Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Дуслык лагереның алтынчы көне 06.06.2019

Бүген көнебез кызыклы вакыйгаларга бай булды. Иртәнге аштан соң солдат әниләре белән очрашу булды. Очрашуга мәктәбебезне тәмамлап, бүгенгесе көндә армия сафларында хезмәт итүче Шайдуллин Алмазның әнисе килде. Ул укучыларга солдат тормышы,батырлык, сабырлык турында сөйләп китте.
Аннан соң авылыбыз китапханәчесе Садыйкова Ф.Ф. рус поэзиясе кояшы А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан уен-викторина үткәрде. Шулай ук укучылар тыл ветераннарына багышланган газет чыгардылар.
-
Дуслык лагереның бишенче көне 05.06.2019

Бүген балалар "Солдатка бүләк" темасына апплекацияләр, открыткалар ясадылар. Бадминтон, теннис уеннарында үзләренең көчләрен сынап карадылар.
-
Дуслык лагеренең дүртенче көне 04.06.2019

"Дуслык" лагере үз эшен дәвам итә, һәм бүген безнең 4 нче көн! Укучылар бүген отряд почмаклары, эмблемалар ясадылар, речевкалар өйрәнделәр.
"ТАССР барлыкка килүгә 100 ел" дигән темага әңгәмә үткәрелде. ТАССРның барлыкка килүе турындагы мәгълүматны балалар кызыксыну белән тыңладылар, үзләренең сорауларына җаваплар алдылар.
-
Дуслык лагереның өченче көне 03.06.2019

"Дуслык" лагереның беренче атнасы хәрби-патриотик тәрбиягә багышланган. Шуңа күрә әлеге темаларга чаралар еш үткәрелә. Бүген мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Сугышта катнашкан авылдашларыңны беләсеңме?" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Аннан соң Олы Шыңар авылы мәчетенә сәяхәт оештырылды.
Төшке аштан соң укучылар грамматик КВНда көч сынаштылар. Туган тел, туган ил темаларына шигырьләр, мәкалләрне исләренә төшерделәр, биремнәргә җаваплар эзләделәр.
-
Дуслык лагереның икенче көне 02.06.2019

Лагерьның икенче көне файдалы һәм мавыктыргыч үтте. Иртәнге аштан соң балалар "Тыл ветераннары кемнәр алар?" исемле әңгәмәгә җыйналдылар. Үткәннәргә сәяхәт кылып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапллар таптылар, фикер алыштылар. Шушы темага багышлап рәсемнәр ясадылар, газет чыгардылар.
-
Дуслык лагереның беренче көне 01.06.2019

Бүген мәктәбебездә "Дуслык" мәктәп яны лагеры үз эшен башлап җибәрде. Лагерь ачылышы Сабантуй бәйрәме белән гөрләп үтте. Төрле уеннар, ярышларңда укучыларыбыз үзләренең көчләрен сынашты. Көндезге аштан соң укучылар үзләрен өстәл уеннары өлкәсендә сынап карады.. Шашка, шахмат уеннары һәр баланың күңеленә хуш килде.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2019

Бүген мәктәбебездә шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да булган "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең изге теләкләрен мәктәбебез директоры Рамил Гыйлемханович, "Сабагаз" идарәсе җитәкчесе Исмәгыйл Ибраевич, Шыңар авылы җирлеге җитәкчесе Алмаз Габдулхакович, ООО "Туган як" идарәсе җитәкчесе Илфат Шакурович, укытучылар, әти-әниләр җиткерде.
Алда укучыларны зур сынаулар көтә. Аларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, куйган максатларына ирешүләрен телибез!
-
"26 апрель - Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн" 26.04.2019

Ел саен 26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә мәктәбебездә шигырь бәйрәме уза. Бүген Кече Шыңар мәдәният йортында укучыларыбыз башкаруында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада мәктәбебез укучылар, “Әллүки” балалар бакчасы коллективы катнашты. Шигъри тәлгәшләр, җыр-биюләр бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Шулай ук бөек шагыйребез язган китаплардан күргәзмә дә оештырылды. Чара “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
-
Чернобыль фаҗигасе... 26.04.2019

Узган гасырның иң зур техноген казасы – Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлауга быел 33 ел тула. Шартлау нәтиҗәсендә тирә-якка якынча 190 тонна радиоактив матдәләр тарала. Чернобыльдә яшәүчеләр Хиросимадагы атом бомбасы шартлау белән чагыштырганда 90 тапкыр күбрәк нурланыш алалар. Һәр елны мәктәбебез укучылары әлеге фаҗигада катнашкан өлкәннәребез белән очраша, хәл-әхвәлләрен белә. Бүген Олы Шыңар авыл җирлеге һәм Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Олы Шыңар авывлында яшәүче, әлеге афәтне кичерүче Әдһәм абый Ахунҗановта кунакта булып кайттык. Һәр елны ул безне якты йөз белән каршы ала. Аның белән әңгәмә кордык, укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар һәм җыр-биюләр бүләк иттеләр.
-
"Туган тел" атналыгы 25.04.2019

Мәктәбебездә туган тел, әдәбият атналыгы дәвам итә. Бу уңайдан, 25 нче апрель көнне "Син Тукайны беләсеңме?" дигән темага әдәби викторина үткәрелде. Чарада 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр. Шагыйрь иҗаты турында күп мәгълүмат белүләрен күрсәттеләр.












