Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
«Поклонимся великим тем годам» 09.05.2013

8 мая в 10 часов у памятника воинам ВОВ прошел митинг, посвященный Дню Победы, участниками которого стали ветераны, труженики тыла, жители Кутлу-Букшского СП и учащиеся школы. Воспитанниками детского сада и учащимися школы был подготовлен небольшой концерт.
-
Парламент дәресе
24.04.2013
24нче апрель көнне Котлы- Бүкәш мәктәбендә 1-4 сыйныфлар өчен “Парламент дәресе” үткәрелде. Бу дәрес Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының символларын өйрәнүгә багышланган иде. Әлеге дәресне башлангыч сыйныф укытучылары Гыймадиева Г.М. һәм Мухарлямова Л.Ш. оештырды. 4 сыйныф укучылары исә герб, флаг турында мәгълүмат туплап килгәннәр иде. Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары белән балаларның хокук һәм бурычларын чагылдырган һәм дәүләр символларын чагылдырган презентация карадык. Дәрес азагында Татарстан һәм Россия гимны яңгырады.
-
Равил Шәрәфи 24.04.2013
Бүген, якташыбыз Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфинең 75 яшьлек юбилее уңаеннан мәктәбебездә кичә булып узды. Анда 10б сыйныф укучысы Резидә Имамиева артистның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Һәм кичә ахырында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек куелды. Равил Шәрәфиевны тамашачыга таныткан Әҗәл ролен 10 б сыйныф укучысы Ибәтуллин Илнур уйнады. Барлык укучыларга да укытучыларга да бик ошады. -
Парламент дәресе 24.04.2013
24 нче аперль көнне Котлы-Бүкәш мәктәбендә 5-8 нче сыйныфлар өчен “ Парламент дәресе” үткәрелде. Бу дәрес Россия Федерациясенең һәм Татарстан республикасының Дәүләт символларына багышланган иде. Дәрес Татарстан буенча билгеләнгән гомуми вакытта башланып китте. Укучылар башта парламент төшенчәсе , аның тарихы белән таныштылар. Россия һәм Татарстанның праламент системасы буенча мәгълүмат алдылар, төрле сорауларга җавап бирделәр.Аннан соң Татарстан Дәүләт Советы тәкъдим иткән видеоматериаллар белән таныштылар, Дәүләт символлары турында законнарны барладылар. Дәрес бик эчтәлекле һәм кызык итеп оештырылган иде. Аны тарих укытучылары Гайсина Ә.К. һәм Гайбадуллина Р.Х. чиратлашып алып бардылар. Дәрескә кунак итеп район советы депутаты, Котлы- Бүкәш мәктәбе директоры Сәләхиев Н.Ю. та чакырылган иде.Ул депутатларның вазыйфалары һәм район күләмендә депутатлар тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде. Укучылар Татарстан Республикасының гимны сүзләре белән таныштылар.Дәрес ахырында барысы бергә басып, гимн тыңладылар. -
Җир көне 24.04.2013
Җир ана ул- безнең галәмдә бердәнбер тереклек иясе яши торган планетабыз. Шулай булгач, ул бүгенге көндә безнең ярдәмгә, саклауга, игътибарга мохтаҗ. Җир анага карата рәхмәтле, мәрхәмәтле булыйк. Һәрбер кеше җиребезне матурларга, байлыкларын саклап калуда үзеннән зур өлеш кертергә тиеш.Әйе, җиребез бер һәм бердәнбер һәм аны барыбыз да бердәй яратырга тиеш. Тик, ни кызганыч, күбебез бу хакыйкатькә бармак аша карый: чүпли, пычрата, җимерә. Табигатьне шулкадәр “яратабыз” ки, урман- болыннарда кеше ял иткән урыннар тоташ чүплеккә әверелеп кала. Моны ашаган табыныңа төкерү дип кенә әйтергә мөмкиндер.Бүген мәктәбебездә “Җир көне”нә багышланган сыйныф сәгате үткәрдек. Анда 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Экологик мәсьәләләр каралды. Сыйныф сәгатеннән соң мәктәбебезнең бертөркем волонтерлары белән мәктәп янындагы каеннарга сыерчык оялары элдек. Безнең бу изге гамәлебез табигатьне саклауда зур роль уйнар дип уйлыйбыз. -
Районный семинар учителей начальных классов по теме:«Современный урок в соответствии с требованиями ФГОС». 18.04.2013

С целью распространения педагогического опыта творчески работающих учителей 17го апреля в МБОУ “Кутлу-Букашская СОШ” прошел районный семинар учителей начальных классов по теме:«Современный урок в соответствии с требованиями ФГОС».
