МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Кышлаучы кошларны аерабыз. 10.12.2014

"Кошларны аер" уены аша кышлаучы кошларны танырга өйрәнәбез.
-
Карабүрекне ясыйбыз. 08.12.2014

Бу атна эчендә балалар белән кошларга карата сакчыл караш уяту, сөйләм үстерү күнекмәләре формалаштыру, сүз байлыгын арттыру, рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту, төсләрне тоярга өйрәтү максатыннан кышлачы кошлар турында сөйләшербез һәм зурлар белән кышлаучы кошларның иң матур кош карабүрекне рәсемгә төшердек.
-
Традицион булмаган алым белән миләш тәлгәшен ясыйбыз. 08.12.2014

Кечкенәләр белән мамык таякчыклары кулланып миләш тәлгәшен ясадык, үзебезнең бик күп миләш тәлгәше белән кызыл түшләрне сөендердек.
-
Кышкы әкият. 06.12.2014

Атна дәвамында кыш, кар үзенчәлекләре, табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр, кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту өстендә бик күп эш алып бардык . Һәм атна ахырында "Кышкы әкият" темасына конкурс оештырдык, матур рәсемнәрне фотога төшердек.
Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Чана – чаңгылар алып
Алар баралар тауга.
-
Транспорт төрләрен өйрәнәбез. 06.12.2014

"Светофор" түгәрәгендә су, һава, җир транспорт төрләрен өйрәндек һәм уен аша транспортларны төсләре буенча гаражларга урнаштырдык.
-
Лото "Юл билгеләре." 06.12.2014

Зурлар белән беррәттән кечкенәләр дә лото кебек уеннар аша юл билгеләрен үзләштерергә, отып калырга тырышалар.
-
Кызыл түшне кисеп ябыштырабыз. 04.12.2014

Балалар белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә кыш, кышлаучы кошлар, аларның кышны ничек каршылаулары хакында сөйләштек һәм үзләренең фантазияләрен файдаланып кызыл түшне кисеп ябыштырдык.
-
Миләш тәлгәше. 04.12.2014

Ай – яй матур агач соң,
Кызыл төймәләр таккан.
Төймәләре ачы соң
Өзеп, авызга капсаң
Кечкенәләр белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә миләш тәлгәше кисеп ябыштырдык..
-
Көтеп алган кыш җитте. 04.12.2014

Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.
-
Кем беренче кар бөртеген җыя? 03.12.2014

Кечкенәләр белән кар бөртекләрен җыюда ярыштык.




