муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Нәүрүз - язны каршы алу йоласы 04.04.2023

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.
“Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә балачагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.
"Шатлык" балалар бакчасы балалары белән ел да яраткан бәйрәмебезне көтеп алабыз. Бәйрәмебез җыр, бию, уеннар белән үрелеп бара. Балалар барлык чараларда теләп катнашалар. Өлгерлектә-җитезлектә көч сынашалар, әйлән-бәйлән уйнап күңелле ял итәләр. Кыш бабай белән кышка кадәр саубуллашып Нәүрүз бикәне каршы алалар.
-
Чыпчык 30.03.2023

Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
– Чык әле, – ди, – чык.
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.
Ф.Яруллин
Зурлар төркеме балалары әвәвләү эшчәнлеге барышында кышлаучы, күчмә кошлар түрында белемнәрен ныгытып, кошларның нинди файда китерүләрен кузаллап, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшенделәр. Чыпчыкны күзәтеп, аның турында шигырьләр укыдылар һәм чыпчык әвәләделәр.
-
Кошлар - канатлы дуслар. 29.03.2023 "Кошлар - канатлы дуслар" атналыгы кысаларында икенче кечкенәләр төркеме балаларына: берничә өлештән торган предметларны ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү, өлешләрне билгеле эзлеклелектә, үрнәк буенча ябыштыра белү күнекмәсен үстерү, кошларга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү максатыннан кисеп ябыштыру эшчәнлеге үткәрелде. Балалар геометрик фигураларны кулланып сыерчык оялары ябыштырдылар.

-
"Кошлар" уены 28.03.2023

Беренче кечкенәләр төркемендә балаларның таралып йөрү, тирә-юньдә ориентлашып хәрәкәт итү, сигнал буенча үз урыннарын ала белергә күнектерү, игътибарлылыкларын арттыру "Кошлар" хәрәктле уены аша алып барылды. Балалар уенда кош маскаларын киеп теләп катнаштылар, уен ярдәмендә кошларның исемнәрен дә истә калдырдылар.
-
Мәктәпкәчә тәрбия 22.03.2023

"Яшь һөнәрче" төбәкара чемпионатынын район этабы МБМБУ Саба 5 нче балалар бакчасында "Мәктәпкәчә тәрбия", "Музыка җитәкчесе" компетенцяләрен яклау белән дәвам итте. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Мухамадиева Алинә тәрбияче һөнәрен яклап чыгыш ясады. Тәрбияче нинди булырга тиешлеген аңлаттып, балалар белән сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеген күрсәтте һәм беренче урынны яулады, беренче дәрәҗәдәге Дипломга ия булды.
-
Яшь пешекче, кондитерлар көч сынаша 21.03.2023

Бүген МБМБУ Саба 3 нче "Шоколад" балалар бакчасында "Яшь һөнәрче" төбәкара чемпионатының муниципаль этабы дәвам итте. Балалар "Пешекче", "Кондитер" компетенциясендә көч сынаштылар. Беренче турда балалар "Пешекче", "Кондитер" хезмәте, аның килеп чыгу тарихы турында таныштырдылар. Икенче турда салат, сендвич, коктейль эзерләп экспертларга тәкьдим иттеләр. МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы данын яклап мәктәпкә әзерлек төркеменнән Мубаракова Сәидә чыгыш ясады һәм беренче дрәҗәдәге Дипом белән бүләкләнде.
-
"Яшь һөнәрче" 20.03.2023

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменнән Назмутдинова Сумая мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелүче "Чәчтараш сәнгате" компетенциясе буенча "Яшь һөнәрче" төбәкара чемпионатының муниципаль этабында катнашты. Балалар чәчтараш хезмәте белән таныштырып, матур прическалар ясадылар. Экспертлар каршында үз эшләрен якладылар. Сумаяның эшен югары бәяләделәр һәм беренче дәрәҗәдәге Диплом, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
"Төсле балыклар" 15.03.2023 "Төсле балыклар" дидактик уены аша нәниләр: балыклар белән таныштылар, сулы савыттан балыкларны тотып алырга өйрәнделәр. Уен барышында куп, берәү дә юк төшенчәшләрен ныгыттылар, төсләрне аерып әйтә белүне кунектерделәр.

-
Бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләр! 07.03.2023

Бүген МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы профсоюз комитеты рәисе 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хезмәттәшләрне котлап бүләкләр тапшырды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакча хезмәткәрләрен котлап чыгыш ясады.
-
Гаилә бәйрәме 03.03.2023

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләрен 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 - март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган "Гаилә бәйрәмендә" шигырь, җыр, бию аша котладылар.












