Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Бәйрәм кичәсе "Әнием күз нурым"
22.11.2016
Әни – һәркайсыбыз өчен иң якын һәм кадерле кеше. Әни - безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшыны яманнан аерырырга өйрәтүче кеше. Без II нче кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләр Хайрутдинова Г.М., Шарипова Ф.М.) әниләр көнен билгеләп үттек. Кичәбез бик күңелле узды. Балалар өйрәнгән җырлары, биюләре белән чыгыш ясап әниләрен сөендерделәр. Әниләр дә бик кызыксынып “Сорау бирәм – җавап тап” уенында катнашты. Бәйрәмебезне күмәк бию белән тәмамладык.
-
Транспорт төрләре
21.11.2016
21 ноябрь көнне Саба 2 нче номерлы "Әллүки" балалар бакчасының 1 - нче кечкенәләр төркемендә “Светофор” түгәрәге эшчәнлеге күрсәтелде. Тәрбияче – Корбанова Нурия Хаҗиахметовна. Максат: балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү, траспорт төрләре белән таныштыру. Җир транспортларын бер - берсе белән чагыштыру, аларның өлешләре турында белемнәрен арттыру. Кызыксынучанлык, кабул итү сәләтен үстерү, тәрбияче һәм яшьтәшләре белән аралашу теләге тәрбияләү.
-
"Юл йөрү иминлеге кагыйдәләре" 18.11.2016

Бүген зурлар төркемендә балалар педагогларга (тәрбияче - Солтанова Г.Г һәм музыка җитәкчесе Валиева Л.И җитәкчелегендә) "Юл йөрү иминлеге кагыйдәләре "темасы буенча күңел ачу чарасы күрсәттеләр.Балалар транспорт төрләренә табышмак аша җавап табып, килгән кунак убырлыны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр, Светофор турында шигыр сөйләп, биеп - җырлап , уеннар уйнадылар, үскәч үзләрен чын шоферлар итеп күреп күзаллап күмәк эшчәнлектә кисеп ябыштырып киләчәк машиналарын кәгазьдә ябыштырдылар.Балалар алган белемнәрне үзләштереп максатка ирештеләр.
-
Семинар в детском саду “Экият”.
18.11.2016
Сегодня, 18 ноября, мы, воспитатели английского языка, были гостями семинара в Шеморданском МБДОУ №1 “Экият”. Семинар прошёл по теме “Играя, изучаем английский язык”. Мы присутствовали в нескольких мероприятиях у Люции Тимербаевны. И все были в восторге от её работы с детьми и безграничной любви к своему делу. Педагог оказывает колоссальную поддержку и нам коллегам, совершенствует свои знания, ищет методы и приемы в работе с детьми. Она очень коммуникабельная, всегда легко находит контакт, как с детьми, так и со всеми. Про таких как она, говорят: “Педагог от Бога”. Желаем ей творческих успехов, процветания и новых побед!
-
Бүген бездә- КВН!
17.11.2016
Урамда машиналар ташкыны! Беркавем каушап каласың! “Ә син нәни дустым, юлда йөри беләсеңме!?” Бер карасаң гади генә сорау? Максатыбыз - балаларыбызны тиешенчә итеп юлда дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтү. Шул уңайдан бакчабыз педагогларының катлаулыда, мавыктыргыч хезмәтләрен уңай бәялисе килә. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары арасында үткәрелгән бәйгедә алар бик теләп үзләренең көчләрен сынадылар. Бу сынауда тагын бер кат шаянлыкларын, кызыксынучанлыкларын күрсәттеләр.
-
"Йөк машинасы". 16.11.2016

Бүген зурлар төркемендә "Йөк машина"сы темасы буенча рәсем эшчәнлеге булып узды.Балалар йөк машинасының өлешләрен,формасын өйрәнделәр.Рәсем ясаганда геометрик фигуралар белүне дә ныгыттылар.Йөк машинасының авыр йөкләр ташу өчен кирәклеген аңладылар.Юлда йөргәндә тәртипле булу,үз-үзеңә ышанучанлык,төгәллек тәрбияләү,юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дә практик рәвештә ныгытылды.
-
“Транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары”
16.11.2016
Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтүне кече яшьтән үк башларга кирәк. Бүген, 16 ноябрь көнне, II нче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Хайрутдинова Г.М. җитәкчелегендә “Транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары” дигән тема астында интегральләшкән ачык шөгыль үткәрелде. Светофор төсләрен өйрәтү, балаларның үзләренә таныш булган транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга кирәклеген төшендерү максат итеп куелды. Юллар һәрчак уң һәм имин булсын!
-
"Светофор". 15.11.2016

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә "Светофор" темасы буенча ачык шөгыль үтте. Балалар белән төп төсләрне кабатлау, "Светофор" төшенчәсен өйрәтүгә басым ясалды.
Карап-карап торам да мин,
Уйлап-уйлап торам да мин,
Куркып куям:ай-һай кыен
Йөрүләре урамда!
Кызыл,сары ут янганда
Ярамый,ди,чыгарга.
Янган чакта яшеле
Кирәк икән чыгарга.....
-
"Юл билгеләре иленә сәяхәт" 15.11.2016

Бүген 15 ноябрь көнне уртанчылар төркемендә тәрбияче Шарипова Ф.М. җитәкчелегендә “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дип исемләнгән эшчәнлек булып узды. Балалар янына кунакка Акбай килеп үзенең юл фаҗигасына юлыгуын хәбәр итте. Ә балалар исә аңа юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген, юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләренең нәрсә аңлатуын ачык мисаллар аша аңлаттылар. Эшчәнлекнең икенче өлеше “Юл билгесен тап һәм ябыштыр” дигән уен белән дәвам итте. Балалар юл билгеләрен табып ябыштырдылар. Нәтиҗәдә киләчәктә дә файдалану өчен бик матур плакат килеп чыкты. Ә Акбай юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәннәре өчен балаларга рәхмәт әйтте. Эшчәнлекнең максаты түбәндәгечә иде: “Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген, юл билгеләренең нәрсә аңлатуын өйрәтүне дәвам итү. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту”. Эшчәнлек “Күңелле светофор җыры” мультфильмын карау белән төгәлләнде.
-
Кызыл, сары, яшел 14.11.2016

Максат: Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре элементларына өйрәтү, светофорның эше турында балаларның белемнәрен ныгыту (светофорның яшел, сары һәм кызыл сигналлары мәгънәсен аңлату). Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китерергә мөмкинлеге турында җиткерү. Сигнал буенча эшләргә өйрәнү; балаларның сөйләм телен үстерү.









