Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Дуслык" лагереның алтынчы көне 30.12.2019

Бүген укучылар "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесендә үзләрен сынап карадылар. Көндезге аштан соң хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Яңа ел әкияте. 29.12.2019

Тылсымлы да, күңелле дә,
Бәйрәм бит ул - Яңа ел!
Өр - яңа ел, вакытларга,
Сала бит ул яңа юл!
Әйе, Яңа ел бәйрәмен бөтен кеше көтеп ала. Ә башлангыч сыйныф укучылары бигрәк тә.Бүген мәктәбебездә 1-6 сыйныфлар өчен "Яңа ел әкияте" исемле бәйрәм тамашасы үткәрелде. Укучылар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен күрсәттеләр. Бергәләп чыршы тирәли әйләнделәр. Рәхәтләнеп күңел ачтылар!
-
"Дуслык" лагереның бишенче көне 29.12.2019

Көннең беренче яртысында ТАССРның 100 еллыгына багышланган КВН үткәрелде. Аннан соң укучылар рәсемнәр ясадылар.Ә көндезге аштан соң Яңа ел тамашасында катнаштылар.
-
Кыш бабай могҗизалары! 28.12.2019

Бүген мәктәбебездә 7-11 сыйныф укучылары өчен "Кыш бабай могҗизалары" исемле бәйрәм тамашасы үткәрелде. Бәйрәм укучыларның күңелле чыгышлары, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.
-
"Дуслык" лагереның дүртенче көне 28.12.2019

"Дуслык" лагере үзенең эшен дәвам итә. Бүген иртәнге зарядкадан соң балалар арасында "Алар безгә җиңү китерде" исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Ә көндезге аштан соң укучылар саф һавада уеннар уйнадылар.
-
"Дуслык" лагереның өченче көне 27.12.2019

Бүген укучылар көннең беренче яртысында мәдәният хезмәткәрләре белән очрашуда булдылар. Чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнадылар, күңел ачтылар. Төшке аштан соң спорт уеннарында үзләренең көчләрен сынап карадылар.
-
"Дуслык" лагереның икенче көне 26.12.2019

Бүгенге көнебез гадәттәгечә иртәнге линейка һәм зарядкадан башланып китте. Аннан соң балалар "Хуҗабикә" һәм "Судомоделирование" берләшмәләрендә булдылар. Көннең икенче яртысында шахмат ярышы, төрле уеннар уйнадылар.
-
"Дуслык" лагереның беренче көне 25.12.2019

Бүген мәктәп яны "Дуслык" лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Балалар лагерь кагыйдәләре, инструктажлар белән таныштылар. Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Төшке аштан соң футбол, варисбол уеннары уйнадылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 18.12.2019

Методик берләшмә планы нигезендә мәктәбебездә 5-18 декабрь көннәрендә "Башлангыч сыйныфлар атналыгы" үткәрелде.
Мондый атналыкларда катнашу укучыларга үзләренең интеллектуаль, физик сәләтләрен күрсәтергә, төрле яклап кызыксынучанлыкларын арттырырга ярдәм итә.
Атналык барышында мәктәп фойесында укучыларның эшләреннән "Яраткан әкиятем", "Кыш", "Иң матур каллиграфик дөрес язучы" күргәзмәләре оештырылды. Башлангыч сыйныф укытучылары "Күңелле санау", "Кызыклы грамматика", "Укы, уйлан һәм сөйлә!" конкурслары үткәрделәр. "Уйла, яз һәм тикшер" темасына үткәрелгән кроссвордлар, шарадалар, табышмакларны һәм кыш турында китапчык эшләүне балалар бик ошаттылар.
"Башлангыч сыйныфлар атналыгы" иҗади, эшлекле атмосферада узды.
-
"Туган як моңнары" 12.12.2019

Мәктәбебездә "Туган як моңнары" дип исемләнгән музыка һәм рәсем укытучыларының район семинары үткәрелде. Гарипов Айдар Моталлап улы Шыңар төбәгенең күренекле шәхесләре турында сөйләде, мәктәп музее белән таныштырды. Рәсем түгәрәге җитәкчесе Маликова Гөлназ Илшат кызы туган якка багышланган күргәзмә белән таныштырды һәм мастер класс үздырды. Музыка укытучысы Галимов Фәннүр Әхсән улы ачык дәрес һәм шулай ук укытучыларга мастер класс үткәрде. Рәсем укытучысы Хөсәенова Зәмирә Миңнегаян кызы ачык дәрес уздырды. Семинар "Туган як моңнары" дип аталган әдәҗи - музыкаль кичә белән тәмамланды.












