МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | DsadCar.Sab@tatar.ru , Bartash.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116
-
Котлау 01.03.2013

Бүген бакчабызның кече тәрбиячесе Хабибрахманова Фирая Ильяс кызының олы юбилее-55 яшь тулган көнө.
Кадерле Фирая апабыз! !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез,шатлыклы көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.
-
Ил сакчылары 22.02.2013

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне.Бу уңайдан балалар белән әтиләренә кәгазьдән истәлекле бүләкләр ясадык,малайлар белән ,,Мин булачак солдат"-дигән спорт ярышы үткәрдек.
-
,,Туган тел" көне 21.02.2013

Бакчабызда бүген ,,Туган тел" көнен билгеләп үттек.Тел турында мәкальләр әйттек һәм соңыннан ,,Туган тел" җырын бергәләп башкардык
-
,,Минем яраткан шөгылем". 20.02.2013

Танк,самолет әвәлибез,-
дип хәбәр итә апам.
Пластилин белән эшләргә
Бигрәкләр дә яратам.
-
Муса Җәлил 14.02.2013

Олы Арташ төп мәктәбе библиотекасында Муса Җәлил иҗатына багышланган күргәзмә янында.
-
,,Лыжня Татарстана 2013" 11.02.2013

Җилләр белән узышып,
Без чаңгыда шуабыз.
Шуның өчен һәрвакыт
Сау-сәламәт булабыз.
10нчы февраль көнне Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасы коллективы "Лыжня Татарстана 2013" массакүләм ярышында актив катнашты.
-
,,Народы мира" 07.02.2013

Бу атнада без җир шары буйлап сәяхәт барышында төрле милләтләр белән таныштык һәм кайберләренең биюләрен дә өйрәндек.Балалар аеруча Литва,Мари.Украин,Татар халык биюләрен яратып кабул иттеләр һәм тырышып башкардылар.
-
Җир шары буйлап сәяхәт. 05.02.2013

,,Җир шары буйлап сәяхәт" темасы буенча җылы якта яшәүче хайваннар,җылы як үсемлекләре,анда яшәүче халыклар белән таныштак.
-
Кошларга ярдәм итик! 28.01.2013

Кошларга ярдәм итик.
Без балалар белән бергәләп кошлар өчен җимлекләр элдек. Көн саен урамга чыккач бергәләп кошларга җимнәр салабыз. Шулай итеп кышкы суыкларда кошларга ярдәм итәбез.
Кышкы салкын көннәрдә,
Кечкенә кошчыкларга.
Балалар ярдәм итә.
Көндә ризык табарга.
-
МЧС хезмәткәрләре килде.
25.01.2013
24нче гыйнвар көнне безнең балалар бакчасына Икшермәдән МЧС хезмәткәрләре килде. Җитәкчеләре
Сәләхиев Ф.Ф. янгын булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.







