МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Милли киемнәр. 26.02.2015

Атна дәвамында милли киемнәрне өйрәндек. Маһруй әбинең сакланган түбәтәй. яулыкларына бизәкләр кисеп ябыштырдык.
Р.Вәлиева”Түбәтәем.”
Йөзләремә килешәсен
Кайлардан гына белгән.
Туган көнгә дәү әтием,
Түбәтәй алып килгән.
Түбәтәемне кидем мин,
Көзге каршына килдем.
-Менә шундый була ул.
Татар малае!-дидем.
-
Әбиемнең серле сандыгы. 24.02.2015

Бу атна дәвамында балалар белән татар халкының рухи мирасы, күңел җәүһәрләре, татар милли киемнәр һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну өстендә эш алып барабыз.
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде ачасы...
-
Уен "Итекләрне парла" 24.02.2015

Математика шөгылендә аюкайга итекләрне парларга булыштык.
-
Әтием-минем горурлыгым! 20.02.2015

Бүген бакчабызда ил сакчыларына багышлап спорт бәйрәме үткәрелде. Ярышта әтиләр дә, әниләр дә бик теләп катнаштылар. Балаларның бәйрәм тәкъсиреннән алган шатлык-куанычлары бик зур булды.
Хөрмәтле әтиләр, кадерле малайлар!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез! Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез! Малайларыбызның сәламәт булып үсеп җитүләрен һәм әтиләргә ышанычлы алмашчылар булуларын телибез!
-
Эстафета "Неваляшка" 20.02.2015

Ярышларны башлыйбыз.
Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез.
Узара көч сынашырга
Кемнәр тели, әйтегез?
Хәрәкәттә бәрәкәт
Икәнен онытмагыз,
Бер урында тик утырудан
Тимер күк тутыкмагыз!
-
Эстафета "По кочкам" 20.02.2015

Бергә узган күнегүләр
Барыбер дә күңеллерәк.
Бергә булсак, җиңелмәбез,
Бергә булыйк, бездән калма.
Зур җиңүләр безне көтә,
Без яулыйсы үрләр алда!
-
Ярыш күренешләре. 20.02.2015

Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык-безнең тормыш үзәге,
Дуслык-безнең бәйрәм бизәге.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк бөтенебезгә дә.
-
Әтиемә -бүләгем! 19.02.2015

Тиздән "23 февраль- Ватанны Саклаучылар" көне җитә. Без әтиләрне бәйрәмнәре белән котлап үзебезнең нәни кулларыбыз белән бүләкләр ясадык.
Һәрвакытта иңнәремдә
Тоям әтием кулларын.
Һәрчак тыныч һәм бәхетле
Булсын барыр юлларым.
Әтием – горурлыгым
Син минем.
Кирәк булса, әтиләр күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклау өчен
Батыр булып үсәрбез.
-
Мы строим военный городок. 18.02.2015

Балалар белән рус теле шөгылендә хәрби транспортларны искә алдык һәм шөгыльдән соң балалар хәрбиләрнең шәһәрчеген төзеп уйнадылар.
-
Әти портреты. 16.02.2015

Бүген рәсем шөгылендә "Ил сакчылары" турында, һәрбиләр һәм аларның төрләре хакында сөйләшенде. Кечкенәләр үзләренең яраткан әтиләрен рәсемгә төшерделәр, ә зурлар портрет белән таныштылар һәм әтиләренең портретын ясадылар.
Кемнең алтын куллары
Көрәп куя карлы юлларны.
Ул булганда җылы өебез.
Ул булганда җырлап йөрибез.
Әтиемнең җылы куллары
Якты булсын йөрер юллары.
Әти- диеп әйтү бер ләззәт!
Син булганда әти бик рәхәт.




