Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
09.12.2019

3 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр мәктәбебездә "Халыкара коррупция белән көрәшү көне" уңаеннан "Һәрвакытта да намуслы булу җиңелме?", "Ришвәтчелек белән ничек көрәшергә" темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Шулай ук балалар рәсемнәр ясадылар, газетлар чыгардылар.
-
08.12.2019

Мәктәбебез активистлары 6 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр уздырылучы "С.О.К. Стань одной командой" бәйгесендә уңышлы гына катнашып кайттылар. 11 сыйныф укучысы Мөхәммәтова Зилә "Ел ачышы" ("Открытие года") номинациясендә җиңүче булды. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Акция "СТОП ВИЧ/СПИД" 06.12.2019

Мәктәбебездә "СТОП ВИЧ/СПИД" акциясе бара. Акция кысаларында укучыларыбызны авыл фельдшеры Р.А. Мөхәммәтова файдалы мәгълүматлар белән таныштырды. Сәламәт тормыш рәвеше алып баруның әһәмиятен аңлатты.
-
Әниләр бәйрәме! 27.11.2019

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр бәйрәме билгеләр үтелә. Шул уңайдан, бүген мәдәният йортында укучылар көче белән концерт куелды.
-
Солдат белән очрашу 25.11.2019

Бүген сыйныф сәгатенә укучылар белән очрашуга Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлап, әле генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан укучыбыз Шәйдуллин Алмаз килде. Ул укучыларга солдат тормышы турында сөйләде, шулай ук балаларның сорауларына да җавап бирде.
-
23.11.2019

Бүген мәктәбебездә озак еллар башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче, олы хөрмәткә лаек укытучыбыз - Мөхәммәтгалиева Гөлсинә Зариф кызының 55 яшьлек юбилеена багышлап портрет кичә үткәрелде. Үзләренең беренче укытучыларына изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен әйтергә мәктәбебезне төрле елларда тәмамлап киткән укучыларыбыз да килгән иде.
-
20.11.2019

20 ноябрь- Балаларга хокукый ярдәм бирү көне. Шул уңайдан мәктәбебездә укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Хокуклар һәм бурычлар турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
11.11.2019

Бүген без олы хөрмәткә лаеклы, изге күңелле, тырыш һәм сабыр йөрәкле укытучыбыз Гөлзәмия Фидәил кызын 50 яшьлек юбилее белән тәбрикләп уздык.
-
"Нарат" боз сараена экскурсия. 02.11.2019

Бүген 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда ял итеп кайттылар.
-
31.10.2019

Күңелле каникуллар дәвам итә. Бүген 1,2,3нче сыйныф укучылары мәдәният йортына сәяхәт ясадылар. Татар халык уеннары, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар.












