МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Яңа ел белән! 29.12.2014

Кадерле дуслар! Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез! Һәммәгезгә дә саулык-сәламәтлек, бәхетле, матур тормыш телибез! Яңа елда барлык теләкләрегез дә тормышка ашсын!
Яңа ел килә!
Бит кызарткан уйнак җилдән
Яңа ел исе килә.
Җилләр белән, җилләр белән
Бергә биисе килә!
Яуган кар бөртекләренә
Яңа ел төсе керә.
Бәйрәм безгә, бәйрәм сезгә
Ак бәхетләр китерә!
Нидер көткән, өмит иткән
Йөрәк шашынып тибә.
Якты җиргә, якты җиргә
Күкләр мәхәббәт сибә!
Ленар ШӘЕХ
-
"Бәхет, шатлык алып кил син Яңа ел!" 27.12.2014

Бүгенге Яңа ел бәйрәме шушындый сүзләр белән башлап җибәрдек.Хәерле көн, кадерле балалар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын!
Исәнмесез, дусларым!
Безгә рәхим итегез!
Яшел чыршы янында
Уйнарбыз һәм биербез.
-
Гномнар биюе. 27.12.2014

-
Бәйрәм кунаклары. 27.12.2014

-
Кыш бабай килгән безгә. 27.12.2014

Узып бара елның соңгы минутлары,
Бар дөньяда балкый Яңа ел утлары.
Балаларның бәхетле йөзләре
Сабый чакны искә төшерә.
Әйтерсең, барып кайттым балачак иленә.
Яңа ел, яңа өмет,
Шатлык, яңа бәхет килә.
Каршы алыйк, әйдәгез,
Бергә-бергә дуслар белән.
Кар кызы бәхетле, Кыш бабай да.
Шаулап-гөрләп бәйрәм итә бар да,
Хыяллар чынга аша
Шушы сихри төндә. -
Бүген бездә Яңа ел бәйрәме. 27.12.2014

Яңе ел бәйрәменә әти-әниләр генә түгел хәттә чегән кызлары, Мальвина һ.б. да килгәннәр иде.
-
"Иң яхшы чыршыга" конкурс. 27.12.2014

Декабрь ае башлануга "Иң үзенчәлекле чыршы" дип аталган конкурс игълан иттек. Конкурсның максаты: әти-әниләрнең балалар белән берлектә эшләүләре, бәйрәм рухын булдыру иде. Максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз. Бер генә әти-әнидә читтә калмады, төрле табигәть материалларын кулланып берсеннән берсе матур, кызыклы, үзенчәлекле чыршылар ясап куйдылар. Алар арасында чыршы күркәсеннән, каз каурыеннан, макароннан, ефәк тасмадан, төрле җепләрдән бәйләнгән, янып тора торган, хәттә баллы чыршыда бар иде. Хезмәтләрен куйган, бәйрәмгә тагыда матур ямь өстәгәннәре өчен барлык әти-әниләргә, балаларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да уңышлар телибез!
-
Саф һавада. 26.12.2014

-
Тәрәз каршында Кыш бабай. 25.12.2014

Бүген балалар шигырләр, җырлар өйрәнеп утырган җирләреннән сикерешеп торып "Кыш бабай килгән"- дип, кычкырганнарын сизми дә калдылар, чөнки тәрәз каршында сәлам биргән Кыш бабайны күрделәр.
Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килгән.Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында. -
Чаңгы шуарга өйрәнәбез. 24.12.2014