-
Канатлы дусларыбыз кайтты 15.04.2013
Ачылды ак калын юрган,Исте апрель җилләре.Кошлар кайта сагындырыпТуып- үскән җирләре.Ямьле, бик ямьлеТуган илебез.Килегез, кошлар,Безгә килегез!Канатлы дусларыбыз килүенә укучылар кош оялары ясадылар. Һәм шулар арасында “Иң матур” кош оясына конкурс игълан иттек.. Барлык укучыларга һәм кош ояларын ясауда булышкан аларның әтиләренә, абыйларына да мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. -
“Карга боткасы” бәйрәме. 13.04.2013
Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе, һичшиксез, карга боткасы. Борын- борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди.Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен, эреп сулар ага башлагач, табигать, изүләрен чишеп җибәреп, гөрләвекләргә таба, яңаруга- яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны карга боткасы дип атаганннар.Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергәләшеп өйдән-өйгә йөргәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май,сөт алып, табигатьнең иң күркәм урынына- кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан кырларга яки тау битләренә җыелганнар, учак ягып, казан асканнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйткәннәр. Аннан соң, бергәләп ботка ашаганнар. Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның бер өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар.Без дә 11 нче апрель көнне 1-8 нче сыйныфлар арасында “Карга боткасы” дип исемләнгән бәйрәм ясадык. Ботка да пешердек , тәмле коймаклардан һәм күчтәнәчләрдән дә авыз иттек. “Килегез безгә киләсе көзгә, суясы казга. Сездә булса карга боткасы,бездә булыр каз боты”-дип бәйрәмебезне тәмамладык. -
Волонтерлар хәрәкәттә. 13.04.2013
12 апрель көнне “Дельфин” спорт комплексында волонтерлар хәрәкәте эшчәнлегенең бер еллыгын үткәрү тантанасы булды. Тантанага мәктәпләрдән күп кенә укучылар һәм укучылар килгән иде. Күңелле генә уеннар, концерт номерлары барыбызның да күңелен күтәрде. Безнең мәктәптән 9б сыйныф укучысы Задина Алинә катнашты.Волонтерлар өч командага бүленеп көч сынаштылар. Уеннарда һәрбер укучы да, җитәкче дә читтә калмады, барысы да активлык күрсәттеләр.Соңыннан барлык килгән волонтерларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Тантана тәмамлангач барыбыз да зур өстәл артында туган көн күчтәнәчләре белән сыйландык. Бик күңелле булды. -
Бөре-сәламәтлеккә файда.
09.04.2013
Каен агачы кешеләргә бик күп төрле файда китерә. Медицинада каен бөресе, каен тузыннан алынган дегет, каен яфрагы, каен суы, каен гөмбәсе чыга, каен күмере кулланыла. Каен бөресеннән алынган эфир мае, сумала һәм парфюмерия промышленностеңдә файдаланыла. Каен суы татлы, тәмле, файдалы эчемлек, яфракларыннан тукымаларны ману өчен яшел һәм сары буяу алалар. Мунча һәм ындыр себеркесен кайсыбыз гына белми.Татр халкында “Тузга язмаганны сөйләмә,”- диләр. Бик борынгы заманнарда, әле кәгазь булмаганда, каен тузына язганнар. Каен тузыннан җиләк һәм гөмбә җыю өчен бик матур, жинел кәрҗиннәр да ясарга була.Нарат бөресе дә шулай ук күп авыруларга дәва.Укучылар язгы каникул вакытында бик теләп бөре җыюда катнаштылар. Каникулдан килгәч, бөреләрне җыеп , Котлы Бүкәш кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Исмәгыйлев Гәптелхәй абыйга тапшырдык. Мәктәбебез белән 2, 354 гр каен, 2, 270 гр нарат бөресе җыйдык.Барлык бөре җыйган укучыларга, аларның әти-әниләренә, сыйныф җитәкчеләренә мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.Менә шулай , дусларым, без бүген каен, нарат бөреләре җыеп якыннарыбызга, табигатькә, үзебезгә ярдәм итәбез. Әлеге чарабыз табигатьне саклап калуда зур өлеш кертер дип уйлыйбыз.












