Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
«Икмәк – хезмәт җимеше”. 13.10.2014

Игенчелек – борынгы бабаларыбыздан килгән һөнәр. Ул һәрвакыт авыр эш булып саналган. Чөнки иген уңышы күп хезмәт, уңганлык һәм тырышлык таләп итә. Игенче хезмәтенең җимеше – икмәк. Икмәк – туклык, сәламәтлек, шатлык нигезе, муллык билгесе. Балаларда бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү, аларга игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында аңлату максатыннан балалар белән әңгәмәләр, рәсемнәр, альбомнар карау оештырылды.
-
Корбан бәйрәме. 08.10.2014

4 октябрь көнне бар мөселман халкы дини бәйрәмнәрнең берсен - Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бу көн - барыбыз өчен дә кадерле көн һәм гүзәл бәйрәм. Бүген үзебезнең балалар бакчасында да бу изге бәйрәмгә җыелдык, абыстай Сания апа Нурисламованы кунакка чакырдык. Ул догалар укыды, үгет-нәсыйхатләрен, изге теләкләрен җиткерде. Балалар да өйрәнгән догаларын укып күрсәттеләр. Аннары балалар төркемнәргә таралышып, корбан итеннән пешерелгән аш, котлет белән сыйландылар.
Бәйрәмебез мөбарәк булсын, күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын!
-
Праздник бантика 02.10.2014

Бантик,бантик!
Что за диво!
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкәннәрне котлыйлар, бүләклиләр, искә алалар. Без дә бүген "Әллүки" балалар бакчасында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне кунакка чакырдык.
-
Котлыйбыз!!! 01.10.2014

Октябрь аенда туган көннәре булган хезмәттәшләребез Сабирова Рәзилә Нәбиулла кызы, Мухаметханова Физания Гомәр кызы, Халимова Миләүшә Рәшит кызы, Ахтямова Рушания Мәхмүтбай кызы. Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, тигез, имин тормыш, балаларыгызның игелеген күреп, хәерле гомер кичерүегезне телибез.
Котлы булсын туган көнегез,
Юлыгызга бәхет сибелсен.
Ак, саф хисләр сезнең күңелләргә
Бәхет үзе булып түгелсен!
-
"Кабак бәйрәме". 27.09.2014

Һәрбер төбәкнең үзенә генә хас традицияләре була. Менә безнең Саба районында да матур гадәтләрнең берсе "Кабак бәйрәме" үткәрелә. Инде 10-нчы елын оештырыла торган бу бәйрәм быел да шаулап-гөрләп узды. Авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан кабактан төрле ризыклар пешереп, композицияләр, сыннар ясап алып килгәннәр иде. Бәйгедә катнашучылар яшелчәләр "патшасы"ннан сюжетлы күренешләр тудыру өчен бар фантазияләрен эшкә җиккәннәр. Безнең "Әллүки" балалар бакчасы да бәйгегә әти-әниләр белән берлектә ясалган төрле композицияләр тәкъдим итте һәм "Кабак бәйрәмендә актив катнашканы" өчен дигән грамота белән һәм акчалата бүләкләнде. Бәйгегә дип, бар иҗадилыкларын җигеп төрле сыннар, композицияләр ясап алып килгән һәр әти-әнигә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
День воспитателя. 26.09.2014

День воспитателя и всех дошкольных работников – российский общенациональный праздник, появившийся в 2004 году по инициативе различных российских педагогических изданий. Дата празднования – 27 сентября. В этот знаменательный день принято проводить различные торжественные мероприятия, выразить всем дошкольным работникам признательность за их ежедневный кропотливый труд, за тепло, которое они отдают детям. Сегодня и мы в нашем детском саду отметили день воспитателя. Наши юные дарования читали стихи, пели песни про воспитателей, подарили «Танец со шляпами».
Наш коллектив от всей души поздравляет всех дошкольных работников с профессиональным праздником! Желает им крепкого здоровья, благополучия, терпения и мудрости! С праздником!!!
-
Бакчада көзге эшләр. 25.09.2014

Җәй тәмамланды, көз җитте. Инде көннәр дә кыскара, һава температурасы төшә, болытлы, салкын көннәр якынлаша. Бу арада көннәр бик җылы тора, бакчаларда көзге эшләрне эшләп калдырырга кирәк. Безнең бакчада кишер, чөгендер мул өлгерде. Вакытында җыеп ал гына!
Чөгендернең кызыл төсе кызарып пешкән төсле, Матурлый салатларны, тәмләндерә ашларны, Кәефләрне күтәрә, алсуландыра йөзләрне, Көч, куәт биреп безгә, сөендерә барыбызны!
-
Спектакльгә культпоход. 24.09.2014

Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан (ул 27 сентябрь көнне билгеләп үтелә) коллектив белән Ш.Биктимеров исемендәге мәдәният йортына культпоход оештырдык. Анда Казанның К.Тинчурин исемендәге театр артистлары башкаруында "Өзелгән яфраклар" дигән моңсу комедия карадык.Спектакль чыннан да, моңсу да, күңелле дә булды.
-
Экскурсия в осенний парк. 23.09.2014

Сегодня дети подготовительной группы с целью ознакомления с приметами осени, с изменениями в природе были на экскурсии в парке, который находится рядом с нашим детским садом. Воспитатель по обучению русскому языку Гульнур Габдульфартовна провела беседу с детьми, наблюдение за деревьями в парке. Дети с удовольствием поиграли в подвижную игру "Берёзка", повторили пословицы и народные приметы об осенних явлениях.









