Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
1 урын! 10.02.2019

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Хуснуллин Илзат Әлмәт шәһәрендә уздырылган судомоделирование бәйгесендә катнашып ике номинация буенча 1 урын алып кайтты. Җитәкчесе - Мөхетдинов Фәнзир Якубович. Алга таба да аларга зур җиңүләр теләп калабыз!
-
"Лыжня России 2019" - "Лыжня Татарстана 2019" 08.02.2019

-
Очрашулар, очрашулар... 04.02.2019

Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлап, бүгенгесе көндә Казан федераль университетында белем алучы Мөхәммәтова Айсылу Марат кызы 10-11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга килде. Уку йорты турында видеоролик күрсәтте, укырга керү шартлары белән таныштырды, студент тормышы турында сөйләде.
-
1 нче сыйныфка белем алырга киләчәк укучылар белән әзерлек эшләре башланды! 04.02.2019

Бүген Бикбаева Миләүшә Нуретдиновна 1 нче сыйныфка белем алырга киләчәк укучылар белән әзерлек эшен башлап җибәрде. Балалар мәктәп белән таныштылар, төрле биремнәр эшләделәр.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә – 75 ел 28.01.2019

900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас – зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала.
Шул уңайдан бүген мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Тарих укытучысы Гарипов Айдар Моталлапович укучыларның әлеге вакыйга турында мәгълүматларын тагын да киңәйтте. Районыбыздан да Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. -
"Мавыктыргыч физика кичәсе" 24.01.2019

Бүген физика укытучысы Ә.С.Нурисламов 7-8 сыйныф укучылары өчен "Мавыктыргыч физика кичәсе" үткәрде. Укучылар "Напряжение" һәм "Атом" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, биремнәр үтәделәр. Нәтиҗәдә эз генә өстенлек белән "Напряжение" командасы җиңеп чыкты.
-
Физика һәм информатика атналыгы 21.01.2019

Мәктәбебездә атналыклар дәвам итә. Бүген "Физика һәм информатика атналыгы" башланып китте. Укучылар газетлар, кроссвордлар, рефератлар әзерләделәр. Атна дәвамында кызыклы чараларда катнашырга әзерләнәләр.
-
"Саннар дөньясында" 17.01.2019

Мәктәбебездә математика атналыгы дәвам итә. Бүген Х.Г. Гаптерафиков 5 сыйныфларда "Саннар дөньясында" исемле ачык чара үткәрде.
-
"Математик КВН" 17.01.2019

6 сыйныф укучылары ике командага бүленеп үзләренең белемнәрен "Математик КВН"да сынап карадылар. Нәтиҗәдә "Эйнштейны 21 века" командасы җиңеп чыкты. Укытучылары: Гараева З.М.
-
Математика атналыгы 15.01.2019

Бүген мәктәбебездә 10-11 сыйныфлар катнашында математика атналыгы уңаеннан "Математик марафон" бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 10 нчы сыйныф укучылары җиңеп чыкты. Үткәрүче - Ахметов А.Р.












