Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Җыр, музыка – кешенең гомерлек юлдашы. 04.04.2014

Җыр, музыка кешегә яшәү көче бирә, күңелне сафландыра. Ә җыр, музыка яраткан бала әдәпле, инсафлы була, аның күңелендә начарлыкка урын калмый. Балаларның хыялын баетуда, иҗади сәләтләрен үстерүдә, аларда эстетик зәвык тәрбияләүдә музыка, җыр гаять зур әһәмияткә ия. Бүген бакчабызда уртанчылар һәм зурлар төркемнәре катнашында атна буе өйрәнгәннәрне йомгаклау максатыннан “Җыр, музыка – кешенең гомерлек юлдашы” темасына күңел ачу чарасы үтте. Педагогларыбыз Лилия Илдаровна һәм Гүзәл Нурулловна үзләре рольләргә кереп, чараны кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырдылар, балаларның күңелләрен күрделәр.
-
Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2014

Халыкара балалар китабы көне Г.Х.Андерсен исеме белән бәйле – 2 апрель - аның туган көне. Китап уку – кешелекнең иң күркәм шөгыле. Китап кешеләрдә матур тойгылар уята, фикерләү сәләтен үстерә, төрле чорлардагы вакыйгалар белән таныштыра. Күренекле педагог В.А.Сухомлинский “Китап уку – гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм танып беләләр” дип юкка гына әйтмәгәндер.
Дөнья белән танышулар
Башлана китаплардан.
Әти-әниләр тормышка
Китап тотып атлаган.
Әлифбада хәреф танып,
Белем алып үзенә,
Гагариннар чиксезлектән
Караган җир йөзенә.
Үтәр еллар, алда юллар -
Синең тормыш юлларың.
Телим кулыңда һәр көнне
Яхшы китап булганын.
Китап белән дус икәнсең,
Бер шатлык, бер ямь бит ул.
Айлык – көнлек кенә түгел,
Гомерлек бәйрәм бит ул!
-
1 апрель - көлке көне. 01.04.2014

- Здравствуйте, ребята! Вы знаете, какой сегодня день? Сегодня - 1 апреля! Этот день объявлен Днём смеха. Сегодня смеются по всему миру, шутят над друзьями, придумывают всякие розыгрыши. Сегодня говорят: «Первое апреля - никому не верю!» И мы сегодня шутим, играем и поём!
Музыкальное занятие во 2-ой младшей группе.
-
Котлыйбыз!!! 01.04.2014

Бүген, 1 нче апрель көнне, хезмәттәшебез Хабибуллина Гөлчирә Нотфулла кызын 50 яшьлек юбилее белән Саба мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна тәбрикләде. Аңа нык сәламәтлек, бәхет, шатлык теләп, намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
Халыкара кошлар көне. 01.04.2014

1 апрель - Халыкара кошлар көне – ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм. Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илһам бирәләр. Яз җитү белән җылы яклардан туган ягыбызга кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Кошларга ярдәм итик, аларны саклыйк, җимлекләр элик, оялар ясыйк!
Все птицы нашей матушки Земли
Внимания нашего и праздника достойны,
И все, кто их от бед уберегли,
Кто им помог уйти от дней суровых.
Сегодня, в День международный птиц,
Мы всех причастных к жизни птичек поздравляем!
-
Котлыйбыз! 01.04.2014

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!!! Апрель аенда туган көннәре булган Габделманова Бибисания Исламетдин кызы, Булатова Фирая Рафил кызы, Вагизов Расим Хаҗип улы. Сезне туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә шатлык, бәхет, уңышлар телибез.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Гел елмаеп, көлеп яшәгез, сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сунмәсен.
-
Концерт карау 28.03.2014

Бай эчтәлекле, матур концерт куйганнары өчен сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларга һәм аларның укытучыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, укуларында, эшләрендә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Язгы каникуллар. 28.03.2014

Бу атнада балаларның актив ял итүләренә игътибар биреп, бакчабызда кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрелде. Һәр көнне эшчәнлек төрле тема астында узды: "Яраткан уенчыклар", "Әкияттә-кунакта", "Сәламәтлек көне", "Уттан саклан!", "Кошлар - безнең дуслар". Ә бүген балаларны иҗат үзәгенә кунакка - концерт карарга чакырдылар. Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Абубакирова Райлә Габделәхәтовна җитәкчелегендәге "Нәни артист" өстәмә белем бирү эшчәнлегендә өйрәнгән "Өч кыз" дигән татар халык әкиятен "күчтәнәч" итеп алып төштеләр һәм кечкенә тамашачыларга сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
“Куркынычсызлык” . 27.03.2014

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән тәрбияче Абубакирова Райлә Габделәхәтовна тормыш куркынычсызлыгы нигезләре турында белемнәрне, үз-үзләрен тотуның иң элементар кагыйдәләрен ныгыту максатыннан “Янгын сүндерүчеләргә кем ярдәм итә” дигән темага бакчабыз педагогларына эшчәнлек күрсәтте. Райлә Габделәхәтовна педагогларыбыз арасында үзенең бай фантазиясе, балалар белән эшчәнлекне һәрвакытта да кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыра белүе белән аерылып тора. Райлә Габделәхәтовна балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып эш итүче, белем бирүдә актив позициядә торучы, һәр яңалыкны эшчәнлегендә оста кулланучы педагог. Аңа алга таба да зур иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Педагогик киңәшмә 26.03.2014

Бакчабызда чираттагы педагогик киңәшмә булып үтте. Педагогик киңәшмәнең максаты - "Сәламәтлек" белем бирү өлкәсе буенча педагогларның белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү. Һәр педагог сәламәтлек темасына карата презентация һәм төркемнәрдә әти-әниләр белән үткәрелгән анкета нәтиҗәләре белән таныштырды.









