Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Ата - аналар җыелышы.
22.06.2012
1 нче сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләре өчен ата - аналар җыелышы үткәрелде. Яңа уку елында укырга керүчеләр өчен яңа таләпләр куелуы: электрон гариза турында аңлатылды. Бу көнгә 13 баланың әти-әнисеннән электрон гариза кабул ителде.
-
Лагерьда - Сабантуй! 19.06.2012

Сабантуе - хезмәт туе,
Бәхет һәм шатлык туе,
Уйнап, көлеп, җырлап, биеп,
Бәйрәм итик көн буе.
-
"Татар егете" бәйгесе 18.06.2012

Бу көнне безнең егетләребез аеруча матурлар иде. Сәхнә түренә ак күлмәк, галстуктан чыгыш ясарга чыктылар. Егетләрнең төрле яктан осталыкларын тикшереп карадык. Алар җитезләр, көчлеләр, тапкырлар булып чыктылар. Егетләргә төрле номинацияләр буенча дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
-
Без - Дельфинда!!! 16.06.2012

"Дельфин" спорт һәм сәламәтләндерү үзәгенә барып су коенуны балалар бик көттеләр. Өч көн рәттән өч отряд "Дельфин"га барып су коендылар, чәй кафесына кереп ял иттеләр. Кама буена төшеп андагы матурлыкны күзәттеләр, уйнадылар.
-
Әкиятләр көне. 15.06.2012

Бүген лагерьда "Әкиятләр көне". Бу көнгә отрядлар татар халык әкиятләрен заманча үзгзртеп сәхнәләштерделәр. Сәхнәдә "Кызыл калфак", "Куян баласы Нуяк", "Шалкан" әкиятләре куелды. Балаларга әкият бәйрәме бик ошады.
-
Лагерь гүзәле! 14.06.2012

"Лагерь гүзәле" бәйгесе лагеребызның иң кызыклы көннәреннән берсе булды. Чөнки кызларыбыз ул көнне шундый чибәрләр иде. Алар матур күлмәкләрен киеп сәхнәбез түрендә көч сынаштылар: биеделәр, җырладылар, гомүмән үзләрен төрле яктан күрсәттеләр. Ахырдан кызларга төрле номинацияләр буенча дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
-
СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК-2012 09.06.2012

Бүген лагерьда "Созвездие-Йолдызлык-2012" бәйгесе. Балаларның чыгышлары, костюмнары күз явын алырлык иде. Киләчәктә дә без укучыларны зуррак сәхнәләрдә күрербез дип ышанып калабыз
-
Тамчы - шоу 08.06.2012

"Тамчы-шоу" күңел ачу программасын балалар зарыгып көтте. Бу бәйгедә өч отряд биш тур: табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр,сораулар һәм рәсем-слайдлар буенча көч сынашты. Программа балалар язучысы Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган иде. Командалар бик тапкыр булып чыкты, шулай да "Созвездие" отряды җиңүче булды. Ярыш җырлар белән үрелеп барды.
-
Без тынычлык яклы 07.06.2012

Бу көн лагерда "Без тынычлык яклы" девизы астында үтте. Укучылар арасында асфалька рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Өлкән вожатый Рүзидә Рәсимовна 1982-85 елларда Америка Кушма-Штатларыннан Советлар Союзына тынычлык визиты белән килгән Саманта Смит турында сөйләде, презентация һәм видеофильм күрсәтте.
-
Спорт көне 06.06.2012

Бүген лагерда Спорт көне. "Созвездие", "Чемпион" һәм "Улыбка" отрядлары арасында спортның төрләре буенча ярышлар үткәрелде. Дуслык җиңде!!!












