МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Канатлы дусларыбыз. 16.03.2015

Бу атна дәвамында максатыбыз балалар белән кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү, күчмә кошларны тану, аера белү өстендә эш алып бару. Һәм балалар белән рәсем шөгылендә язның беренче кошы кара карганы ясадык.
Ишетәмсең:-Кар да кар!-ди,-
Тиздән эреп бетә кар,-ди.-
Канатымда хатым бар,-ди.-
Буең җитсә,тартып ал,-ди.
Укымый да беләбез бит,
Хатында ни язылганын:
Бөтен кошлар хәбәр иткән
Матур язны сагынганын.
-
"Яз, яз,яз җитә!"-рәсем бәйгесе. 14.03.2015

Балалар белән язга карата рәсем бәйгесе үткәрдек.
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче,кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
-
Күктә кояш елмая. 12.03.2015

Кояш чык, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермрн.
Майлы ботка Казнда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык -сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
Кояшка карата эндәшләр өйрәнеп әвәләү шөгылендә яссылыкта әвәләү алымын кулланып кояш ясадык.
-
"Һәрвакыт булсын әни!" 07.03.2015

Бүген бездә "8 март Халыкара хатын -кызлар" бәйрәме булып узды. Балалар әниләренә карата "Энемә киенергә булышам" кебек уеннар, шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр.
-
Бәйрәм мизгелләре. 07.03.2015

Бәйрәм барышында әниләрдә читтә калмадылар үзләренең булганлыкларын, уңганлыкларын уеннар аша күрсәттеләр.
-
Бәйрәм күренешләре. 07.03.2015

Безнең әниләребез уңган, булган, матур гына түгел, алар хәттә спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар икән. Без боларны үз күзләребез белән күреп үттек.
-
Әниемә бәйрәм бүләге. 05.03.2015

Иң матур әни.
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет –
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше –
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
Әниләргә бәйрәмгә бүләккә чәчәкләр ясарга булдык.
-
Яз аеның беренче көннәре. 04.03.2015

-
Абый, апалар белән бергә. 04.03.2015

-
Гөлләр чисталык ярата. 03.03.2015

Матур әдәбият шөгылендә балаларга "Әни гөлләре" шигыре укылды һәм балаларда шигырь аша бүлмә гөлләренә карата соклану хисе, сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү уянды.
Гөлләр сусап утыра.
Сулы савыт янында
Гөлләр сусап утыра.
Кулы юк шул, эчәлми
Суны, сузылып кына… (Ш.Галиев)




