Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Тамчы- Шоу”бәйгесе 09.10.2012
Сигезенче октябрь көнне “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә уздырылган “Тамчы- Шоу”бәйгсендә катнаштык. Безнең“Бүкәш кадетлары”командасы Апас районы Йомралы мәктәбенең “Җитез кызлар”командасы белән көч сынашты. Бәйге дүрт турдан торды.Ике команда да бик яхшы әзерлек белән килгән иде. Кызларыбыз һәрбер турда да үзләрен сынатмадылар һәм Апаслыларны 28 кә 24 исәбе белән җиңделәр.Уенда кемдер җиңә, кемдер җиңелә бит.Көндәшләребезгә алга таба уңышлар юлдаш булсын. Һәрбер уенчыга да “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясеннән истәлек бүләкләре тапшырдылар. - Бәйрәм белән сезне, укытучым! 06.10.2012
-
Укытучылар көне белән! 06.10.2012
Укытучы исемен икеләнмиАна исеме белән тиңлим мин.Бала өчен анда туган хисләрАна хисе белән тиң дим мин.Бүген, 6 нчы октябрь көнне мәктәбебездә укытучылар көненә карата “Җилле чаклар бар иде” дигән концерт оештырылды. Мәктәбебездә эшләүче һәрбер укытучыга, һәрбер хезмәткәргә багышлап матур сүзләр,шигырьләр яңгырады. Һәм һәрбер хезмәткәр дә бүләксез калмады. Укытучыларга бигрәк тә ошаганы “Җилле чаклар бар иде” дигән презентация булды. Монда бары тик күңелле мизгелләрдән генә торган фотолар урнаштырылган иде.Барысы да күңелле рухта дәресләргә таралыштылар. -
Яшьлекләрен искә алдылар. 02.10.2012

Кадерле ветераннар, безнең хөрмәтле остазларыбыз! Россиядә октябрьнең беренче көнендә республика, район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, Ватаныбыз иминлеге бәрабәренә намуслы тырыш хезмәт куйган, өлкәннәргә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көне.Шушы уңайдан мәктәбебездә өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән концерт программасы, чәй табыны әзерләдек,сыйныфларда сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Бәйрәм башка елдагыга караганда бераз үзгәрәк булды.Өлкәннәр үзләре җырлаучыны конферанс формасында, матур итеп шигырь юллары белән сәхнәгә чыгардылар. Һәм һәрбер килгән кунагыбызга да укучылар кулы белән эшләнгән котлау открыткалары бирелде. Аларга бу күренеш бик ошады. Чыннан да алар бу көнне сагынып яшьлекләрен искә алдылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар
-
Өлкәннәр көне
01.10.2012
1 нче октябрь 2012 ел көнне район үзәгендә“Өлкәннәр көне” уңаеннан Балык Бистәсе район башлыгы авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсе оештырды. Безнең Котлы-Бүкәш урта гомум белем мәктәбе дә актив катнашты. Мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне сатуга алып бардык. Рйон башлыгы тарафыннан караган комиссия барыбызга да зур бәя бирде. Өлкәннәр исә, без алып килгән әйберләрне теләп сатып алдылар һәм рәхмәтләр белдереп, канәгать калдылар.
-
Урок чистоты 27.09.2012

27 сентября 2012 года в школе прошли "Уроки чистоты" в рамках Всемирной акции "Очистим планету от мусора"
-
Күңелле поход 19.09.2012
18 нче сентябрь көнне мәктәбебез белән варислар бәйрәме туган көне уңаеннан “Басай” чишмәсенә поход оештырдык. Бәйрәмебезнең беренче өлеше мәктәп каршында тантаналы линейкадан башланды.Балаларны бәйрәм белән шушы мәктәптә күп еллар буена балаларга ныклы белем һәм тәрбия биргән, пионерия иленә үзләренең зур өлешләрен керткән мөхтәрәм ветераннарыбыз Шәрәфетдинова Флюрә Һидыятовна һәм Насипова Флюрә Фәрхулловна котладылар.Соңыннан укучыларга узган ел конкурс нәтиҗәләре өчен мактау кәгазьләре бирелде.Икенче өлешендә матур, күтәренке кәеф белән “Басай” чишмәсенә юл тоттык.Анда уеннар уйнадык. Казан асып ашлар,шашлык пешердек. -
Легкоатлетический кросс 15.09.2012
15 сентября на базе МБОУ Кутлу_Букашской СОШ проводился первенства района по легкоатлетическому кроссу среди учащихся общеобразовательных школ 1995 года и моложе, посвященного памяти Чемпиона Республики по бегу Гилемханова М.З. в рамках Всероссийских спортивных игр школьников «Президентские спортивные игры». В соревновании участвовали 17 команд района. Команда нашей школы заняло общекомандное первое место, 2 место-Каримова Гульназ, 2место-Губайдуллин Айдар, 3место-Иванов Александр, 4 место-Муткина Альбина.Команда Кутлу-Бкашской СОШ-это Сафаргалиев Раиль, Губайдуллин Айдар, Муткина Альбина, Каримова Гульназ, Абдуллин Ислам, Иванов Александр
-
Болгар шәһәрендә республика күләм футбол ярышларында катнаштылар 15.09.2012
15 нче сентябрь көнне мәктәбебез укучылары Гимадиев Ислам һәм Гиматдинов Инсаф район җыелма футбол командасы составында 1995 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Болгар шәһәрендә республика күләм футбол ярышларында катнаштылар. Район җыелма командасы республикада II урын яулады. Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин! -
Бездә ТНВ каналы кунакта. 14.09.2012
Бездә ТНВ каналы кунакта.Балык бистәсе районында бардыр бер авыл –Бөкәш диләр,Авылның уртасында шәп бер мәктәп бар , диләр.Ул мәктәпнең, һич онытмам, гаҗәеп дәресләрен,Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм дә тәнәфесләрен.Кечкенәме? –Юк.юк.юк бу мәктәп бик зур икән,белем чыганаклары да сай түгелдер һич икән.Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балаларБелемнәрен арттырып алга үрләп баралар.Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгел, рәхәт анда,Мәгърифәт кояшы балкый һәр көн саен бу бинадаМенә шундый матур юллар белән без ТНВ каналы кунакларын каршы алдык. Укучылар белән“Мәктәп” тапшыруына дип шактый вакыт әзерләндек. Кызыклы репортажлар да әзерләдек. Ә аның каравы укучыларыбыз күңелендә онытылмаслык матур мизгелләр калды. Бу очрашу соңгысы гына булмасын иде. Без алар белән кабат очрашулар көтәбез.












