган юлларын балалар җырлап бетерергә тиешләр. Дуслык,тынычлык, әниләр, мәктәп туган як турында җырлар җырланды. Иң актив җырлаучыларга бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан урамда пионербол, футбол уеннары уйнадык.
-
Әйдәгез, руссча сөйләшик!
19.06.2014
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.Бүген лагерыбызда русча сөйләшә торган көн.Алдагы көнне һәрбер балага русча мәкаль, тизәйткеч,табышмак һәм отрядка бер русча җыр әзерләп килергә кушылган иде. Барлык отряд та тиешенчә әзерләнеп килгән иде. Ә вожатыйлар балалар белән махсус конкурслар әзерләгән иде. Конкурслар арасында концерт номерлары да куелды.
-
Табигать- тиңсез хәзинә.
14.06.2014
Чыннан да тибигатебез тиңсез хәзинә. Без аны сакларга тиеш.Шушы ният белән иртәнге ашны ашаганнан соң таш елгага дару үләннәре җыярга дип кузгалдык.Бару белән иң беренче булып уеннар уйнап алдык.Аннан соң отрядларга бүленеп төрле якларга таралып дару үләннәре җыярга тотындык. Укучылар үләннәрне өйләренә дә җыйдылар.Аларның төрләрен әйттеләр.Бик күп үләннәрнең нәрсәгә яраклы икәнлеген аңлатып бирделәр.Бу үләннәрне мәктәпкә алып кайтып киптердек.Ашаганнан соң актлар залында мультфильм карадык.
-
Хат язу көне.
13.06.2014
Бу көнне һәрбер бала ручка, кәгазь алып килде. Ашаганнан соң балалар үзләренең бүлмәләренә кереп апаларына, абыйларына, туганнарына, дусларына, укытучыларына хат яздылар. Хатлар язып бетергәч актлар залына менеп һәрбер бала да хатларын укыдылар. Иң эчтәлекле хатка конкурс оештырдык. Иң матур хат язучы укучыларга бүләкләр бирелде.Менә алар иң матур эчтәлекле хат ияләре: Имамутдинов Инсаф, Хасаншин Рәзил, Вафина Голназ Ситдикова Голнара.Төшке аштан соң актлар залында “ Город мастеров” дигән әкият карадык. Аннан соң спорт мәйданында төрле кызыклы уеннар уйнадык.












