Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Фәнни-гамәли конференция. 28.02.2020

10нчы сыйныф укучысы Гыйлметдинова Әдилә Мәхмүт Хөсәинов исемендәге IV республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең "Җырым белән җиңдем дошманны" секциясендә катнашып 2нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Җитәкчесе: Гарипов Айдар Моталлап улы.
-
Ирекле көрәш. 25.02.2020

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Семенова Азалия Тольятти шәһәрендә 18 яшькә кадәрге кызлар арасында үткәрелгән ирекле көрәштә катнашып 3нче урын алып кайтты.
-
Җыр һәм строй смотры. 22.02.2020

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә "Җыр һәм строй смотры" үткәрелде. Смотрда 5-7нче сыйныф укучылары катнашты.
-
Күңелле эстафета. 12.02.2020

Февраль мәктәптә хәрби-патриотик һәм физкультура-спорт айлыгы булып үткәрелә. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле эстафета" үткәрелде.
-
Тәрбия сәгате 10.02.2020

Бүген 3нче сыйныф укучылары тәрбия сәгатендә "Казан - Татарстан башкаласы. ТАССРның 100 еллыгы" темасына үзләре туплап алып килгән мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
"Әлифба" бәйрәме 05.02.2020

Әлифба бәйрәме - кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Кеше кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен , ул үзенең юлын әлфбадан башлаган. Бүген безнең беренчеләребез дә белем дөньясында беренче бәйрәмнәрен үткәрделәр. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә өйрәнделәр. Алга таба да аларга тырышып укырга, тагында зуррак үрләр яуларга теләп калабыз.
-
"Дулкын" радиосында укучылар чыгышы 30.01.2020

Мәктәбебез укучылары Саба районының "Дулкын" радиосында "ТАССРга 100 ел", "Бөек Җиңүгә 75 ел", "Сабага 90 ел" темаларына чыгыш ясадылар.
-
ТАССРга 100 ел" 18.01.2020

Бүген мәктәбебез китапханәчесе Хөсәенова З.М. "ТАССРга 100 ел" темасына багышланган китапханә дәресе үткәрде.
-
06.01.2020

Бүген мәктәбебез укучылары Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов үткәргән чыршы бәйрәменә бардылар. Укучылар бәйрәмне бик ошатып, күңелле ял итеп кайттылар. Балаларга шундый бәйрәм ясаганнары өчен район җитәкчесенә, оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Дуслык" лагереның җиденче көне 31.12.2019

Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. "Дуслык" лагерендә бүген ахыргы көн. Балалар Оет авылына экскурсиягә бардылар. Анда музей, китапханә, мәдәният йорты белән таныштылар. Көннең икенче яртысында уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.












