Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
07.09.2019

Мәрхәмәтлелек атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәбебез укучылары авылыбызның хөрмәткә лаек пенсионер укытучысы Гайнанова Факихә Әхәт кызында очрашуда булып кайттылар. Ул үзе белән булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты, укучылар исә иҗади сәләтләрен күрсәтеп очрашуга ямь өстәделәр.
-
Без төрле, ләкин без бергә!" 06.09.2019

5-12нче сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында "Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" акциясе үткәрелә. Әлеге акция кысаларында мәктәбебездә "Без төрле, ләкин без бергә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл форматында чара үткәрелде.
-
Профилактик әңгәмә. 04.09.2019

-
Корбан ашы. 03.09.2019

Мәктәбебездә бүген Корбан ашы булып узды. Укучылар авылыбыз имам хатыйбы Илдус хәзрәтнең вәгазен тыңладылар һәм корбан ашыннан авыз иттеләр.
-
02.09.2019

Бүген мәктәбез укучылары белән Габдрахманов Р.В., Садриев Р.А., Исхакова А.Р, Ягафарова Г.Н. "Терроризм, экстремизм", "Юл йөрү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау" темаларына әңгәмә үткәрделәр.
-
Белем бәйрәме! 01.09.2019

1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген һәр бала көтеп алган яңа уку елы башланды. Мәктәп укучыларның шат авазына күмелде. Бәйрәмдә кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, әти-әниләр,укытучылар, килгән кунаклар катнашты. Мәктәбебез бусагасын тәүге тапкыр 6 укучы атлап керделәр. Яңа уку елы барыбызга да уңышлар, яңа җиңүләр алып килсен. Хәерле сәгатьтә!
-
Дуслык лагереның унынчы көне 12.06.2019

"Дуслык" лагерендә бүген 10нчы көн! Көнебез гадәттәгечә линейка һәм физзарядкадан башланып китте. Аннан соң "Россия көне"нә багышланган викторина үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Төрле биремнәр чиштеләр, сорауларга җаваплар эзләделәр. Олы Шыңар авылы чишмәсенә барып ял итеп кайттылар. Көндезге аштан соң күңелле спорт ярышлары үткәрелде.
-
Дуслык лагеренең тугызынчы көне 11.06.2019

Җәйге яллар дәвам итә. Көн саен яңа чара,үзенчәлекле эш төре. Бүген көн мәдәният хезмәткәрләре белән очрашудан башланды. Күмәк җыр-биюләр, төрле күңелле уеннар. Очрашудан соң бергәләп табигать кочагында "Җәй бәйрәме" үткәрдек.
Көннең икенче яртысында өстәл уеннары уйнадык. "Минем җәйге ялым" темасына рәсем конкурсы да үткәрелде.
-
Дуслык лагереның сигезенче көне 10.06.2019

"Дуслык" лагерында бүген 8нче көн. Иртәнеге аштан соң ГТОга багышланган рәсем конкурсы оештырылды. Һәр отряд мәктәп каршындагы асфальтка спорт темасына рәсемнәр ясады. "Кояшкай" отряды футбол уйнаучы малай, ә икенче отряд бөтен төр спорт уеннарын чагылдырган рәсем ясадылар.
Икенче аштан соң мәктәп яны стадионында күңелле стартлар гөрләде. Һәр команда тырышып, зур көч куеп сынашты. Физик тәрбия укытучысы И.Ф. Мөхәммәтгалиев укучыларга берсеннән-берсе кызыклы уеннар уештырды.
-
Дуслык лагеренең җиденче көне 07.06.2019

Бүген "Дуслык" лагерендә ГТО атналыгы башланып китте.Иртәнге физзарядкадан соң физик тәрбия укытучысы И.Ф. Мөхәммәтгалиев балаларга ГТО буенча мәгълүмат бирде. Видеоролликлар күрсәтелде. Шулай ук, Россия Гадәттән тыш министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча районара күзәтчелек һәм профилактика бүлеге начальнигы - эчке эшләр подполковнигы А.Р.Галимуллин катнашында эвакуация үткәрелде.
Көннең икенче яртысында стадионда хәрәкәтле уеннар оештырылды.












