Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Саба мәдәният йортында "Әниләр бәйрәме" 26.11.2013

23 нче ноябрь көнне Шәүкәт Биктимеров исемендәге мәдәният йортында "Әниләр көненә" багышланган чара узды.Җитәкчеләр тарафыннан әниләргә карата котлау сүзләре җиткерелде. Котлаулар матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Чыгышларда бакча балалары да катнашты. Безнең "Әллүки" балалар бакчасыннан "Кояшкай" җыр ансамбле дә залда утыручы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап җыр башкарды.
-
Светофор 26.11.2013

Экскурсиядән соң алган белемнәрен эшчәнлектә ныгыттык. Балалар эшчәнлектә бик актив булдылар.
-
Светофор 25.11.2013

Максат: - юлда свотофор төсләре буенча йөрергә өйрәтү,
- юлда йөргәндә кагыйдәләрне бозмаска,
- урамда үз-үзеңне әдәпле тоту хакында аңлату.
-
“Туган авылым,туган илем” 24.11.2013

Зурлар төркемендә тәрбияче Корбанова Нурия “Туган авылым,туган илем” дигән тема астында эшчәнлек алып бара. Республикабыз башкаласы Казан шәһәре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтә.
-
“Иң кадерле кеше – Әни” 22.11.2013

Ноябрь аенда иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе – халыкара Әниләр көнен билгеләп үтәбез. “Әни” сүзе һәркемгә якын! Биш яшьме, илле бишме – ничә генә булмасын, кешегә һәрвакыт Әни кирәк. Нәкъ җырдагыча, иң кадерле кеше җирдә Әни, димәк! Әниләр көне дә елдан-ел популярлаша бара. Бу көнне Әниләребез безнең яратуыбызны һәм кайгыртуны аеруча нык тоя, үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишетәләр, балаларыннан котлаулар алалар...
Бүген безнең бакчабызда Әниләр көненә карата күңел ачу чарасы бик күңелле үтте. Бәйрәмгә Буратино һәм Мальвина килгәннәр иде. Алар балалар белән кызыклы уеннар оештырдылар, балалар Әниләргә карата шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Проектор аша балаларга Әниләр турында презентация күрсәтелде. Бәйрәм чарасы күңелле, файдалы узды. Балаларда Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләнде.
-
Бәйрәмнән күренеш 22.11.2013

Биибез дә, җырлыйбыз,
Бергә күңел ачабыз!
-
"Минем гаилә" газеталар күргәзмәсе 22.11.2013

Атнаның йомгаклау чарасы итеп “Безнең гаилә” темасына әти-әниләрнең газеталар күргәзмәсе оештырылды. Зурлар төркеменнән Венера һәм Айдар Сәитовларга, Луиза һәм Ленар Гумеровларга, Гөләрия һәм Илгиз Хәйриевларга, мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Лениза һәм Рушан Давлетовларга актив катнашканнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Аш кашыгы – агачтан,
Чәй кашыгы – көмештән.
Җиз самавыр кайнап тора
Суы изге инештән.
Әбием һәм әнием
Безгә бәлеш пешергән
Бәлеш уңган, күрәсең,
Өйгә тәмле ис тулган.
Әби, бабай, әти, әни,
Мин, нәни кыз, Сәйдә.
Менә нинди соклангыч
Безнең матур гаилә!
-
22.11.2013

Син яраткан иң матур сүз
Нинди сүз, әйт, бәбкәем,
Иң назлы сүз, иң якын сүз,
Ул матур сүз – Әнкәем!
Кая барма, шунда Әнкәй йөзе,
Кая барма, Әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп йөри гомергә.
-
22.11.2013

Туры юлга чыгу өчен
Юллар бар әйләнәсе.
Таныш булыгыз! Сезнең алда –
Дәүләтовлар гаиләсе.
-
22.11.2013

Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга, без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез!









