муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | 88436241210 |
| E-Mail: | DsadYa.Sab@tatar.ru, shinards@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Мингазова Алина Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 22детей , в филиале 3 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов, в филиале 1 педагог |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бакчабызда "Корбан ашы" 27.08.2021

-
"Гөлбану" уены 16.08.2021

Балаларның еш уйный торган уены "Гөлбану". Хәтерне яхшырту, җитезлекне арттыру, сөйләм телен үстерү өчен уйнала.
-
"Без карусель әйләнәбез" 10.08.2021

Балалар саф һавада карусель уенын яратып уйныйлар. Бу уен балаларның сөйләм телен, игътибарлылыгын үстерә. Хәрәкәт итү тизлеген камилләштерә.
-
"Шынар авылы исеме ничек килеп чыккан?" 29.07.2021

Авылыбызның исеменең барлыкка килүен белергә тырыштык бүген. Аны балаларга тәрбиячеләр юрамаларга ияреп ирештерделәр.
-
"Буш урынлы" уены 23.07.2021

Җитезлекне, йөгереклекне булдыручы бу уен җәй көне тышта, кыш көне залда уйнала.Балаларның сөйләмен, хәтергә алу сәләтен камилләштерә.Санамыш кулланып урынсыз калган "кош" билгеләнә.Калган балалар бер түгәрәк ясап кулга кул тотынышып торалар. Түгәрәк тышындагы "кош" җырлый:
-Саескандай чикаклап, мин йөримен өй саклап.
Каз кычкыра кыйгаклап, сина сугам, син әбәк.
Шулай дип берсенең аркасына төртә дә түгәрәк буйлап йөгереп китә.Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала.урынсыз калганы оясыз кош була, уен шулай дәвам итә.
-
Песием.песием! 20.07.2021

Песи, песи пес итәр,
Ана песи сөт эчәр, ана песи сөт эчкәндә
Ата песи күз кысар,
Ал дигәндә алмасаң, лап итә дә шап итәр.
Уйнаучылар кулларын яшерергә тиешләр.
-
Ак куян 17.07.2021

ак куянкай утыра, колагын селкеп тора, менә шулай, менә шулай колагын селкеп тора...
-
"Без, без, без идек.." 14.07.2021

Татар халык уены-"Без,без, без идек". Уенчылар түгәрәкләнеп басып баш бармакларын күтәреп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без. без без идек, без 12 кыз идек, базга төштек май ашадык, келәткә кердек бал ашадык, кап та коп, Якуп, авызыңны ач та яп. Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы балаларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. кем беренче көлә яки сөйләшә, шул уеннан чыга.
-
"Чума үрдәк, чума каз" 05.07.2021

Яратып уйналучы уеныбыз-"Чума үрдәк, чума каз" . Җырлы уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин.Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтияр көче, сабырлык тәрбияли.күмәк җырлар башкару балаларны шәхес буларак үстерә. камилләштерә.
-
"Ак калач" 01.07.2021

Бала тормышын музыкальуеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, көн-күреше чагылдырылган бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, кешелеклелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатларны тәрбияли. Бакчабызда яратып уйнала торган уеннарның берсе-"Ак калач" уены..Бу уен аша балаларның сүз байлыгы камилләшә, хәтерләре, игьтибарлары яхшыра, җырлау-бию сәләтләре үсә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә.








