Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Урок цифры 22.04.2019

Сегодня для учащихся старших классов был проведен "Урок цифры", направленный на повышение цифровой грамотности уччащихся по теме "Управление проектами"
-
2019 ел - һөнәрләр елы! 08.04.2019

Бүген 9 сыйныфларда "Һөнәрең кем? Белемең нинди? Синең киләчәк?" дигән исем астында тәрбия сәгате үткәрелде. Сорауларга җавап табу максаты белән, укучылар сыйныф җитәкчесе Алия Рафаэлевна белән берлектә Олы Шыңар авыл җирлегенә сәяхәт кылдылар. Җирлек башлыгы Гарипов А.Г., сәркатибе Нәбиуллина Д.Х.; шулай ук Кече Шыңар мәдәният йорты мөдире Садыкова Ф.Х., бүлек җитәкчесе Рәбгетдинова Г.Ә., китапханәче Садыкова Ф.Ф. белән кызыклы әңгәмә, очрашу оештырылды. Эшчәнлек, белем, һөнәр һәм кеше мөмкинлекләрен ачыкладылар. Сәяхәт бик уңышлы булды, чөнки укучыларга файдалы киңәшләр бирелде, үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җавап ала алдылар.
-
"Без бергә" Республика конкурсының зона этабы 02.04.2019

Бүген мәктәбебезнең "вокал" кружогы җитәкчесе Гарифуллина Алинә Максутовна Теләче районында үткәрелгән "Без бергә" Республикакүләм конкурсының зона этабында катнашып кайтты. Ул "Халык иҗаты" номинациясендә мөнәҗәт башкарды.
-
"Безнекеләр Саба телерадиокомпаниясендә" 28.03.2019

Бүген мәктәбебез укучылары Саба телерадиокомпаниясендә чыгыш ясап кайттылар. Чыгарылышта мәктәп яңалыклары, укучыларыбыз иҗаты белән таныштырылды. Шулай ук күп еллар мәктәбебездә оештырылган "Зифа"кызлар вокаль ансамбле башкаруында, 2 сыйныфукучысы Мөхәммәтова Зәлинә башкаруында җырлар яңгырады.
-
"Пушкин укулары" 27.03.2019

Бүген мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Гыйлемханов Салават Чаллы шәһәрендә Бөтен россиякүләм үткәрелгән "Пушкин укулары" конкурсында чыгыш ясап, 1 урынга лаек булды. Укытучысы:. Хисәметдинова Э. Н. Җиңүләрегез белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Фәнни-гамәли конференция" 27.03.2019

Районыбызда бүген Ә. Кәримуллин исемендәге V республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Чарада 10 сыйныф укучысы Мөхәммәтова Зилә, 11 сыйныф укучысы Вафина Илзирә катнашты. Кызлар икесе дә уңышлы чыгыш ясадылар, Зилә "призер" исеменә лаек булды.
-
"Аҗаган - 2019" зона ярышлары 22.03.2019

Район күләмендә "Аҗаган-2019" хәрби-спорт уенында катнашып, Олы Шыңар урта мәктәбе командасы гомуми зачетта 4 урынны яулады Шәхси беренчелектә: ату буенча Мөхәммәтгалиев Азат һәм Гыйльметдинова Әдилә 2 нче, автомат сүтеп-җыю буенча Ногманова Диләрә 2нче урынны алдылар. Строй күнегүләрен үтәүдә безнең команда 1 нче урынга чыкты.Җиңүчеләргә мәгариф идарәсе дипломнары тапшырылды.
-
Ата-аналар җыелышы. 22.03.2019

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта Саба районы эчке эшләр бүлеге полиция өлкән участок уполномоченные Р.А.Садриев, Саба районы ЮХДИ оешмасының профилактика бүлеге җитәкчесе Г.Н.Ягафарова һәм Шыңар авылы фельдшеры Э.Р.Ахунҗанова чыгышлары тыңланды. Алга таба укыту эшләре буенча директор урынбасары Л.М.Сафина 3 чирек нәтиҗәләренә анализ ясап китте. Математика фәне укытучысы З.М.Гараева әти-әниләргә Хан академиясе турында тулырак мәгълүмат бирде.
2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Шул уңайдан "Хуҗабикә" түгәрәгенә йөрүче укучылар әти-әниләр өчен үзләре эшләгән эшләрдән күргәзмә оештырдылар. Гомуми өлеш тәмамлангач җыелыш классларда дәвам итте.
-
Неделя русского языка и литературы 19.03.2019

В школе идет неделя русского языка и литературы. Сегодня юноши и девушки 10 класса участвовали в лингвистической игре "Грамматическое лото". Эта игра помогает развивать навыки коллективной работы, активизировать мыслительную деятельность; развивать внимание, память, сообразительность. Учащиеся показали неплохие результаты. Отгаданные задания помогли участникам игры составить высказывания: " Дивишься драгоценности русского языка: что ни звук, то и подарок". " Слово - выражение мысли и может служить соединению и разделению людей".
-
"Чәчәкләр -тормыш яме" 06.03.2019

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 март Халыкара хатын - кызлар көнен укучылар катнашында "Чәчәкләр -тормыш яме" исемле концертта билгеләп үттек. Балалар берсеннән-берсе матур җыр-биюләр, шигъри тәлгәшләр, кызыклы күренешләр әзерләделәр. Бәйрәмгә килгән һәр кеше күтәренке кәеф, шат күңел белән кайтып китте.












