МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | DsadCar.Sab@tatar.ru , Bartash.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116
-
Ярышлар 22.03.2013

Кечкенәләр дә уеннарда тырышып катнаштылар, бар көчләрен куеп ярыштылар.
-
Нәүрүз 21.03.2013

Нәүрүз килә,Нәүрүз килә.
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем,туган җирем
Язны күреп сөенә.
-
Нәүрүз боткасы 21.03.2013

Нәүрүз боткасы нинди тәмле.
-
Бәйрәмдә 21.03.2013

Хуш киләсең ,гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз.
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.
-
Тәҗрибә 14.03.2013

Су һәм аның үзлекләрен өйрәнү тәҗрибәсе вакытын күрәсез.
Балалар бу тәҗрибәне бик теләп башкардылар.Кечкенәләр дә читтә калмады.
-
Юлларда иминлек. 07.03.2013

Насыйбуллин Илнур Дамирович балалар белән дә очрашты.Балалар белән юлда үзеңне дөрес тоту һәм иминлекне саклау кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барды.Балалардан юл кагыйдәләре буенча сорауларга җаваплар алды.
-
Мөдирләр семинары. 06.03.2013

Безнең Олы Арташ ,,Карлыгач" балалар бакчасында 6 нчы март көнне район бакчалары мөдирләре семинары булды.
Семинарга килүчеләр башта ,,Карлыгач" балалар бакчасы тәрбиячесе К.Г. Хәтиповнаның математикадан ,,Бияләй эзләп сәяхәткә" дип аталган эшчәнлеген һәм ,,Күңелләрдә яз шатлыгы"дигән күңел ачу чарасын карадылар.Семинарда районның әйдәп баручы белгече А.Ш.Димухамитова,,,Кыңгырау" балалар бакчасы методисты Ф.Р.Халитова, ,,Шатлык" балалар бакчасы методисты М.К.Исрафилова һәм ,,Әллүки" балалар бакчасы мөдире Ә.Ш.Мөхәрләмоваларның чыгышлары тыңланылды. Семинар эшлекле рәвештә үтте.
-
Семинарда 06.03.2013

Семинарда шулай ук районнан юл хәрәкәте иминлеге өлкән инспекторы Насыйбуллин И.Д.та катнашты.Юл иминлеге кагыйдәләре һәм кирәкле документлар турында чыгыш ясады.
-
Ачык эшчәнлек 06.03.2013

Эшчәнлек барышында балалар аюга бал мичкәсен ачарга булышалар
-
Әниләр бәйрәме. 05.03.2013

Бакчабызда ,,Кояш гомере телим - Әнием сиңа!" дип аталган бәйрәм булды.Балалар әниләрен язның беренче бәйрәме -Халыкара хатын-кызлар көне 8 нче Март бәйрәме белән котладылар. Әниләргә багышлап матур җырлар җырладылар,биеделәр,шигырьләр сөйләделәр.Әниләр өчен иң куанычлысы балалары үз куллары белән ясаган бүләкләрне кабул итү булгандыр. Бәйрәм кичәбез бик күңелле үтте.







