МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Интернат тормышы 13.03.2014

Сәләтле балалар мәктәбе интернатында 14 укучы яши. Алар дәрестән тыш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан, төрле кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Мәсәлән: крючок белән бәйләү, ленталардан чәчәкләр ясау, рәсем конкурсларында катнашу. Үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча Осипова Ангелина, Фатыйхова Миләүшә иң оста бәйләүчеләр, Сафарова Динә иң матур рәсем ясаучы дип табылды.
-
Этикет серләренә төшендек 13.03.2014

"Саба сәләтле балалар мәктәп-интернаты" тәрбиячеләре Мияссарова Р.Г., Сабирова М.М.,Гилязова Ф.Ф.лар җитәкчелегендә интернатта яшәүче укучылар "Ләззәт" кафесында булдылар.Укучылар кафе милли, хәләл ризыклар белән генә сыйланып калмадылар, ә кафеда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, этикет серләренә төшенделәр. Бу экскурсия аша бер-берсенә карата дуслык, татулык, хөрмәт кебек мөнәсәбәтләрне ныгыттылар.
-
Һөнәр сайлау 11.03.2014

Мәктәбебездә профориентация айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан укытучылар, китапханәче, педагог-оештыручы тарафыннан төрле кызыклы әңгәмәләр үткәрелә. Шуңа ачык мисал булып, 11 нче март көнне педагог-оештыручы тарафыннан 6 нчы сыйныф укучылары белән үткәрелгән җыен тора. “Һөнәр сайлау” исеме астында үткәрелгән бу җыенда, укучылар кирәкле мәгълуматлар алдылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, киләчәктә сайларга теләгән профессияләре белән уртаклаштылар. Төркемнәргә бүленеп, бер һөнәрне яктыртып, аны пантомима рәвешендә яклау, аларның күңелләрен күтәрде, бердәмлек хисен уятты.
-
Халыкара театр көне 11.03.2014

27 март көнне халыкара театр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан мәктәбебездә әлеге чарага әзерлек эшләре башланды. 1-11 сыйныф укучылары иңглиз телендә төрле халык әкиятләре һәм спектакльләрдән өзекләр өйрәнә башладылар. Әлеге чараның максаты театр иҗатында укучыларның сәләтләрен күтәрү һәм инглиз телендә сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Бәйгедә жюри әгъзалары сәхнә бизәлешенә, костюмнарга, уйнау осталыгына зур игътибар бирәчәк. Барлык катнашучыларга да зур уңышлар телибез. -
Тимурчылык эше 11.03.2014

Мәктәбебездэ Тимурчылык эше уңышлы эшләп бара. 5А , 5Б , 6 сыйныф укучылары белән беррәттән мәктәп хезмәткәрләре дә ярдәмгә килә . Әле 11 нче март көнне Мавлин Габделбәр абый йортында булып кайттык. Түбәдә өелгән карлар төшерелде, ишегалды чисталыгы бер дигәндә тәртипкә килде. Габделбәр абый безне рәхмәт сүзләре әйтеп озатып калды.
-
Профориентационная работа в школе 10.03.2014

10 марта учащиеся 8, 9,10 классах, с целью выявления профнаправленности прошли онлайн опросник профессиональных предпочтений Дж. Холланда . Данный тест разработан для исследования профессиональных интересов и предпочтений человека. Он поможет ученику соотнести его склонности, способности и интересы с различными конкретными профессиями, более точно определить круг запросов в профессиональной сфере и окажет содействие при планировании профессиональной карьеры.
-
Наш односельчанин – Миннегулов Рушан выиграл золото Паралимпиады 10.03.2014

10 марта 2014 года произошло великое событие и в жизни России, и в жизни нашего поселка. Наш односельчанин – Миннегулов Рушан выиграл золото Паралимпиады. Мы гордимся тем, что он учился в нашей школе, своим упорным трудом добился того, что истинно заслуживает. Болея за него, у нас появился командный дух, патриотизм и огромная гордость! Желаем ему здоровья и следующих ПОБЕД!!!
-
Мәктәбебездә профориентация айлыгы 10.03.2014

Мәктәбебездә профориентация айлыгы башланып китте. Укучыларга шул өлкә буенча өстәмә мәгълүматләр бирелә. Мәсәлән, сыйныф сәгатьләрендә әлеге темага укучылар һәм укытучылар арасында әңгәмәләр үткәрелә.
-
Хөрмәтле хатын-кыз укытучылар, укучылар! 08.03.2014

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзе бизәкләрен халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән кайнар тәбрик итәбез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегзгәә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. Яз сулышы күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен. Ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлелегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбәрәк булсын.
-
Әниләргә бәйрәм ясадык 07.03.2014

Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан мәктәп күләмендә төрле чаралар үткәрелде. Алар арасында иң күңеллесе 1Б сыйныф укучыларының (сыйныф җитәкчесе Хаҗиева Д.Р.) “ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ” булгандыр, мөгаен. Бәйрәм кичәсе директор урынбасары Багавиева Гөлшат Накиповнаның котлау чыгышы белән башланып китте. Алга таба балалар әниләре өчен әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Кичә төрле уенннар, балаларның җыр - биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар әниләренә үз куллары белән әзерләгән бүләк – открыткаларын тапшырдылар. Балалар һәм әниләр бик канәгать калдылар.













