МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 27.06.2015

27 июнь көнне бакчада ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышның темасы - балаларны яклау һәм саклау, җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен түгәл үтәү һәм булдырмас өчен ата-аналарның җаваплылыгын арттыру.
-
Рәхәттә соң комлыкта! 26.06.2015

-
Чәчәкләр арасында! 26.06.2015

Аллы-гөлле бакчабызда бергәләшеп фотога төшәбез.
-
Без таган атынабыз! 22.06.2015

-
Сәламәт булыгыз! 11.06.2015

Бакча тәрбияләнүче балаларның сәламәтлекләрен һәрдаим тикшереп, күзәтеп торабыз. Фельдшер Рушания апаларын нәниләр көтеп алалар.
-
1 июнь - балаларны халыкара яклау көне! 01.06.2015

Нәни дусларыбыз!
Сезне чын күнелебездән бүгенге бәйрәм - балаларны халыкара яклау көне белән тәбрик итәбез!
Сау-сәламәт, бәхетле булып үсүегезне, әти-әниләрегезне шатландырып яшәвегезне телибез!
-
Сау бул, бакча! 30.05.2015

Бүген бакчабызда зур бәйрәм - мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын озату кичәсе үткәрелде. Шатлыклы да, моңсу да булган бу бәйрәм балаларның, әти-әниләрнең, апаларның күңелләрендә бик озак сакланыр.
Бәйрәмгә куян кызы, Шүрәле, алтын балык та килгәннәр иде. Алар мәктәпкә китүче балаларга төрле биремнәр биреп, белемнәрен тикшерделәр. Рөстәм белән Риаз барлык биремнәрне, сынауларны уңышлы үтеп, мәктәпкә барырга әзер икәнлекләрен исбатлап күрсәттеләр.
-
Сау бул, бакча! 30.05.2015

Кадерле Рөстәм һәм Риаз!
Сезне бүгенге матур бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар телибез!
Озату көне килеп җитте,
Дулкынлана күңелләр.
Алда көтә зур сынаулар,
Ачылмаган белемнәр!
Безнең хәтердә калырсыз
Хәрберегез аерым.
Безнең өчен дан булса иде
Сез ясаган хәр адым!
Иң матур теләкләр белән бакчадагы апаларыгыз.
-
Су буена экскурсия. 29.05.2015

-
"Әбиме-бабаймы?" уенын уйныйбыз. 27.05.2015





