Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2012

Мәктәбебезнең барлык укучы малайларын, егетләрен һәм укытучы абыйларны 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Аларга тазалык-саулык, укуларында һәм эшләрендә зурдан - зур унышлар телибез. Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен.
-
Юлда булсаң бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел 22.02.2012

22 нче февраль көнне башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам ителде. 4а һәм 3б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Фахриева Г.Х, Мухарлямова Л.Ш.) бу көнне иң мөһим чараларның берсе-юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” исемле чара оештырды. Бу тема юкка гына сайланмады, чөнки соңгы вакытта юлларда хәвеф-хәтәрләр саны елдан-ел арта бара. Бәйрәмгә урманнан адашып килгән Шүрәле дә катнашты. Балалар аңа юл билгеләре турында шигырьләр сөйләде, юлда йөргәндә үз-үзеңне ничек тоту кирәклеген дә аңлаттылар. Светофор да үзе турында онытмаска киңәш итте.Утларын кабызып уеннар оештырды. Һәр укучы игътибар белән тыңлап, юл йөрү кагыйдәләренә төшенде. Бу бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Бизәлеш тә бәйрәмгә ямь өстәде.
-
"Күңелле стартлар" 22.02.2012

23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч сыйныф малайлары арасында “Күңелле стартлар” уены оештырылды (җитәкчеләре Мухарлямова Л.Ш., Фахриева Г.Х.) Бу ярышта 2 команда көч сынашты. Җитезлек, тапкырлык, кыюлыкны таләп иткән ярыш укучыларга бик ошады. Җанатарлар да бик актив булдылар.
“Җитез шофер”, “Поезд”, “Оча-оча шарлар”, “Кемнең шары зур?”, “Шиномонтаж” конкурслары зур кызыксыну белән үткәрелде.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында... 21.02.2012

21 февраль көнне башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында һәр сыйныфта туган телдә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләде мәкаль-әйтемнәрнең мәгьнәләрен ачыкладылар. Телебезнең матурлыгын, байлыгын чагылдырып язган иншалар укыдылар. Туган телебезне саклап калу өчен нәрсәләр эшләп булу турында уй фикерләре белән уртаклаштылар.
"Әкиятнең төше алтындыр, аңлаганга акылдыр" дип аталаган рәсем күргәзмәсенә укучылар укыган әкиятләре буенча ясаган рәсемнәрен куйдылар.
-
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне 21.02.2012

21 нче февраль көнне мәктәбебездә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Кичәдә бәйрәм тарихы, ЮНЕСКОның генераль директоры Мацурраның "Ана теле бер булыр" дигән мөрәҗәгате яңгырады. Укучылар М.Гафури, Н.Нәҗми, Р.Фәйзуллин, Р.Миннуллин, Х.Туфан Һәм Зөлфәтнең ана теленә багышланган шигырьләрен укыдылар. Кичәдә туган телебезгә багышланган җырлар да башкарылды.
-
Тамчы шоу 21.02.2012

21 февраль көнне 5-8 сыйныф укучылары катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган Тамчы шоу уен-тамашасы үткәрелде. Бәйгедә 2 команда: Ватан һәм Катюша командалары көч сынашты. Укучылар бу чарадан үзләренә күп кенә кызыклы мәгүлүматлар алдылар. Бәйрәм һәркемгә дә бик охшады.
-
Неделя начальных классов 20.02.2012

Неделя начальных классов. С 20 февраля началась неделя начальных классов. В первый день в актовым зале состоялось открытие недели.
-
Изге Вәли көне белән! 17.02.2012

Барыгызны да Изге Вәли көне белән!!! Телэгэн бар телэклэрегездэ чынга ашсын, яраткан парларыгыз белән бэхетле булыгыз!
Соң булса да уң булсын дип, без 17 гыйнварь көнне, Изге Вәли көнен үткәрдек. Бәйрәмдә катнашу өчен һәрбер сыйныфтан бер пар сайланды. Алар төрле уеннарда катнашып үзләренең көчләрен сынадылар. Бәйрәмебез төрле кызыклы уеннар, сораулар, биюләр, җырлар белән үрелеп барды.Бәрәмнән соң укучыларга, килгән студентларга дискотека үткәрелде.
-
С днем Святого Валентина! 15.02.2012

В рамках недели английского языка учащимся 8-10 классов был подговлен классный час под названием "День Святого Валентина". Праздник вели ученицы 10 класса Юнусова Я. и Валиева А. на английском языке. Праздник сопровождался песнями, стихами, интересными вопросами и играми. В конце классного часа были определены победители, активно учавствовавшие в празднике. Им вручили валентинки и сладкие подарки.
Надеемся. что праздник всем пришлось по душе.
-
Республикакүләм олимпиада призеры... 13.02.2012

11-13нче февраль көннәрендә рус төркеме укучылары арасында татар әдәбиятыннан Республикакүләм олимпиадалар булып үтте. 10б сыйныфы укучысы Юнусова Я бу олимпиадаларда катнашып призлы урын яулады. Язиләне һәм укытучысы Курмаева Р.Р. зур уңышлары белән тәбриклибез!












