МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Туган ягым-Татарстан. 07.09.2015

Балалар белән бу атнада "Туган ягым-Татарстан" проекты буенча эшлибез. Балалар рәсем эшчәнлегендә Татастанның дәүләт символларын, туган якның табигатен рәсемгә төшерделәр.
-
"Аюга нигә күңелсез?"-уен инсценировка. 05.09.2015

"Минем бакчам" проектын йомгаклап балалар белән "Аюга нигә күңелсез?" дигән, уен инцсенировка үткәрдек. Уен аша балалар уенчыкларга сакчыл булырга , уйнаганда бер-береңне рәнҗетмәскә, саран булмаска, тату, дус булырга төшенделәр. Шулай ук кунакка килгән аю белән уйнадылар,биеделәр.
-
Аю белән күңел ачу. 05.09.2015

-
Талантлы шәхесләр белән очрашу. 03.09.2015

Без бүген кунакка Шәймиева Айгөл Таһир кызын һәм аның кызы Алсуны чакырдык. Айгөл Шаймиева үзенең кызы Алсу белән якыннан таныштырды. Алсу безнең бакчабызда тәрбияләнеп чыккан кыз. Алар район күләмендә бик күп төрле җыр конкурсларында катнашып күп кенә граматоларга , бүләкләргә ия булган кешеләр.
Айгөл Таһир кызы Завод-Нырты урта мәктәбендә җыр, рәсем, география фәннәрен укыта. Айгөл Шәймиева кечкенәдән үк җыр-моңны яратуын һәм кызы Алсу да шушы юлны сайлавын әйтә.
Балаларга очрашу вакытында үзләренең яраткан җырларында җырлап күрсәттеләр. Киләчәктә без Айгөл Шаймиевага һәм Алсуга зурдан зур уңышлар теләп истәлеккә фотога төштек.
-
Билгеләрне искә төшерәбез. 18.08.2015

Җәй көне урамда, юлларда бик күп йөрү сәбәпле балалар белән юл өйрү кагыйдәләрен һәм билгеләрне искә алып торырга тырышабыз.
-
Бөҗәкләрне күзәтәбез. 15.08.2015

Балалар бик кызыксынучан булу сәбәпле сукмакта, комлыкта күргән һәр бөҗәкне күздән югалтмыйлар, кызыксынып күзәтәләр.
-
Бергә-бергә күңелле. 14.08.2015

Бүген бик озак ял итеп килгән Әдилә дусты Айдарны сагынган. Алар кочаклашып атынгычта да атындылар.
-
Яраткан әкиятләребезне искә алабыз. 13.08.2015

Тәрбияче апа безгә бик күп әкиятләр укый . Ә менә бүген без үзебез әкиятләрне искә төшердек. Бер -беребезне уздырып әкиятләрне хәттә тәрбияча апабызга сөйләдек.
-
Туп белән төрле уеннар уйныйбыз. 21.07.2015

Мәктәптә укучылар булмаудан файдаланып рәхәтләнеп спорт залына барып туп белән бик күп уеннар уйнадык.
-
Кыршау әйләндерәбез. 21.07.2015





