Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Әнием күз нурым" 24.11.2015

24 ноябрь көнне 2 кечкенәләр төркеме( тәрбиячеләре Ахтямова Р.М. һәм Шарипова Ф.М.) әниләрен бәйрәм уңаеннан бакчага чакырдык. Балалар күңелле җырлар, биюләр башкарып әниләрне котладылар. Сәхнәләштерелгән "Теремкәй", "Шалкан", "Йомры икмәк" әкиятләрен күрсәтеп сөендерделәр. Әниләр балаларының уңышларына сөенеп, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.
-
"Әллүкидә" район семинары 21.11.2015

20 ноябрь көнне безнең "Әллуки" балалар бакчасында район семинары булып үтте. Аның темасы: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү". Бу семинарда барлыгы 25 тәрбияче һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль казна учреждениясенең әйдәп баручы белгече Гумерова Л.М. катнашты.
Безнең төп бурычыбыз- үсеп килүче буында патриотик-гражданлык хисләре тәрбияләү. Бу тәрбияне мәктәпкәчә яшьтә башлау аеруча мөһим, чөнки әхлакый нигезләр кечкенәдән салынырга тиеш.
Яшь гражданин тәрбияләү- тулы бер комплекс бурычларны хәл итүче күпкырлы процесс. Ул гаиләдә бер-береңне яратудан башлап, үз йортыңны, урамыңны, балалар бакчасын, шәһәреңне, туган илеңне, табигатьне һәм андагы җан ияләрен яратуга барып тоташа.
Патриотик тәрбия бирү катлаулы һәм дәвамлы эш. Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, телне, туган шәһәреңне ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен, батыр улларын олылау кебек хисләр тәрбияләүне билгеле бер эзлеклелектә алып барырга кирәк. Шуңа күрә һәрбер оештырылган чараларыбыз заман таләпләренә туры килерлек булырга тиеш.
-
20.11.2015

Тәрбиячеләр бирелгән сүзләрдән Габдулла Тукайның "Туган тел" җырының текстын төзеделәр һәм басып, җыр белән семинарны тәмамладылар.
-
20.11.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, тәрбияче Абубакирова Р.Г., музыка җитәкчеләре Валиева Л.И. һәм Канафиева Л.М. "Дәү әнидә кунакта" дигән күңел ачу чарасы күрсәттеләр.
-
20.11.2015

Тәрбияче Шакирова Э.А. синель чыбыклардан чәчәк ясау буенча мастер класс үткәрде.
-
20.11.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Тамчы шоу" интеллектуаль уенында катнаштылар. Төрле-төрле кызыклы сорауларга җавап биреп, үзләренә смайликлар җыйдылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Соңыннан тәрбияче апалары Абубакирова Р.Г. балаларга тапкырлыклары һәм зирәклекләре өчен медальләр тапшырды.
-
20.11.2015

Килгән кунакларны балаларның каршылаулары.Семинар бишек җыры белән башланып китте. Балалар үзләренең гаиләләре, балалар бакчасы, Туган ил турында шигырьләр сөйләделәр.
-
Китапханәдә күңелле очрашу. 19.11.2015

Уртанчылар төркемендә балалар китапханәдә сәяхәттә булып Эльмира Василовна белән китапханәче һөнәре белән якыннанырак таныштылар.Газета-журнал,китапларны карап, китапны сакларга,кадерләргә өйрәнделәр.
Әниләр көненә багышланган әңгәмәдән соң, шигырь сөйләделәр.Татар халкының “Өч кыз” әкиятен карап балаларда әниләренә карата хөрмәт уянды.
-
« Сабама – 85 ел” китапчыклар күргәзмәсе 19.11.2015

Кешелек элек-электән үк белемгә омтылган. “Беләге юан – берне егар, белеме булган – меңне егар”- дигән халкыбызның зирәк әйтелгән мәкаленә тукталасы килә. Замана яшьләренең күбрәк электрон китаплар, интернет челтәрен кулай күрүләре чын китапларга кызыксыну уяту катлаулырак әлбәттә. Безнең “Әллуки” бакчасында бу атна тормышы “Китаплар патшалыгында” үтте. Нәниләребез белән китапны яратырга, аңа сак карарга, китап белән һәрвакыт дус булырга, ертылса ремонтлап ябыштырып куерга кирәклеген өйрәндек. Әти-әниләребез белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Китапның куәтле тәрбия чарасы булуын аларга да аңлатабыз. Безнең зурлар төркеме әти-әниләреһәм балалары бу уңайдан “Туган җирем” темасына нигезләнеп, күргәзмәдә нәни китапчыклар ясап үзләренең зур өлешләрен керттеләр.
-
18.11.2015

18, 19 ноябрь көннәрендә Саба районында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үткәрелә. Безнең балалар бакчасы мөдире Мухарлямова А.Ш. ПЭП №2 катнашты.









