Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Парламент дәресләре. 26.10.2012
22 нче октябрьдән 27 нче октябрьгә кадәр Татарстаныбызда Парламент дәресләре үткәрергә дип игълан ителгән иде. Мәктәбебездә бүген 9-11нче сыйныфлар арасында Парламент дәресләре узды. Биредә авыл советы депутаты, мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкыйф Юныс улы да катнашты.Укучылар Нәкыйф Юнысовичка күп кенә сораулар бирделәр.Ул барлык сорауларга да җавап бирде.Ә Парламент дәресләрен тарих укытучыларыбыз Гайсина Әнисә Кәримулла кызы һәм Гайбадуллина Раушания Хәсәнша кызы әзерләделәр. Парламент дәресләре укучыларыбызның тагы да белемнәрен арттыруга ярдәм итте. -
“Бәлага тарыган куян” әкияте 24.10.2012
24 нче октябрь көнне 2б сыйныф укучылары башлангыч сыйныфлары өчен юлда йөрү кагыйдәләре турында “Бәлага тарыган куян” турындагы әкиятне сәхнәләштереп куйдылар. Сыйныфтагы һәр укучы “җәнлек” ролендә. Монда аю да, поши да, төлке дә, тиен, керпе, кәҗә, саескан белән ябалак та юл бәласына очраган куянның туган көненә килделәр, аңа юл билгеләрен, светофор төсләрен аңлаттылар. Туган көндә биеделәр, җырладылар. Тамашаны бик яратып карадылар.Без шушы эчтәлекле әкиятне куйган 2б һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Рәфидә Мәгъсумовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. -
Маликовлар бездә кунакта 24.10.2012

24 нче октябрь көнне мәктәбебезгә Гүзәл һәм Гайсә Маликовлар зур концерт белән килде.Концерт уеннар, күңелне күтәрә торган җырлар белән бергә үрелеп барды. Сәхнәгә менеп “Солдатта булган диләр” дигән җырны балалар җырлавы тагы да концертны ямьләндереп җибәрде.Гайсә баянда, авыз гармунында, курайда,флейтада күп кенә номерлар башкарды.Әлбәттә шушы концерт белән бергә үзебезгә рухи азык та алдык. Артистларыбызга иҗади уңышлар юлдаш булсын!
-
Курчак театры бездә кунакта 23.10.2012
22 нче октябрь көнне мәктәбебездә район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Су анасы” әкиятен куйдылар.Балаларга әкият геройлары да, әкият тә бик ошады.Бу башлангыч сыйныф укучылары өчен тәрбияви һәм күңел ачу чарасы булды. -
“Джунгли Чакыра” бәйгесе. 19.10.2012

Бу көнне без башлангыч сыйныф укучылары белән “Уңыш бәйрәме” нә багышланган “Джунгли чакыра” бәйгесе үткәрдек.Биредә һәр сыфныфтан да икешәр укучы алынды һәм ике командага бүленде.Балаларга бигрәк тә команда белән карбыз ашау, сок эчү, кар өемнәрен тутыру, чылбыр белән йөгерү ярышлары ошады.Ярыш барышында балаларның концерт программасы күңелләребезне күтәреп җибәрде.Җюри уеннарны да бик төгәл бәяләде һәм ахырда “Дуслык” җиңде.Һәвакытта да шулай дус булып яшәп “Дуслык” җиңсә иде.Ахырда балаларга “Уңыш бәйрәме” күчтәнәчләре таратылды.
-
19.10.12. “Көзге бал” кичәсе. 19.10.2012
Кич белән югары сыйныф укучылары арасында “Көзге бал” кичәсе үткәрелде.Сыйныфларга 60, 70, 80, 90 нчы еллардагы модаларны тәкъдим итәргә иде.Укучылар биремнәрне бик зур осталык белән башкардылар.Сыйныфларның музыкаль номерлары тамашачыларны таң калдырды.Күп сынаулардан соң бәйрәмнең җиңүчеләре итеп Фәсхетдинова Ландыш һәм аның пары Кәримуллин Рушан җиңүче булдылар.Ә без тамашачылар аларның чыгышларына карап сокланып утырдык. -
Ярминкә 18.10.2012
Бу атна мәктәбебез күләмендә “Уңыш бәйрәме” нә багышланды.Урта звено укучылары белән тәнәфесләрдә ярминкә оештырдык.Һәр сыйныф та матур итеп табын бизәде. Ярминкәдә ниләр генә сатылдмады.Укучылар да, укытучылар да кызыксынып, үзебез күз төшкән ризыкларны сатып алдык. Монда бәрәңге пәрәмәче, кабак бөккәне, хачапури, кош теле,банкалы әйберләр дисеңме барысы да бар.Бәяләре дә кыйммәт түгел.Монда барлык сыйныфлар да бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде.Һәм барлык сыйныфка да актив катнашканы өчен мактау кәгазьләре бирелде. -
18.10.12 “Тамчы- Шоу”интеллектуаль уен. 18.10.2012
Һәм шушы ук көнне дәресләрдән соң урта звено укучылары белән уңыш бәйрәменә багышланган “Тамчы- Шоу” уенын уздырдык.Биредә “Алдынгылар” һәм “Экстрим” командалары көч сынашты.Уенда күбрәк гөмбәләр темасына сораулар бирелде. Бәйге дүрт турдан торды. Ике команда да бик яхшы әзерләнгән иде. Укучыларыбыз һәрбер турда да үзләрен сынатмадылар һәм ахырда “Дуслык” җиңде. Һәр ике командага да күчтәнәчләр тапшырылды. -
День памяти 17.10.2012
День памяти.17 октября 2012 году в школе состоялся общешкольный классный час посвященный ко дню Памяти жертв событий 15 октября 1552 года. Учащиеся 10-х классов подготовили информацию о событиях 1552 года т.е о взятии Казанского ханства русским государством. Прозвучали стихи и песни посвященные родному краю, родному языку. В конце классного часа поминали погибших минутой молчания. -
13.10.12. Бәйрәм белән, укытучым! 13.10.2012
Бәйрәм белән, укытучым!Синус, косинус, пирамидаКушу ,алу һәм тапкырлауБелдек без моны кайдан?Барысын да өйрәндек безМатематика ашаТормышта да бик кирәк улЯшәү юк аннан башка-дигән шигырь юллары мәктәбебездә математика укытучысы Сибгатуллина Наилә Сабир кызына туры киләдер, мөгаен. Аның юбилей кичәсенә укытучылар, укучылар тарафыннан концерт һәм гаилә карточкалары белән презентация оештырылды.












