Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Миләш ясадык 11.10.2016

Тәрәзәгә күз салсаң, бөтен табигатьне пумала белән сарылы-кызыллы төскә буяп киткәннәр төсле. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Шамсутдинова Л.М. белән рәсем шөгылендә нәкъ табигатьтәгечә итеп, миләш ботагы ясадылар. Башта миләш ботагының җимешләренең сүрәтләү тәртибен, аннары төсен карадылар. соңыннан рәсемгә төшерү алдыннан альбом битенең кайсы өлешендә урнашачагын билгеләп, чып-чын миләш ботагын рәсемләделәр. Пумала белән ясауның төрле алымнары кулланылды. Шөгыль балаларга бик ошады.
-
10.10.2016

Использование информационно-коммуникационных технологий в детском саду – актуальная проблема современного дошкольного воспитания.Этот современный способ развивает интерес к обучению, воспитывает самостоятельность, развивает интеллектуальную деятельность, позволяет развиваться в духе современности, дает возможность качественно обновить воспитательно-образовательный процесс в ДОУ и повысить его эффективность.
В нашем ДОУ в ходе непосредственной образовательной деятельности воспитатели активно используют ИКТ-технологии. Так, например, день у нас начинается с утренней гимнастики, которую дети делают с помощью интерактивной доски.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек 07.10.2016

Буген зурлар төркеме балалары кабаттан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Тәрбияче Хамидуллина Р.Р. аларны уен аша юл инспекторы хезмәте белән таныштырды, юл аша светофорның төрләренә, машиналарның юнәлешенә игътибар итәргә кирәк икәненә исләренә төшерде.
-
Туган җирем - Татарстан! 07.10.2016

Бу атна "Туган Татарстаным. Яшеллекә күмелгән туган илем" темасы астында үтте. Йомгаклау чарасы итеп мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Шамсутдинова Л.М. һәм музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. белән берлектә "Туган җирем -Татарстан" исемле бәйрәм үткәрелде. Балалар Татарстан, Казан, Татарстан флагы һәм гербы турында шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар һәм күңелле уеннар уйнап күрсәттеләр.
-
Без физкультурниклар 07.10.2016

Уртанчылар торкеме физкультура шөгылендә “Без физкультурниклар» дигән исем астында үткәрелгән ярышта катнашу өчен тәрбияче Гараева Ә.М. белән берлектә спорт комплекска юл тоттылар. Алар каршылыклар аша сикерү (кыршаудан-кыршауга), предметлар арасыннан туп тәгәрәтү кебек ярышларда бик теләп катнаштылар. Балалар өлгерлектә, җитезлектә, чыдамлыкта сынатмадылар.
-
Татарстан флагы 06.10.2016

Бүгенге рәсем шөгылендә зурлар төркеме республикабызның әләмен ясадылар һәм аны кирәкле төсләр кулланып, чиста һәм пөхтә итеп буядылар. Шөгыль барышында алар республикабыз-Татарстан турында кыскача хикәя төзеп сөйләделәр. Шулай ук "Туган җирем-Татарстан" җырын тыңладылар.
Туган илнең нуры булып,
Зәңгәр күктә җилферди.
Яшель, кызыл, ак төсләре
Күз карашын иркәли.
-
Салфетканы бизибез 06.10.2016

Уртанчылар төркеме балалары кисеп-ябыштыруны бик яраталар. Менә буген дә алар тәрбиячеләре Мухамметшина С.С. белән салфеткаларны бизәделәр.
-
05.10.2016

Хәрәкәтле уеннар-җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә әйләнә-тирә белән якыннан танышырга ярдәм итә. Икенчн кечкенәләр төркеме балалары да тәрбияче апалары Хайриева Г.Т. белән хәрәкәтле уеннар уйнарга яраталар. Аеруча "Куып тот", "Мәче һәм тычканнар", "Төрле төстәге өйләр", "Куян", "Аю һәм бал кортлары" уеннарын бк теләп уйныйлар. Тәрбияче бу уеннарда балаларның бер-берләренә бәрелешмичә төрле юнәлештә йөгерүләрен максат итеп куя.
-
04.10.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Шамсутдинова Л.М. "Квадратта декоратив рәсемләү" темасы астында рәсем шөгыле үткәрде. Балалар палитрада төсләр ясап, пумала белән төрле чәчәкләр, яфраклар, дугалар рәсемләделәр. Бу бизәкләрнең татар халык бизәкләре икәне аңлатылды.Мондый рәсемләү балаларга бик ошады.
-
"Туган Татарстаным" 03.10.2016

Тәрбияче Богавеева Г.Ш. зурлар төркемендә "Туган Татарстаным. Яшеллеккә күмелгән туган илем" темасы буенча ана теле шөгылен үткәрде. Шөгыльнең максаты итеп ул балаларда туган якка карата ярату хисләрен тәрбияләүне, тирә-юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру, диалогик сөйләмне үстерүне, Татарстан башкаласы Казан турындагы белемнәрен тирәнәйтүне, Татарстан символикасы һәм аның мәгънәсе белән таныштыруны алды. Балалар белән слайдлар һәм рәсемнәр каралды, Татарстан картасы өйрәнелде. "Туган җирем-Татарстан" җыры да тыңланды.












